Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Тыл ветераны белән очрашу 05.05.2023

4А сыйныфында кунакта тыл ветераны Гарипов Арслангали Шакир улы булды. Ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Хәзерге тормышның кадерен белергә, тырышып укырга өндәде. Әле очрашудан укучылар бик канәгать калдылар. #деньпобеды#җиңүкөне
-
Бөек Җиңү көненә карата ... 04.05.2023

Бүген гимназиябездә Бөек Җиңү көненә карата 1-11 нче сыйныфлар белән линейка оештырылды. Укучылар зур горурлык белән Рәсәй һәм Татарстан гимннарын башкардылар. Гимназия директоры Гөлшат Әбузаровна барлык укучыларны, укытучыларны, хезмәткәрләрне якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән тәбрикләде һәм иң ихлас теләкләрен җиткерде. #деньпобеды#җиңүкөне
-
"Мөһим сөйләшүләр" 04.05.2023

Бүгенге "Мөһим сөйләшүләр" Бөек Җиңү көненә багышланды. Төп максат: укучыларга патриотик тәрбия бирү һәм илебезнең тарихы, үткәне белән горурлану хисләре уяту.
9 Май бәйрәме- илебез тарихында истәлекле, онытылмас дата. Ул халкыбызның батырлыгы һәм дан көне. Җиңү көнен бәйрәм иткәндә, без ил азатлыгы, киләчәк буыннар тормышы өчен көрәшкән Ватан сакчылары алдында баш иябез. Киләчәктә дөньялар тыныч, илләр имин булсын иде!!! #деньпобеды#җиңүкөне -
«Данлы батырлыкны оныту юк» 04.05.2023

Бүген гимназиябез китапханәсендә 5В һәм 6В сыйныфы укучылары белән Җиңү көненә багышланган «Данлы батырлыкны оныту юк» истәлек дәресе уздырылды. Дәрестә Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Татарстандагы Бөек Ватан сугышы еллары, Ленинград блокадасы, тормышны, якты кояшны, хуш исле чәчәкләр исен яраткан сугыш балалары тарихы турында сөйләде. Шулай ук Бөек Ватан сугышының куркыныч елларында фашизмга каршы көрәшкә өлкәннәр белән беррәттән подпольщиклар һәм партизаннар булып киткән гади мәктәп укучылары турында да сүз алып барылды. Укучылар герой-пионерларның тормышы һәм батырлыклары белән таныштылар. Вали Котик, Зина Портнова, Леня Голиков, Марат Казей турында күп кенә мәгълүмат белделәр. Чара презентация һәм видеофрагментлар белән үрелеп барды. Укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихларын сөйләделәр. Чара ахырында күргәзмәдән китаплар, шулай ук «Бабай медальләре» китаплар сериясе тәкъдим ителде.
-
“Интернетта иминлек кагыйдәләре” 03.05.2023

Бүген 5А сыйныфында кунакта КНИТУның информатика һәм гамәли математика кафедрасы мөгаллиме Галимянова Әнисә Исмәгыйл кызы булды. Әлеге сыйныф сәгатендә укучылар “Интернетта иминлек кагыйдәләре” дигән темага фикер алыштылар. Әнисә Исмәгиловна укучыларга интернетта нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, шәхси сайт яки битеңне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде.
-
Ветераннарга бүләкләр тапшырылды 03.05.2023

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан гимназиябез укучылары сугыш ветераннарының тыл хатыннарына һәм тыл ветераннарына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин исеменнән рәхмәт сүзләре һәм бүләкләр тапшырдылар. Укучылар ветераннарга ныклы сәламәтлек, озын гомер, имин тормыш теләделәр һәм барысы өчен дә рәхмәтләрен белдерделәр.
-
"Эколята" проекты 02.05.2023

3А сыйныфында кунакта Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Галимова Нәргизә Шәүкәт кызы булды. Әлеге сыйныф сәгате укучыларга экологик тәрбия бирү максатыннан үткәрелде. Укучылар "Эколята" дигән проект белән таныштылар, үзләренең фикерләрен җиткерделәр.
-
"Кожаный мяч"- футбол ярышында 02.05.2023

Бүген гимназиябез укучылары "Кожаный мяч"- футбол ярышында катнаштылар. Афәрин, егетләр!!!
-
Отчетный концерт 28.04.2023

Бүген гимназиябездә сәнгать мәктәбенең отчет концерты булып узды. Концерт программасында мәктәп укучылары да, педагоглар да катнашты.
2 сәгатькә сузылган бу чара тамашачыларны гына түгел, ә иң мөһиме, мәктәп укытучыларын да шатландырды, алар һәрвакыт үз укучыларының уңышлары һәм казанышлары өчен күп көч һәм энергия бирәләр.
Бу якты бәйрәмдә катнашучыларның барысы да музыканың гаҗәеп дөньясы белән очраштылар һәм сәнгатьнең кабатланмас дөньясына чумдылар.
Сәнгать мәктәбе коллективы тагын бер кат үзенең осталыгын, профессионализмын һәм педагогларның грамоталыгын, укучыларының сәләтле булуларын раслады.
-
Җиңел атлетика 28.04.2023

Бүген 4 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары Вахитов һәм Идел буе районнары арасында уздырылган җиңел атлетика буенча ярышта катнаштылар һәм зур җиңүләр белән кайттылар. Афәрин, укучылар!!!










