Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Аналар көне
28.11.2014
27 ноябрь – Аналар көне мәктәбебездә зурлап билгеләп үтелде. Мәктәп коридорында укучыларның Аналар көненә багышлап ясалган рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды. Ә спортзалда әниләргә багышланган “Иң-иң” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә драма, хореография, ансамбль түгәрәкләренә йөрүче укучыларның чыгышлары күрсәтелде. Бәйрәмгә килгән әниләр укучыларның чыгышларыннан бик кәнәгать булдылар.
-
Шахмат ярышларында җиңү 26.11.2014

20-23 ноябрь к өннәрендә районыбыз шахматчылары Татарстан Республикасы буенча үткәрелгән команда Чемионатында III урынга лаек булдылар. Команда составында безнең мәктәбебезд н 10 сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова да булуы безне куандыра. Уңышларыгыз белән, Сезне!
-
Сочинениегә әзерләнәбез
25.11.2014
11 сыйныф укучыларына рус әдәбиятыннан сочинение язу өчен методик күрсәтмәләрне түбәндәге адрес буенча табарга мөмкин:
http://imcsaba.3dn.ru/index/itogovoe_sochinenie_izlozhenie/0-188
-
Биологиядән олимпиадада җиңү
24.11.2014
Район мәктәпләре арасында фән олимпиадалары дәвам итә. 21 ноябрь көнне олимпиада биология фәненнән үткәрелде. Мәктәбебездән әлеге сынауга Мөбәрәкҗанов Айрат, Рахимов Илзат, Рахимуллина Чулпан, Габдрахманов Зөлфәтләр катнашты. Әлеге укучыларның уңышлары сөенерлек. Ә җиденче сыйныф укучысы Мөбәрәкҗанов Айрат (укытучысы Хаҗиева Альфира Рифкатовна) II нче призлы урын алуга иреште.
Укучыларыбызга алдагы сынауларда зур уңышлар телибез!
-
Казан арты фәнни укуларда
22.11.2014
21 ноябрь көнне Биектауда "Заказанские научные чтения / Казан арты фәнни укулары", "Человек и природа в Заказанье . Иске-Казанский историко-культурный и природный комплекс: проблемы изучения.,сохранения и использования объектов историко-культурного и природного наследия" дигән темага фәни практик конференция булды. Культура елы уңаеннан үткәрелгән региональ конференциядә мәктәбебезнең тарих укытучысы Сафин Илдар Фатхуллович катнашты.
-
Законнар кая туа?
21.11.2014
21 нче ноябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары "Законнар кайда туа?" дигән тема астында законнар иленә сәяхәт иттеләр. Бурычлар һәм хокуклар белән укучылар бик теләп таныштылар. Аларга төрле биремнәр бирелде. Укучылар "Белем шәһәрендә", "Биремнәр тукталышы" нда, "Кагыйдәләр шәһәрендә", "Бәхетле балачак илендә" булдылар. Һәр укучы биремнәрне үтәүдә катнашты, үз фикерләрен җиткерергә омтылдылар.
-
Апробация итогового сочинения 20.11.2014

Сегодня ученики 11 класса приняли участие в апробации итогового сочинения по русскому языку. В ней участвовали 8 одиннадцатиклассников. Выпускники отрабатывали экзаменационную технологию, познакомились с порядком, процедурой написания, правилами поведения.
-
Куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру 19.11.2014

ТИН укытучысы Мөбәрәкҗанов Р.Р. укучыларны, кышкы чорда куркынычсызлыкларын тәэмин итү максатыннан, ТРның Министрлар кабинеты тарафыннан булдырылган "Правила охраны жизни людей на водных обектах" (23.04.2009) кагыйдәләре белән таныштырды.
-
Рус шашкасы ярышларында 18.11.2014

Чиләбе шәһәрендә үткәрелгән Рус шашкасы ярышларында Татарстанны ң җыелма командасы Россия күләмендә III урынга лаек булды. Ә леге Команда составында мәктәбебез горурлыгы Гүзәл Кәримованың булуы да куанычлы. Аларны зур уңышлары белән котлыйбыз.
-
Хокукый культураны үстерү
17.11.2014
Бүген мәктәбебездә класс сәгатьләрендә, Парламент дәресе - 2014 кысаларында, укучыларда гражданлык активлыгы тәрбияләү, хокукый культура булдыру, РФ нең дәүләт идарәсенең закон чыгару органнарының роле, урыны турында һәм шушы максаттан үткәреләчәк республика конкурслары турында сөйләшүләр алып барылды.










