Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Карурманнар чакыра 17.02.2015

16 февраль көнне мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары арасында "Карурманнар чакыра" исеме астында күңелле спорт уеннары узды. Укучылар үзләренең җитезлекләрен, кыюлыкларын күрсәтеп төрле биремнәр үтәделәр.
-
Әлифба бәйрәме 16.02.2015

Мәктәбебездә беренче сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм оештырылды - Әлифба бәйрәме. Алар Әлифбаны тәмамладылар, укырга өйрәнделәр. Бәйрәмдә укучылар шигырь сөйләделәр, җырлар башкардылар, табышмаклар чиштеләр һәм уеннар уйнадылар. Укучылар белән шатлыкларын уртаклашырга әти-әниләре дә килде, балаларга бүләкләр тапшырдылар.
-
Макулатура җыйдык 14.02.2015

Табигатьне, агачларны саклау максатыннан, бүген, 14 февраль көнне, мәктәбебездә макулатура җыю акциясе үткәрелде. Һәркемнен кимендә өч килограмм макулатура алып килүе соралган иде. Укучылар һәм укытучылар әлеге чарада бик теләп катнаштылар.
-
Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне
13.02.2015
13 февраль көнне Юлбат урта мәктәбендә сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан очрашу үткәрелде. Ак-Бигәнәй авылыннан Кадыйров Наил, Тенеки авылыннан Әфганстанда һәлак булган Харисов Илгизәрнең энесе Харисов Илсур катнашты. Әфган вакыйгалары шаһите Кадыйров Наил укучыларга теләкләрен җиткерде, үзе иҗат иткән җырларны башкарды.
-
Физика елы уңаеннан 12.02.2015

Сәләтле укучылар мәктәбендә Физика елы уңаеннан укучылар өчен кызыклы мероприятие оештыру планлаштырыла. 12 февраль көнне чараны оештыру буенча физика укытучылары район үзәгендә очрашып сөйләштеләр. Мероприятие 5-7 сыйныф укучылары өчен оештырыла һәм кызыклы, бик файдалы булыр дип көтелә.
-
Иң оста өстәмә белем бирү педагогы
11.02.2015
10 феврал ь көнне Балалар иҗат үзәгендә "Ел укытучысы-2015" конкурсы кысаларында "Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы" ДИП аталган бәйгенең муни ципаль туры үтте.Финалистлар арасында безнең мәктәптән робототехника түгәрәге җитәкчесе Давлетшин Нияз Ил ь гизович та бар иде. Һәр катнашучы бәйгегә зур әзерлек белән килгән. Нияз Ильгизович роботлар җыю буенча мастер класс тәкъдим итте.Без үзебезнең коллегабызга алга таба да уңышлар телибез.
-
Юлбатлылар сынатмый 10.02.2015

9 февраль көнне мәктәбебезнең өч укучысы - Гайфуллина Альбина, Каюмова Ясминә, Нигъмәтов Аяз Яңа гасыр телекомпаниясе оештырган танып-белү, фәнни, интеллектуаль “Тамчы-шоу” уенында катнаштылар. Алар үзләренең тирән белемле, зирәк һәм тапкыр икәнлекләрен күрсәтеп җиңүгә ирештеләр. Җитәкчеләре - Фәләхова Ф.Г.һәм Габделхәева Г.Р. Без аларны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Тыл ветераны белән очрашу 07.02.2015

Мәктәбебездә гражданлык-патриотлык айлыгы башланды. Шул уңайдан кичә, ягъни 6нчы февраль көнне, 10 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Галимуллина Дания Гайфетдин кызы белән тыл ветераны белән очрашуга бардылар. Шакирҗанова Корбанбикә әби, 83 яше тулса да, ачык зиһенле, яхшы хәтерле булуы белән сокландырды. Михнәтле сугыш елларында үткән балачак, авыр хеэмәттә чыныккан яшьлеге турындагы хатирәләре белән теләп уртаклашты ветеран. Очрашып сөйләшү бик тәэсирле булды.
-
Юлбатым, Ямбулатым... 06.02.2015

Авыл, район тарихына багышланган күп кенә китаплар белән танышырга туры килә. Әлбәттә, аларның һәрберсе үз җирлеге өчен бик тә кадерле. Соңгы елларда бигрәк тә тарихны барлау, аны китап-җыентык итеп бастырып чыгаручыларга мөмкинлекләр ачылды. Саба районындагы Юлбат авылына багышланган китапны укыганнан соң да күңелдә күп хатирәләр яңарды.
-
Медицина фестивалендә катнашабыз 05.02.2015

Мәктәбебезнең чыгарылыш класс укучыларының берничәсе КГМУ һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» дип исемләнгән медицина фестивалендә катнашырга теләк белдерделәр.Бу фестиваль аларга киләчәк һөнәрләрен сайлауда юнәлеш бирәчәк. Аларга уңышлар телибез.










