Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
"Хокук бозулар һәм җинаятьләрне профилактикалау" 18.04.2023

7нче сыйныф укучылары белән полиция майоры Мәннәпова Гүзәл Муллануровна "Хокук бозулар һәм җинаятьләрне профилактикалау" дигән темага сөйләшү уздырды. Әңгәмә барышында укучылар полиция һөнәре белән якынрак таныштылар, үзләренең хокукларын һәм бурычларын искә төшереп үттеләр. Инспектор "Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары" турындагы законга аерым тукталып китте.
-
"Татар сүзе" Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе 18.04.2023

"Татар сүзе" Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә 5б сыйныфы укучысы Кәримова Мәликә үз гаиләсе белән катнашып "Иҗади гаилә" номинациясендә 1 нче урынны яуладылар.
Бу конкурс татар телен һәм әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау, татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла.
Без үз чиратыбызда Мәликәне һәм аның гаиләсен зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз! -
"Мөһим сөйләшүләр" 17.04.2023

Бүгенге Дүшәмбе иртәсе дәүләт гимннарын җырлаудан һәм "Мөһим сөйләшүләрдән" башланып китте. "Мөһим сөйләшүләрнең" темасы Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан совет халкының геноцидына багышланган иде. Әлеге Хәтер көне ел саен 19 апрельдә билгеләнеп үтелә. Укучылар «геноцид» төшенчәсе һәм аның килеп чыгу тарихы белән таныштылар.
-
1А сыйныфында кунакта фельдшер Ризванова Гөлназ булды 17.04.2023

Бүген 1А сыйныфына кунакка фельдшер Ризванова Гөлназ Мансуровна килде. Гөлназ Мансуровна укучыларны фельдшер эшенең үзенчәлекләре белән таныштырды, үзенең эшенең никадәр дәрәҗәдә җаваплы, авыр булуын аңлатты. Шулай ук балаларга өй шартларында беренче ярдәм күрсәтү ысулларын күрсәтте, ашыгыч ярдәм чакыру номерларын белү мөһимлеген төшендерде. Балалар кан туктатуның төрле ысулларын ишетеп кенә түген, ә повязкалар ясарга да өйрәнделәр. Укучыларга әлеге очрашу бик ошады!!!
-
Кунакта юстиция майоры Әхәтова Алсу Мансуровна 17.04.2023

8А сыйныфында ачык сыйныф сәгате үткәрелде. Кунакта юстиция майоры Әхәтова Алсу Мансуровна булды. Әлеге профилактик чараның темасы - "Балигъ булмаганнарның җинаятьчелеге". Алсу Мансуровна укучыларга төп законнар, җинаятьчелекнең сәбәпләре һәм җаваплылык турында сөйләде. Әлеге очрашу бик файдалы һәм кирәкле булды.
-
Флорбол ярышында 17.04.2023

Шулай ук бүген 3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары гомуми белем бирү учреждениеләре арасында уздырылган флорбол ярышында катнашып кайттылар. Нәтиҗәләрне көтеп калабыз!!!
-
Юрист белән очрашу 15.04.2023

Бүген 6Б сыйныфында кунакта юрист Утяганова Диләрә Илсур кызы булды. Ул укучыларны юрист һөнәре белән таныштырды. Балаларның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде. Укучылар күп кенә яңа мәгълүмат алдылар
-
"Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек" 14.04.2023

Бүген 1А сыйныфы укучысы Шакирова Зилә "Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек" дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесенең шәһәр этабында уңышлы чыгыш ясап кайтты. Зиләгә һәм аны әзерләүдә зур өлеш керткән, сыйныф җитәкчесе Гөлфия Рөстәмовнага олы рәхмәтләребезне белдерәбез! Ә нәтиҗәләргә килгәндә, тиздән хәбәр итәрбез! Уңышлар юлдаш булсын сиңа, Зилә


-
"ВИЧ һәм СПИД сүзләре һәркемгә таныш" 14.04.2023

Гимназиябездә сыйныф сәгатьләре даими рәвештә үткәрелә. Бүген 9А, 9Б сыйныфы укучылары Эльмира Расыховна һәм Индира Рифкатовна белән берлектә "ВИЧ һәм СПИД сүзләре һәркемгә таныш" темасына сөйләшү алып бардылар. Сыйныф сәгатенең кунагы буларак "Гигиена һәм эпидемиология үзәге" табибы Аббазова Галия Шамилевна да килгән иде. Әңгәмә барышында Галия Шамилевна укучыларга ВИЧ һәм СПИД , зарарлану ысуллары, кисәтү чаралары турында сөйләде. Әлеге профилактик чараны укучылар бик җитди кабул иттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
Җиңел атлетика буенча спартакиада 14.04.2023

Бүген Казан шәһәре Идел буе районы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында җиңел атлетика буенча спартакиада булып узды. Гимназиябез командасы да әлеге эстафетада катнашып кайтты. Афәрин, укучылар! Нәтиҗәләрне шулай ук якын арада көтеп калабыз!










