Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Космонавтикага багышлап 09.04.2015

Безнең мәктәбебездә космонавтика көненә әзерлек уңаеннан төрле чаралар үтә башлады. Башлангыч сыйныф укучылары рәсемнәр ясап алып килеп, күргәзмә оештырдылар. 7-11 сыйныф укучылары В.В.Терешкоава, А.А.Леонов, Ю.А. Гагарин, Г.С.Титов һ.б. багышланган бай эчтәлекле стена газеталары чыгардылар.
-
"Бөре җыю" акциясе 07.04.2015

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары “Бөре җыю” акциясендә актив катнаштылар. Нарат һәм каен бөреләре җыю буенча куелган йөкләмәләр үтәлде.
-
Күңелле стартлар 04.04.2015

Ил күләмендә ГТО комплексын яңадан торгызу буенча карар кабул ителүгә бер ел тулу уңаеннан, мәктәбебезнең башлангыч сыйныфларында , ГТО элементларын кулланып, «Күңелле стартлар» уены үткәрелде.
-
1 апрель - кошлар көне 02.04.2015

1 апрель - Кошлар көне уңаеннан 5 нче сыйныф укучылары, технология укытучысы белән берлектә, мәктәбебез территориясенә урнаштырылган сыерчык ояларын чистартып, төзәтеп, ныгытып куйдылар.
-
Көрәш буенча уңышлар
01.04.2015
Укучыларның X Республика Спартакиадасында мәктәбебезнең VIII сыйныф укучысы Рәхимов Илзат милли көрәш буенча авыр үлчәүдә I урынны алды. Аны бу уңышлары белән котлыйбыз.
-
Укытучыларга укулар оештырылды
30.03.2015
Язгы каникул көннәрендә физика, математика, химия, биология, инглиз теле укытучыларының укулары оештырылды. Казаннан килгән вәкилләр БДИ һәм методик белем һәм күнекмәләр бирү буенча күрсәтмәләр бирделәр. Укулар укытучыларга бик файдалы һәм эчтәлекле оештырылды. Саба мәгариф бүлегенә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Коррупциягә каршы 28.03.2015

Ришвәт белән очраштыңмы? Шалтырат.
-
Йолдызлык-2015
25.03.2015
Биектау районында 23-24 нче март көннәрендә «Йолдызлык -2015» республика конкурсының зона туры узды.Мәктәбебезнең 6 нчы класс укучысы Мансуров Райнур вокал номинациясендә III призлы урынга лаек булды( җитәкчесе - Аубакиров Фәрит Габделмәҗит улы). Укучыларның бию коллективы да Давлетшина Альмира Фоат кызы җитәкчелегендә бу конкурста уңышлы чыгыш ясады.Аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Нәүрүз бәйрәмендә җиңү
24.03.2015
Мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова районда Нәүрүз бәйрәмендә үткәрелгән шашка ярышында I урынга һәм Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән шашка ярышларында I урынга лаек булды. Уңышларың белән Гүзәл!
-
Шахматчылар турнирында 23.03.2015

22 нче март көнне Лесхоз бистәсендә күренекле урманчы Нургали Миннеханов истәлегенә шахматчылар турниры үткәрелде. Безнең мәктәбебездән Булат Мөхәммәтҗанов, Руслан Хаҗиев, Альмир Хуҗин һәм Гүзәл Кәримова катнашты. 7-11 сыйныф кызлары арасында Гүзәл Кәримова I урынга лаек булды. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!










