Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Инспектор Ямалов М. З. бездә кунакта 18.05.2023

Җәйге каникуллар алдыннан инспектор Ямалов М. З. башлангыч сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча сөйләшү үткәрде.
-
Ата - аналар җыелышы 18.05.2023

Бүген гимназиябездә 2022 - 2023 уку елы һәм 4 нче чирек тәмамлануга карата ата - аналар җыелышы булып узды. Иң беренче чиратта өлгереш, сыйфат турында сүз алып барылды һәм шулай ук җәйге каникуллар башлану алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләре дә искә төшерелде.
"Балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау - ата-аналарның төп бурычы" - дип искәртеп үтте директорыбыз Гөлшат Әбүзаровна. -
Нәтиҗәләр сөенерлек! 18.05.2023

Исегездә булса, күптән түгел укытучыларыбыз "Весенний звездопад" дип исемләнгән халыкара конкурста чыгыш ясап кайткан иделәр. Нихаять нәтиҗәләре әзер!
2 нче урын!
Афәрин!!! Алга таба да шулай зур үрләр яуларга язсын сезгә! Укучыларыгыз да һәрчак яхшы нәтиҗәләре белән сөендереп торсыннар! -
Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы мәктәп лигасы 17.05.2023

17 май көнне Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы мәктәп лигасы үткәрелде. Гимназиябез укучылары әлеге чарада 3 урынны яуладылар
Командалар үз көчләрен визитка һәм импровизация бәйгеләрендә сынадылар. Без укучыларыбыз белән горурланабыз, алга таба да уңышлар теләп калабыз!!! Җитәкчеләре Флүзә Рузалевнага да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! -
Наилә Яхинаның иҗат кичәсендә 16.05.2023

Гимназиябезнең "Кәүсәрия" җыр ансамбле кызлары - балалар өчен күп җырлар иҗат иткән композитор, Наилә Яхинаның иҗат кичәсендә булып кайттылар. Алар үзләренең җырлары белән кичәне бизәделәр.
-
Волейбол Үзәгендә 14.05.2023

Бүген гимназия укучылары укытучылар белән берлектә волейбол Үзәгендә җанатарлар буларак катнашып кайттылар.
Директорыбыз Гөлшат Әбүзәровна бу чарада катнашкан барлык укучыларга һәм укытучыларга зур рәхмәтләрен белдерде. -
Хәйрия ярминкәсе 13.05.2023

12 нче 13 нче май көннәрендә гимназиябездә Хәйрия ярминкәсе булып узды. Укучылар, укытучылар һәм әти - әниләр тырышлыгы нәтиҗәсендә 99043 сум акча җыелды. Җыелган барлык акча мөмкинлеге чикле балага тапшырылачак
Укучыларның изге гамәлләрдә теләп катнашуы безне бик сөендерә. Администрация исеменнән әлеге чараны оештыруга өлеш кертүчеләргә, әти- әниләргә, укытучыларга һәм укучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез!!! -
Шәфкать туташы бездә кунакта 11.05.2023

3Б сыйныфына кунакка шәфкать туташы Тимерова Гөлчәчәк Равилевна килде. Укучылар шәфкать туташы һәм башка медицина хезмәткәрләренең һөнәре никадәр мөһим һәм кирәкле икәнен аңладылар.
-
Җиңү көне 09.05.2023

Җиңү көне — олы бәйрәм бүген!
Җиңүчене данлый илебез!
Канын коеп, гомерен биргәннәрне,
Онытырга тиеш түгел без,
Онытырга тиеш түгелбез!
Җиңү көне – илебезнең һәр кешесе өчен иң изге бәйрәмнәрнең берсе. Үз эченә шатлык-сөенечләрне дә, борчу-кайгыларны да, горурлык хисләрен салган бөек Җиңү бу.
Сезне Жинү Көне белән котлыйбыз! Әлеге бөек вакыйганың сәбәпчесе булган кыюлык, ихтыяр көче һәм батырлык һәркемне яңа биеклекләргә рухландырсын. Җаныбыздагы җиңү рухы һәрдаим илһамландырсын, алга этәрсен - яңа уңышларга, максатларга, иҗатка, җиңүләргә!
Илебез имин, күңелләребез тыныч булсын!
#деньПобеды
#Җиңүкөне
#ФотоальбомПобеды
#НашБессмертныйПолк
#ГероиПобедыПервых
#движениеРТhttps://vk.com/wall715397316_429
-
#ОкнаПобеды "Җиңү тәрәзәләре" 06.05.2023

Гимназиябез "Җиңү тәрәзәләре" ("Окна Победы") дип исемләнгән Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. Әлеге чара - кадерле ветераннарга чиксез рәхмәт хисләрен белдерү, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм геройлары истәлеген саклап калырга ярдәм итәр өчен тагын бер мөмкинлек.
#ОкнаПобеды










