Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
«Иске-Татар бистәсе: вакыт буйлап хәрәкәт» 25.05.2023

Бүген 5А сыйныф укучылары «Иске-Татар бистәсе: вакыт буйлап хәрәкәт» дип исемләнгән экскурсия-квестка барып Казан тарихы буенча белемнәрен тулыландырып кайттылар.
Иске Татар бистәсендә яшәгән сәүдәгәрләр, мәгърифәтчеләр язмышы, Юнысов мәйданы, Мәрҗәни, Апанай мәчетләре тарихы һәм Кабан күленең серләренә багышланган экскурсиянең иң кызыклы өлеше квест булды.
«Балалар мавыктыргыч биремнәр лабиринты үткәндә Казан татарларының элек ничек яшәгәннәре, күренекле сәүдәгәрләр династияләре һәм аларның тарихи биналары турында кызыклы фактлар белделәр. Кабан күле серләре белән таныштылар. Әлеге сәяхәттән соң Казанның матур урыннары белән танышуны дәвам итәргә теләкләребез туды» - дип бүлеште сыйныф җитәкчесе Гөлчәчәк Әсхәтовна. -
"Страус-парк"та 25.05.2023

Күптән түгел 1б, 1в, 1г сыйныфы укучылары
Биектау районы Ямашурма авылы җирлегендә урнашкан "Страус-парк"та кызыклы, күңелле сәяхәттә булып кайттылар.
"Монда кошларның иң экзотик һәм матур төрләренең берсе - Африка страусларын күрергә мөмкин.
Экскурсиядән соң страуслар белән фотога төшәргә, аларны кишер, алма яки кәбестә белән сыйларга да була.
Мондый җәнлекләрдән тыш, монда башка кызыклы хайваннар да күп - кәҗәләр, казлар, тавыклар, атлар һәм башка хайваннар. Бигрәк тә балаларга бу бару истә калачак. Алар хайваннар белән аралашудан соклану тойдылар. Анда яшәүчеләрнең барысын да тотып кына калмыйча, ашатып та була бит. Кызыктыргыч экскурсия барышында үзебез дә китап битләрендә табылмаган күп кенә файдалы мәгълүматны белә алдык"- ди, 1б сыйныфы җитәкчесе Лилия Гансовна. -
Сабантуй 24.05.2023

Шатлыклар күңелебездә,
Ак кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка:
Сабантуй бүген бездә!
24 нче май көнне 1а сыйныфы табигатькә чыгып бик күңелле "Сабантуй" бәйрәме уздырды.
"Сабантуй — ул хезмәт, дуслык һәм әлбәттә инде һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Сезне шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Илебезгә, җиребезгә тынычлык, гаиләгезгә иминлек, саулык телибез!" - дип үз теләкләрен белдерде сыйныф җитәкчеләре, Гөлфия Рөстәмовна.
Милли бәйрәмебез - Сабантуй ачык дип игьлан ителә! -
7нче номерлы янгын сүндерүчеләр бүлегендә сәяхәттә 24.05.2023

24 нче май көнне 4б сыйныфы укучылары 7нче номерлы янгын сүндерүчеләр бүлегендә сәяхәттә булып кайттылар. Алар янгын сүндерүчеләрнең героик эшләре турында күп кенә яңалыклар белделәр, техника белән таныштылар, уку кабинетларында, ял бүлмәсендә булдылар. Һәм әлбәттә инде үзләрен дә бу эштә сынап карадылар.
"Янгын сүндерүче көчле, кыю, җитез, акыллы булырга тиеш, чөнки ут белән көрәштә ул гомерне куркыныч астына куя.
Кешеләрне коткару - авыр һәм мөһим эш" - ди, сыйныф җитәкчеләре Рушания Мингазетдиновна -
Соңгы кыңгырау - 2023 23.05.2023

Очар вакыт җиткән кошлар да бит
Утырмыйлар мәңге ояда.
Аннан сезгә җан җылысы күчсә
Сездән күчсен җылы дөньяга.
Алда сезне олы юллар көтә,
Бәхетләргә диләр юл урау.
Урау юллар турыланыр әле,
Алга дәшә соңгы кыңгырау.
Бүген гимназиябездә 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Бәйрәм белән укучыларны 1 сыйныф укучылары, әти-әнилэр, директорыбыз Гөлшат Әбүзәровна һәм яраткан укытучылары котлады. Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды.
Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, инде балаларыгыз канат чыгарып үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.
Ак юл сезгә, укучылар! -
4 нче чирек тәмамлануга йомгак ясап 22.05.2023

22 нче май көнне гимназиябездә 2022 - 2023 уку елы һәм 4 нче чирек тәмамлануга йомгак ясап, линейка үткәрелде.
"Бу ел бигрәк тә уңышлы булды, укучыларыбызның, укытучыларыбызның нәтиҗәләренә сөенеп туймаслык" - ди, директорыбыз Гөлшат Әбүзаровна -
Профориентация юнәлеше буенча 19.05.2023

Гимназиябездә профориентация юнәлеше буенча һәрдаим эш алып барыла. Бүген дә 8-10 нчы сыйныф укучылары хәзерге заманда актуаль һәм кирәкле булган һөнәрләр белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
"Сәләт- Мәрҗән" клубы активистлары белән 19.05.2023

Бүген гимназиябездә "Сәләт- Мәрҗән" клубы активистлары "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" дип аталган интеллектуаль уен уздырдылар. 7 нче , 8 нче,10 нчы сыйныфлар өч турда белемнәрен сынадылар. Шулай ук укучылар Сәләт турында күбрәк белделәр, жырладылар һәм биеделәр. Уен ахырында 3 урын билгеләнде:
3 урын - "Өчпочмаклар" командасы
2 урын - "Shine" командасы
1 урын- "Единая Россия" командасы булды
Әлеге чара укучыларга бик ошады! Без үз чиратыбызда "Сәләт- Мәрҗән" клубына рәхмәтләребезне белдерәбез!!! -
Иннополис шәһәрендә 19.05.2023

19 нчы май көнендә 7Б сыйныфы укучылары Иннополис шәһәрендә кызыклы экскурсиядә булдылар." Балалар инновацион IT - авылдан барлыкка килгән уникаль шәһәр белән таныштылар. Бу - пыяла, пластик һәм металлдан торган мәгълүмати һәм инновацион югары технологияләрне үстерү үзәге. Балалар бик күп кызыклы яңалыклар белделәр һәм үзләрен фән шәһәрендә яшәүчеләр итеп тойдылар" - ди, сыйныф җитәкчеләре Ләйсән Ринатовна.
-
Квиз - PRO интерес 18.05.2023

Гимназиябездә 7 нче 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары белән профориентация юнәлеше буенча квиз - PRO интерес үткәрелде. Укучыларга әлеге чара бик ошады.










