Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
"Ел укучысы- 2023" 24.03.2023

23 нче март көнне 4А сыйныфы укучысы Хәйдәрова Мәдинә Ләззәтовна "Ел укучысы- 2023" конкурсының район этабында уңышлы чыгыш ясап, шәһәр турына үтте. Афәрин, Мәдинә!!! Алга таба зур уңышлар сиңа! Җитәкчесе: Хөснетдинова Резеда Фатыховна.
-
"Күңелле тәнәфесләр" 24.03.2023

Гимназиябездә дәрестән соң "Күңелле тәнәфесләр" оештырыла. Бу ял минутларында укучылар белән кызыклы эстафеталар үткәрелә, җырлы-биюле милли хәрәкәтле уеннар да уйнала. Мондый тәнәфесләрдә укучылар күбрәк аралашалар, дуслар табалар. Ә иң мөһиме телефоннан аерылып торалар.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлчәчәк Әсхәтовна да үзенең фәненә кызыксыну уяту өчен тәнәфес вакытында төрле уен формалары оештыра. -
"Балалар китабы атналыгы"н дәвам итеп. 24.03.2023

24 март көнне балалар китабы атналыгы кысаларында 5 “А” сыйныф укучылары әсәрләр буенча буктрейлерлар карадылар:
Портер Э. «Поллианна».
Грин А. «Алые паруса»,
Твен М. «Том Сойер маҗаралары», алар каникулларга укырга тәкъдим ителде.
Чара барышында балалар үзләренең яраткан әсәрләре белән уртаклаштылар -
«Күңелле җәнлекләр» мастер - класс 23.03.2023

23 нче март көнне «Күңелле җәнлекләр» дип исемләнгән китаплар өчен нигез салу буенча мастер-класс оештырылды. Балалар төсле картоннан кызыклы эшләнмәләр ясарга өйрәнделәр. Һәм нәтиҗәдә төлке рәвешендә китаплар өчен файдалы һәм якты китап кыстыргычлары барлыкка килде. Бу кыстыргычлар китапны ертылудан, пычранудан саклап калачак.
-
Габдулла Тукай музеенда 23.03.2023

Күптән түгел, 4б сыйныфы укучылары Габдулла Тукай музеенда булдылар. Биредә алар шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар. Шулай ук Габдулла Тукай әсәрләре буенча әзерләнгән кызыклы һәм шул ук вакытта тәрбияви эчтәлекле мультфильмнар да карап кайттылар.
-
"Балалар китаплары" атналыгы дәвам итә 23.03.2023

"Балалар китаплары" атналыгы кысаларында, бүген 1 А сыйныфы, укытучылары Гөлфия Рөстәмовна белән гимназиябезнең китапханәсендә булдылар. Китапханәдә атналык темасына зур күргәзмә оештырылган. Китапханәче, Зөлфия Рафаэльевна балаларны китап дөньясына сәяхәткә алып барды. Сәяхәт вакытында китапның беренче туган көне тарихы сөйләнде, кызыклы истәлекләр күрсәтелде. Сәяхәт бик кызыклы уеннар, җырлар белән үрелеп барды.
-
Озайтылган көн төркемендә 23.03.2023

Озайтылган көн төркемендә тәрбияләнүчеләр үз әниләрен гаҗәпләндерергә булдылар. Алар чәчәкләрнең искиткеч матурын сайлап алып ясадылар. "Бу букетлар беркайчан да коелмаячак һәм үз кыяфәте белән озак сөендерәчәк" ди, алар.
-
Габдулла Тукай музеенда 23.03.2023

Бүген 1б сыйныфы укучылары бөек татар шагыйре Габдулла Тукай музеенда сәфәрдә булып кайттылар. "Габдулла Тукай турында тирәнтен өйрәнүгә багышланган бу сәфәр барысына да бик ошады"-ди, сыйныф җитәкчеләре Лилия Гансовна
-
3 нче чиреккә нәтиҗә 23.03.2023

Бүген 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча линейкалар уздырылды. Конкурсларда, олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә актив катнашкан укучылар дипломнар һәм тәм- томнар белән бүләкләнделәр. Афәрин, укучылар!!!
Шулай ук гимназиябез директоры Гөлшат Әбузаровна язгы каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп үтте. Барлык укучыларга да ялларны файдалы һәм күңелле үткәрергә язсын дигән теләктә калабыз! -
“Куркынычсыз тәгәрмәч – 2023” 23.03.2023

Бүген гимназиябезнең яшь инспекторлар хәрәкәте командасы “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2023” республика конкурсының район этабында катнашып лауреат дипломына лаек булдылар. Укучылар үз көчләрен төрле этапларда сынадылар. Беренче станциядә юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, теоретик сорауларга җавап бирделәр. Икенче станциядә тиз һәм дөрес итеп беренче ярдәм «күрсәттеләр», өченче станциядә төрле каршылыклар аша үтеп велосипедта йөрделәр, реаль юл шартларына якын булган ситуацияләрдә ориентлаша белүләрен күрсәттеләр. Шулай ук иҗади яктан да көчләрен сынадылар. Афәрин, укучылар!!!










