Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Ядкәрләрдә халык рухы" 27.04.2023

1А сыйныфы укучысы Шакирова Зилә Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда үткәрелгән "Ядкәрләрдә халык рухы" дигән конкурста җиңүче булды. Конкурста җиңүчеләрне шагыйрь Ленар Шәех бүләкләде. Афәрин, Зилә!!!!
-
"Тукайга мәхәббәт илә..." 27.04.2023

Бүген Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан "Тукайга мәхәббәт илә..." дип исемләнгән IV Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсы оештырылды. Әлеге чарада катнашып, 1А сыйныфы укучысы Шакирова Зилә - лауреат(җитәкчесе: Насыйбуллина Гөлфия Растамовна), 3а сыйныфы укучылары Шәрәфетдинов Раян ll нче дәрәҗә җиңүче, Хөсәенова Тансылу лауреат һәм Җиһаншина Әлфия lll нче дәрәҗә җиңүче(җитәкчеләре: Хәмзина Рәмзия Ралифовна) исеменә лаек булдылар.
Аларның барысын да шушы зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!!! -
Казан инновацион университеты физик тәрбия кафедрасының мөдире бездә кунакта 27.04.2023

10 нчы һәм 11 нче сыйныфларда кунакта биология фәннәре кандидаты, Казан инновацион университеты физик тәрбия кафедрасының мөдире Сафин Рашат Салихҗанович булды. Рашат Салихҗанович укучыларны үзенең һөнәре белән таныштырды, физик тәрбия үзенчәлекләре турында сөйләп үтте. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
"Весенний звездопад" - халыкара конкурс 26.04.2023

Ә көннең иң грандиоз вакыйгасы буларак, укытучыларыбыз "Весенний звездопад" дип исемләнгән халыкара конкурста уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар.
Бу конкурс яшь талантлар иҗатын популярлаштыру, җитәкчеләр һәм укытучылар арасында иҗади элемтәләр урнаштыру, талантларны ачыклау, төрле районнардан килгән катнашучылар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан уздырыла.
Ә без үз чиратыбызда аларга уңышлар теләп, чыгышларын карап үтәргә тәкъдим итәбез!
Нәтиҗәләрен шулай ук көтеп калабыз! -
"Күңелебездә, телебездә, йөрәкләрдә Тукай мәңгелек" 26.04.2023

26 нчы апрель- бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Бу көн үз телен яраткан һәм аның белән горурланган һәр татар кешесе өчен зур бәйрәм. Габдулла Тукай исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле.
Гимназиябездә дә бөек шагыйрьнең туган көне билгеләп үтелде. Укучылар белән берлектә "Күңелебездә, телебездә, йөрәкләрдә Тукай мәңгелек" дип исемләнгән бик матур, эчтәлекле әдәби кичә уздырылды. Укучылар Габдулла Тукайның күп кенә әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Кичә шагыйрьнең тормыш юлын чагылдырган презентация белән үрелеп барды һәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды. -
Шагыйрьнең тууына 137 ел тулуга багышланган әдәби дәрес 26.04.2023

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салган бөек халык шагыйре буларак кереп кала.
«Тукай яши безнең йөрәкләрдә" - шагыйрьнең тууына 137 ел тулуга багышланган әдәби дәрес 1 "А" сыйныфы укучылары белэн утте.
Китапханәче апалары балаларны шагыйрьнең биографиясе, авыр балачагы белән таныштырды, шагыйрь дөньяда 28 ел гына яши, кыска, әмма якты тормыш. Презентация буенча укучылар Казанда, Кырлай шәһәрендә Тукай музеен күрделәр. Тукай исеме белән урамнар, парклар, метро гына түгел, китапханәләр дә аталуын белделэр. Тукай әкиятләре буенча әдәби викторинада актив катнаштылар. Укучылар шагыйрь Габдулла Тукайның шигырьләрен укыдылар. Укучылар шагыйрьнең китаплары белән таныштылар, үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылган, аның буенча китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында китапларга күзәтү үткәрде. Ахырда барлык катнашучылар Габдулла Тукайның «И туган тел, и матур тел» җырын бергэ башкардылар.
Шулай ук укучылар сыйныфларында "Габдулла Тукай иҗаты безнең рәсемнәрдә" дигән рәсем күргәзмәсе оештырдылар. -
Шаян ТВда кунакта 26.04.2023

Гимназиябезнең 1А сыйныфы укучысы Шакирова Зилә Шаян ТВда "Тукай оныклары" дип аталган тапшыруда кунакта булып кайтты. Афәрин, Зилә бар җиргә дә җитешәсең үзең!!!
-
"Ирек мәйданы" газетасының веб - редакторыбездә кунакта 25.04.2023

Бүген 1Б, В, Г һәм 3Б сыйныфларына "Ирек мәйданы" газетасының веб - редакторы Хисамова Фәнзилә Мөдәрисовна кунакка килде. Ул укучыларга газета чыгару үзенчәлекләре турында сөйләде. Журналист, корректор, газета макеты дизайнеры, мөхәррир башкарган эшләре белән таныштырды. Әлеге очрашу бик кызыклы һәм файдалы үтте.
-
"Мөһим сөйләшүләр" 24.04.2023

Бүгенге "Мөһим сөйләшүләр" һөнәрләр темасына багышланды. Төп максат: хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү, һәр һөнәрнең мөһим булуын билгеләп үтү.
-
"Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары фестивале 24.04.2023

24 апрель көнне гимназиябез базасында "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары фестиваленең шәһәр этабы булып узды. Фестиваль балаларда рухи мәдәният һәм татар халкының милли мирасына сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан үткәрелә. Без үз чиратыбызда барлык катнашучыларга уңышлар теләп калабыз!!!










