Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Авылым табигате 24.01.2015

19.01 дан 24,01 га кадәр мәктәбебездә география атналыгы үтте. Атналыкта туган як табигатен сурәтләгән фотосурәтләр һәм рәсем конкурсы оештырылды. Бу эштә 1, 2, 6 сыйныф укучылары үзләре иҗат иткән рәсемнәре белән катнаштылар. Ә 3, 9 сыйныф укучылары туган якның искиткеч матур табигатен фотосурәтләрдә тәкъдим иттеләр. Конкурста катнашкан барлык укучыларга бик зур рәхмәт. Балаларда әнә шундый мәрхәмәтле карашны, табигатьнең матурлыгын тоюны, әкренләп аны яклый, саклый белүне кечкенәдән үк тәрбияләү мөһим.
-
Бакыр заводы белән танышу 23.01.2015

Бүген, мәктәбебезнен тарих укытучысы, Ильдар Фатхуллович 8-9 сыйныф укучыларына Завод-Нырты авылында урнашкан бакыр заводы белән таныштыру үткәрде. Әлеге мәгълүмәтне укытучыбыз видеоязмалар ярдәмендә җиткерде.
-
Учитель года - 2015
22.01.2015
В МБОУ “Юлбатская СОШ” стартовал районный конкурс «Учитель года - 2015», который проводится в целях выявления творчески работающих учителей, имеющих высокий уровень профессиональной подготовки, распространения передового опыта, новых педагогических технологий в организации и проведении образовательного процесса.
-
Мәктәп - Ел укытучысы 21.01.2015

Мәктәбебездә "Ел укытучысы" конкурсының (сыйныф җитәкчесе, педагог оештыручы, түгәрәк җитәкчесе) мәктәп туры үтә. 3 сыйныфта "Туган ягы кирәк кешегә" дип аталган сыйныф сәгате үтте. 6-7 сыйныфларда "Агачларда кеше язмышлары" исеме астында сбор үткәрелде.Сугыш һәм тыл ветераны Сафин Раян бабайның катнашуы сборның эчтәлеген тагын да баетты. Ә робототехника түгәрәгенә йөрүче укучылар робототехника буенча үтә торган ярышларга роботлар җыю буенча мастер класс күрсәттеләр. Әлеге бәйгедә катнашучы укытучыларыбыз - Гомәрова Рузия Тимершаеховна, Габделхаева Гөлсинә Раяновна һәм Давлетшин Нияз Илгизовичка иҗади уңышлар телибез.
-
География атналыгы бара 21.01.2015

19 нчы гыйнвардан Юлбат урта мәктәбендә География атналыгы башланып китте. Атналык кысаларында түбәндәге чаралар оештырыла - викторина сорауларына җаваплар табу ", Туган якның гүзәл мизгелләре" дигән тема астында фотография һәм рәсемнәр конкурсы, башлангыч сыйныф укучыларын Юлбат авылы табигате белән таныштыру, 6-8 нче сыйныф укучылары өчен интелектуаль уен "Бөтендөнья тирәли сәяхәт", " Тамчы-шоу "уены. Атналык укучыларны бүләкләү, нәтиҗә ясау белән тәмамлана.
-
“Сак бул! Кышкы юл!” 19.01.2015

Юлбат урта мәктәбе укучылары, укытучылары уку елы дәвамында төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, конкурсларда даими катнашып киләләр һәм уңышларга да ирешәләр. “Сак бул! Кышкы юл!” исемле юл йөрү кагыйдәләрен танып белү викторинасында катнашып, Хуҗин Альмир Альфред улы I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мөбәрәкҗанов Р.Р. Аларга алга таба да уңышлар телибез.
-
Хоккей буенча дусларча очрашу 17.01.2015

Авыл җирлекләре арасында хоккей буенча дусларча очрашулар башланды. Аның чираттагысы 16 гыйнварда безнең мәктәпнең хоккей мәйданчыгында булды. Очрашуда Саба аграр көллияте, Арташ һәм Юлбат авыл җирлекләре командалары катнашты. Юлбат командасы составында мәктәбебезнең 9 сыйныф егетләре дә көч сынашты. Аларга киләчәктә спортта уңышлар телибез.
-
Чаңгыда шуабыз 16.01.2015

Юлбат урта мәктәбе укучылары , ГТО ның кышкы төрләрен тапшыру өчен, чаңгы спорты белән шөгыльләнәләр.Бу уку елында кайткан чаңгыларның сыйфатыннан алар бик канәгать.
-
Классный руководитель года-2015
15.01.2015
Сегодня начался школьный этап республиканского конкурса организаторов воспитательного процесса. Желаем Вам успехов!
-
Робототехника түгәрәгендә 15.01.2015

Мәктәбебездә уңышлы гына робототехника түгәрәге эшләп килә. Укучыларның робототехникага кызыксындыруын арттыру йөзеннән мәктәп күләмендә төрле чаралар үткәрелә. Күптән түгел мәктәп күләмендә робототехника буенча «Кегельринг» ярышы үткәрелде, җиңүчеләр билгеләнде, һәр укучыга дипломнар тапшырылды.










