Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Батырлык дәресләре 04.09.2023

1945 елның 3 сентябре - Россия Федерациясе өчен истәлекле дата, икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн. Әлеге дата уңаеннан гимназиябездә 4 нче сентябрь көнне батырлык дәресләре үткәрелде. Дәрес барышында укучылар әлеге сугыш барышы турында күп мәгълүмат алдылар. Нәтиҗә ясап, ата-бабаларыбызның батырлыгын, аларның безнең тыныч тормыш өчен керткән өлешләрен истә тотарга һәм хөрмәт итәргә тиешбез дигән фикергә килделәр.
-
Без хәтерлибез 04.09.2023

4 нче сентябрь көнне безнең гимназиядә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Мансурова Г.Ә. террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган тематик дәресләр үткәрде. Бу истәлекле дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Укучыларга әлеге вакыйга мисалында гаилә, рухи кыйммәтләр, кешелекле булуның бу тормышта никадәр әһәмиятле булуы турында аңлатылды.
-
Балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәте 01.09.2023

1 нче сентябрь көнне гимназиябез укучылары сыйныф сәгатьләрендә "Алдынгылар" һәм "Орлята России" проектлары белән таныштылар, презентация, видео карадылар. Әлеге балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенә кушылырга теләк белдергән укучыларны көтеп калабыз!
-
"Киләчәк самолёты" акциясе 01.09.2023

Белем көнендә "Балачак навигаторы" Бөтенроссия проекты кысаларында “Киләчәк самолеты” акциясендә катнашу традициясенә нигез салынды. Тантаналы линейкада очкыч турында легенда укылды. Соңыннан унберенче сыйныф укучылары беренче сыйныфка килүче 113 балага акция символын- үзләренең изге теләкләре язылган кәгазь очкычлар бүләк иттеләр. Беренче сыйныф укучылары әлеге теләкләрне беренче дәресләрендә сыйныф җитәкчеләре белән бергәләп укыдылар.
-
Белем көне 01.09.2023

Белем бэйрэме – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, белемсезгә – дөнья ләхет, ди бит татар халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын.
-
"Почетный наставник! 29.08.2023

Хөрмәтле, Рушания Бәдретдиновна! Сезне чын күңелдэн шундый матур исем алуыгыз белән тәбрик итәбез!!! Бу билгегезнең рәхәтен күреп, тагын да зуррак, дәрәҗәлерәк исемнәргә лаек булырга язсын!!! Ихтирамыбыз иксез-чиксез сезгә, барсы өчен дә зур рәхмәт, киләчәктә дә шулай матур итеп эшләргә язсын!!!
-
Народный учитель РТ 16.08.2023

Буген безнең гимназиябезнең хөрмәтле укытучысы Римма Мидхатовна Республикабыз рәисе Рөстәм Нургалиевич тарафыннан "Народный учитель РТ" мактау исеменә лаек булды!!! Римма Мидхатовна, сезне чын куңелдән котлыйбыз!!! Сез - уз эшегезнең остазы, профессионалы!!! Сезгә тугры хезмәтегез өчен зур рәхмәт!!! Сезнең белән горурланабыз, сокланабыз, яратабыз һәм чиксез хөрмәт итәбез!!! Бик зуууур рәхмәт Сезгә!
-
"Мөмкинлекләр заманы" 23.06.2023

23 нче июнь көнне мәккәзебез Казанда "Рәсәй эше", "Мөмкинлекләр заманы" дип исемләнгән Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе булып узды. Чара Горки- Әмәт ял паркында 13.00 -16.00 сәгатькә кадәр дәвам итте.
Ярминкәдә эш табарга һәм әңгәмә узарга; хезмәткәрләр табарга һәм сайлап алу үтәргә; карьераны үстерү мөмкинлекләре һәм яңадан укыту программалары турында белергә; резюмены ничек дөрес итеп төзергә өйрәнергә; профориентациягә тест узарга бик зур мөмкинлекләр тудырылган һәм шулай ук кунаклар өчен уеннар, мастер-класслар, тренинглар һәм башка бик күп нәрсәләр дә оештырылган иде" -дип, җиткерде "Татар-информ" матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. -
"Галәм - Сamp" - җәйге лагеры 29.05.2023

Җәй – ул үзе бер тормыш. Баланың жәйге ялы истә калырлык, кызыклы һәм матур, вакыйгаларга бай итеп үтсен дисәгез, әлбәттә лагерьга йорергә кирэк! Лагерь - ул балаларны тәрбияләү, аларны төрле чараларга җәлеп итү өчен менә дигән урын.
Бу – уку елы дәвамында арыганнарны бетерү, яңа көч туплау, сәламәтлекне ныгыту, балаларның иркенләп бер-берсе белән аралашу очен бердәнбер мөмкинлек.
Безнең гимназиябездә дә көтеп алынган "Галәм - Сamp" дип исемләнгән җәйге лагерь үз эшен башлап җибәрде. Көн дәвамында төрле чаралар булды.
Кыскасы, лагерьның беренче көне күңелле, кызыклы һәм шул ук вакытта файдалы узды дисәк тә дөрес булыр.


-
Ижевск шәһәренә сәяхәт 28.05.2023

Күптән түгел 5а һәм 8а сыйныфы укучылары җитәкчеләре белән берлектә Ижевск шәһәрендә сәяхәттә булып кайттылар. Шәһәр буенча йөреп, аның тарихы белән таныштылар, хәрби корал җитештерү заводы барлыгы турында белделәр, зоопаркта яшәүче хайваннарны күзәттеләр." Зоопаркта иң ошаганы тюленьнәр белән тамаша булды"- ди алар. Балалар күңелендә онытылмас мизгелләр калдырган Ижевск шәһәре биографиясенә күз салу һәркемне кызыклы мәгълүматка баетты.










