Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2023

Кеше өчен сәламәтлек- төп кыйммәтләрнең берсе. 7 нче апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Гимназиябез дә бу бәйрәмнән читтә кала алмады. Шул уңайдан 3Б сыйныфы укучылары белән "Сәламәтлек иленә сәяхәт» дигән күңел ачу чарасы уздырылды. Укучылар табышмаклар чиштеләр, мәкальләр төзеделәр, шәхси гигиена әйберләрен сортладылар, эстафетада ярыштылар. Шулай ук "Ни өчен үлән чәйләре файдалы? Ни өчен витаминнар эчәргә кирәк?" дигән сорауларга җаваплар эзләделәр, гигиена таләпләрен дөрес үтәргә, файдалы ризыкларны сайларга өйрәнделәр. Ә инде хәрәкәтле уеннар аларны уңай эмоцияләр белән тулыландырды. Әлеге чараны уздырган өчен Зөлфия Рафаильевна һәм Әлфия Гомәровнага зур рәхмәтләребезне белдерәбез!!!
-
"Дөрес туклану" атналыгы 07.04.2023

3 апрельдән 7 апрельгә хәтле гимназиябездә "Дөрес туклану" атналыгы дәвам итте. Сыйныф сәгатьләрендә укучылар белән "Дөрес туклану- сәламәтлек нигезе" темасына сөйләшү алып барылды. Укучылар төрле видеоязмалар карадылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, сәламәтлек турында викторинада катнаштылар.
-
Террорга - юл юк! - эвакуация 05.04.2023

4 нче апрель көнне гимназиябездә "Террорга - юл юк!" дип исемләнгән эвакуация булып узды. Әлеге эвакуациядә укучыларның ничек дөрес итеп үз-үзләрен саклавы, яшеренүләре төп максат булып саналды. Киләчәктә дә мондый эвакуацияләр өйрәнү өчен генә булсын иде дигән теләктә калабыз! Илләребез, көннәребез тыныч булсын!
-
"Җитәкчеләр мәктәбе: идарә итүнең нәтиҗәле практикалары" 05.04.2023

Бүген гимназия базасында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Вахитов һәм Идел буе районнарының гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен "Җитәкчеләр мәктәбе: идарә итүнең нәтиҗәле практикалары" программасы буенча квалификация күтәрү курслары уздырылды.
-
Бөтен Рәсәй буенча җыештыру икеайлыгы 04.04.2023

Яз - ул табигатьнең уяну вакыты гына түгел, чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да.
Бөтен Рәсәй буенча җыештыру икеайлыгы башланып китү уңаеннан гимназиябездә дә язгы өмә булды. 5-11 нче сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре мәктәп яны участогын, көнкүреш чүп-чарыннан, яфраклардан, коры үләннән спорт мәйданчыкларын җыештыру буенча эш алып бардылар. Территорияне чистарту буенча өмә үткәрү өчен генераль җыештыру чаралары планы төзелде, өмәдә эшләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде. Кирәкле инвентарь белән коралланып, балалар, педагоглар, гимназия хезмәткәрләре территорияне бик теләп тәртипкә китерделәр.
"Чисталык үзебез өчен" - ди, алар. -
4 нче чирекне башлап җибәрдек. 03.04.2023

4 нче чирек дәүләт флагларын күтәрүдән һәм гимн җырлаудан башланып китте. Рәсәй һәм Татарстан гимннарын башкарганнан соң укучылар белән "Мөһим сөйләшүләр" үткәрелде. "Мөһим сөйләшүләрнең" темасы җир көненә багышланган иде. Төп максат- экологик проблемаларга битараф булмау. Укучылар әлеге тема буенча фикер алыштылар, видеоязма карадылар, рәсемнәр ясадылар.
-
Гимназиябездә зур чара 03.04.2023

Бүген гимназиябездә зур чара булып узды. Якутиядән килгән делегация белән "Яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә уку процессын оештыру" дигән тема астында стажировка уздырылды. Килгән кунаклар гимназиябезнең уку һәм тәрбия эше белән таныштылар: ачык дәресләр һәм дәрестән тыш эшчәнлек буенча мастер - класслар карадылар. Программа ахырында тәҗрибә алмашу - мастермайнд оештырылды. Якутиядән килгән делегация тәҗрибә белән уртаклашкан өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Ә без үз чиратыбызда әлеге чарада катнашкан барлык укытучыларга һәм укучыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!!!
-
Шәрыкъ клубында 02.04.2023

Бүген, Шәрыкъ клубында "Балалар китабы" көне уңаеннан Салават күпере журналы оештырган бәйрәмдә - 1 А сыйныфы укучысы Шакирова Зилә кунакта булып кайтты.
-
Лагерьның 6 нчы көне 31.03.2023

Буген лагерьның 6 нчы көне, сәламәтлек көне буларак игълан ителде. Балаларга сәламәтлекне саклау серләре турында әңгәмә узды, күңелле стартлар оештырылды. Аннан тыш, Сөмбел Арсеновна һәм Фәния Наилевна пластилиннан геометрик фигуралар ясаттылар.
Көн ахырында лагерьның беренче көненнән башлап үзен актив күрсәткән, барлык чараларда да теләп катнашкан һәрбер укучы диплом һәм кечкенә бүләкләр белән бүләкләнде. -
Лагерьның 5 нче көне 30.03.2023

Лагерьның 5 нче көне "Рәсәй- минем туган илем" дип исемләнгән девиз астында башланып китте. Туган ил ул - Ватан. Бу көнне укучылар "Тынычлык күгәрченнәрен" плакатка төшереп, үз теләкләрен яздылар. Шулай ук ике төркемгә бүленеп дәүләт символларын ясадылар. "Илебез һәрчак тыныч, имин булсын"- ди, алар.










