Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Фатхриев Ильшат Ильнурович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Иң оста өстәмә белем бирү педагогы
11.02.2015
10 феврал ь көнне Балалар иҗат үзәгендә "Ел укытучысы-2015" конкурсы кысаларында "Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы" ДИП аталган бәйгенең муни ципаль туры үтте.Финалистлар арасында безнең мәктәптән робототехника түгәрәге җитәкчесе Давлетшин Нияз Ил ь гизович та бар иде. Һәр катнашучы бәйгегә зур әзерлек белән килгән. Нияз Ильгизович роботлар җыю буенча мастер класс тәкъдим итте.Без үзебезнең коллегабызга алга таба да уңышлар телибез.
-
Юлбатлылар сынатмый 10.02.2015

9 февраль көнне мәктәбебезнең өч укучысы - Гайфуллина Альбина, Каюмова Ясминә, Нигъмәтов Аяз Яңа гасыр телекомпаниясе оештырган танып-белү, фәнни, интеллектуаль “Тамчы-шоу” уенында катнаштылар. Алар үзләренең тирән белемле, зирәк һәм тапкыр икәнлекләрен күрсәтеп җиңүгә ирештеләр. Җитәкчеләре - Фәләхова Ф.Г.һәм Габделхәева Г.Р. Без аларны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Тыл ветераны белән очрашу 07.02.2015

Мәктәбебездә гражданлык-патриотлык айлыгы башланды. Шул уңайдан кичә, ягъни 6нчы февраль көнне, 10 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Галимуллина Дания Гайфетдин кызы белән тыл ветераны белән очрашуга бардылар. Шакирҗанова Корбанбикә әби, 83 яше тулса да, ачык зиһенле, яхшы хәтерле булуы белән сокландырды. Михнәтле сугыш елларында үткән балачак, авыр хеэмәттә чыныккан яшьлеге турындагы хатирәләре белән теләп уртаклашты ветеран. Очрашып сөйләшү бик тәэсирле булды.
-
Юлбатым, Ямбулатым... 06.02.2015

Авыл, район тарихына багышланган күп кенә китаплар белән танышырга туры килә. Әлбәттә, аларның һәрберсе үз җирлеге өчен бик тә кадерле. Соңгы елларда бигрәк тә тарихны барлау, аны китап-җыентык итеп бастырып чыгаручыларга мөмкинлекләр ачылды. Саба районындагы Юлбат авылына багышланган китапны укыганнан соң да күңелдә күп хатирәләр яңарды.
-
Медицина фестивалендә катнашабыз 05.02.2015

Мәктәбебезнең чыгарылыш класс укучыларының берничәсе КГМУ һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» дип исемләнгән медицина фестивалендә катнашырга теләк белдерделәр.Бу фестиваль аларга киләчәк һөнәрләрен сайлауда юнәлеш бирәчәк. Аларга уңышлар телибез.
-
Школьная Лига КВН - 2015 04.02.2015

Мәктәбебезнең “Кәҗәмөгез” КВН командасы “Школьная Лига КВН - 2015” ярышында катнашып ярым финалга чыкты. Мәктәбебез укучыларын бу уңышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Авылдашым хәрби хезмәттә 03.02.2015

5 нче сыйныфларда Габделхаева Г.Р. җитәкчелегендә "Авылдашым хәрби хезмәттә" темасына сбор узды. Сборга кадәр варислар авыл җирлегеннән киткән солдат абыйларының кайда хезмәт итүләрен белештеләр. Алар турында презентация ясадылар. Тенеки авылы егете җибәргән "Солдатның бер көне" видеоролигын зур кызыксыну белән карадылар. Бергәләшеп "Солдатта булган, диләр" җырын җырладылар. Соңыннан аылдашларына хат яздылар, аларны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик иттеләр.
-
Талантлар йолдызлыгы 02.02.2015

нчы өнне район мәктәпләре арасында театраль коллективларның “Талантлар йолдызлыгы” фестиваль-конкурсы узды. Безнең мәктәптән әлеге бәйгедә 4 нче сыйныф укучылары катнашты.Укучылар уңышлы чыгыш ясап, мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Ничек студент булырга? 31.01.2015

30 нчы январь көнне Саба муниципаль район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары район үзәгендә оештырылган КГАУ һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасыннан килгән белгечләр белән очрашуда булдылар. Укучылар бу уку йортлары турында үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар таптылар.
-
Ата-аналар җыелышы 31.01.2015

Бүген мәктәбебездә 11 нче сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре һәм фән укытучылары катнашында җыелыш үткәрелде. Җыелышта һәр укытучы үз фәне буенча "Пробный ЕГЭ" нәтиҗәләре белән таныштырып, чыгыш ясады. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәтхриева Р.Х. укучыларны һәм әти-әниләрне 2015 нче елгы БДИ эшенә булган таләпләр, укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр алдында торган бурычлар белән таныштырды. Соңыннан сүз әти-әниләрнең үзләренә бирелде. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, киңәш һәм фикерләрен җиткерделәр.










