Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
- Бездә бүген Тукай бәйрәме. 23.04.2015 Бездә бүген Тукай көне. Иң матур,моңлы җырларын Халыкка бирде Тукай. Җырлары белән мәңгегә Йөрәккә керде Тукай. Ә.Ерикәй.
-
Әти-әниләр җыелышы 22.04.2015

"Балалар белән мәрхәмәтсез,рәхимсез мөнәсәбәт. Балаларны яклау. Әти-әниләрнең җаваплылыгы" дигән темага әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышка балигъ булмаган балалар белән эшләүче өлкән инспектор Романова Алина Григорьевна, авыл советы башлыгы Талип Рашитович, Юлбат җирлеге фельдшеры Лилия Забировна чакырылды. Шулай ук җәйге лагерь, практика, эшкә урнаштыру буенча да мәгълүматләр бирелде.
-
Конкурс "Сәләтле балачак-өметле киләчәк".
21.04.2015
Районыбызда “Сәләтле балачак-өметле киләчәк” конкурсы дәвам итә.Бүген “Хореография” һәм “Остаз” номинацияләре буенча чыгышлар каралачак.Юлбат урта мәктәбенең “Модерн” бию төркеме дә әлеге конкурста чыгыш ясаячак.Аларга уңышлар теләп калабыз.
-
Игелекле эшләр атналыгы
20.04.2015
20 -27 апрель көннәре мәктәбебездә “Игелекле эшләр атналыгы” дип игълан ителде. Атнаның һәр көне аерым бер тема буенча үтәчәк. Атналык кысасында “Игелек эшләргә ашык!”, “Ветеранга бүләк”, “ Шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек Олимпы”, “Ачык йөрәк”, “Үрнәк мәктәп ишегалды” акцияләре планлаштырыла. Укучылар балар бакчасындагы балалар өчен уенчыклар, китаплар җыячаклар, ветераннарга котлау открыткалары ясаячаклар, ялгыз әби-бабайларга ярдәм итәчәкләр, мәктәп ишегалдына агачлар утыртачаклар.Шулай ук Җиңүнең 70 еллыгына шигырь бәйрәме дә узачак.
-
Физикадан район семинары 17.04.2015

16 апрель көнне мәктәбебездә “ТГБ ФДББС кертү шартларында заманча дәрескә таләпләр” темасына физика укытучыларының район семинары үтте. Семинар кысаларында мәктәпнең I квалификация категорияле физика укытучысы Хәсәнова М.М. “Егәрлек. Егәрлек берәмлекләре” темасына 7 нче сыйныфта ачык дәрес күрсәтте, “Энергия хәрәкәткә китерә” темасы буенча физика укытучылары өчен мастер-класс үткәрде. Семинарда планлаштырылган һәр чарага эшлекле һәм җитди анализ ясалды.<span lang="TT" times="" new="" roman',="" serif;="" background-image:="" initial;="" background-attachment:="" background-size:="" background-origin:="" background-clip:="" background-position:="" background-repeat:="" initial;"="">
-
4 нче сыйныфта мониторинг 17.04.2015

Мәктәбебездә 4 нче сыйныф укучыларының “Урак өсте “ дәвам итә. Бүген алар, ФГОС кысаларында укучыларның белем сыйфаты бәяләүнең тагын бер эше - “Проект эшчәнлеге” этабын уңышлы башкарып чыктылар. Сыйныф ике группага бүленеп, “Мин Җир турында ниләр беләм?”, “ Минем хыялым шәһәре” дип аталган темаларга проект эше эшләделәр. Һәр группа үз эшен оста һәм төгәл итеп яклый алды. Комиссия укучыларның хезмәтләрен уңай бәяләде, сыйныфның мөстәкыйль һәм күмәк, тату эшләвен билгеләп үтте.
-
Сәләтле балачак - өметле киләчәк 16.04.2015

15 апреля на базе Центра детского творчества стартовал ставший традиционным конкурс-фестиваль «Сәләтле балачак - өметле киләчәк». Сегодня прошли конкурсы по номинациям: «Вокал соло», «Вокальные ансамбли» и «Вокально-инструментальные ансамбли». В них приняли участие воспитанники объединений школ района и ЦДТ, которые в течение учебного года занимались по данным направлениям. Из нашей школы под руководством Аубакирова Ф.Г. в номинации «Вокал-соло» участвовали: Сайфуллин Ильсаф (1 место), Валиев Ильгизар(3 место), Галлямова Алсу(3 место), Сайфуллин Минсур; в номинации ««Вокально-инструментальные ансамбли» - учащиеся 6 класса(1 место). Всех победителей и руководителя поздравляем с успехом!
-
Дзюдо ярышларында җиңү 15.04.2015

10 -11нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә укучыларның Татарстан республикасы кысаларында узган Дзюдо ярышларында мәктәбебезнең 8нче сыйныф укучысы Рахимов Ильзат 3 нче урынга лаек булды. Аны бу уңышлары белән котлыйбыз.
-
Авыл яшләре спартакиадасы 14.04.2015

Мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова район җыелма командасы составында шашка буенча Татарстан Республика Чемпионатының авыл яшьләре XII Спартакиадасы "Сәламәтлек" программасында катнашып III шәхси урынга лаек булды.Диплом,медаль һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Биектауда үткәрелгән әлеге Республика ярышында Саба район командасы III урынга лаек булды.Аларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
"Яшь программист" конкурсы 11.04.2015

10 апрель көнне Саба гимназиясендә XIX Республика "Яшь программист" конкурсының муниципаль этапы оештырылды. Мәктәбебездән Нигматов Аяз "Робототехника" номинациясе буенча 2 нче урынга лаек булды, республика конкурсында катнашу мөмкинлеге алды. "Компьютер иҗаты" номинациясендә Хәсәнов Илшатның чыгышы да уңай бәяләнде. Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз!










