Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
"Тормыш Ритмында" 23.04.2023

"Җырла, җырла"- дип, әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк?!
Сезнен алда жыр жырларга
Сандугач теле кирэк.
Күптән түгел 1а сыйныфы укучылары Бадаев Рамазан һәм Шакирова Зилә "Тормыш Ритмында" дип исемләнгән VIII нче Республика күләмендә уздырылган фестивальдә чыгыш ясап 3 нче дәрәҗәдә лауреат булдылар.
Укучыларыбызны һәм җитәкчеләре Гөлфия Рөстәмовнаны бу зур җиңүләре белән чын күңелдән тәбриклибез! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын сезгә! -
«Поколение-2023» 23.04.2023

Гимназиябезнең 5А сыйныфы кызлары Галимянова Мәликә, Закирова Раилә, Меньшина Эльза, Халитова Камилә, Якупова Эльвина, 7Б сыйныф укучысы Менликеев Әмир «Поколение-2023» дип исемләнгән Халыкара конкурс-фестивалендә җиңеп I дәрәҗәдәге дипломга лаеклы булдылар. Афәрин, укучылар!!!
-
Психология атналыгы 22.04.2023

17 нче апрельдән 22 нче апрельгә кадәр гимназиябездә психология атналыгы үткәрелде. Педагог- психолог Гуменюк Лилия Салимҗановна 3Б сыйныфында "4 метафорик портрет" арт-терапия техникасын уздырды. Әлеге техника үзеңне яхшырак белергә, үз шәхесеңнең төрле якларын ачырга мөмкинлек бирә. 4В сыйныфында "Эмоцияләр белән ничек дуслашырга" дигән тренинг үткәрелде. Максаты: үз хисләрең белән идарә итү сәләтен формалаштыру һәм үстерү. Ә инде 5А сыйныфы укучылары әти- әниләре белән берлектә "Минем әйләнә- тирәм" дигән темага стенгазеталар ясадылар.
-
#безсрокадавности #19апреля 20.04.2023

19 нчы апрель көнне 6 - 11 нче сыйныфларда Бөтенроссия акциясе кысаларында «Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының геноциды истәлегенә Бердәм гамәлләр көне" дип аталган дәресләр уздырылды. Укучылар
Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән «Без срока давности» дигән видеофильм карадылар.
#безсрокадавности #19апреля -
"Китаплар иле сәяхәтчесе" 20.04.2023

Укучыларны китап укырга кызыксындыру максатыннан 2нче сыйныфларда кунакта китапханәче Тагирова Гөлчәчәк Рафаилевна булды. Ул "Китаплар иле сәяхәтчесе" дип аталган кызыклы чара үткәрде.
-
Җиңел атлетика лигасы 20.04.2023

Гимназиябез укучылары спорт чараларында бик актив катнашып баралар. Бүген дә Идел буе районы яшүсмер егетләр арасында уздырылган җиңел атлетика лигасында катнашып кайттылар. Нәтиҗәләрне көтеп калабыз!!!
-
"Һөнәргә адымнар" 20.04.2023

Бүген 42 нче мәктәп базасында "Һөнәргә адымнар" ("Шаги в профессию") дигән фәнни- гамәли конференция үткәрелде. Әлеге бәйгедә укучылар физика, математика, конструкторлык, уйлап чыгару юнәлешләре буенча үзләренең проектларын якладылар. Безнең гимназиябез укучылары да конференциядә бик актив катнаштылар. 9А сыйныфы укучысы Галеев Нияз, 10 нчы сыйныф укучылары Сруров Сәид һәм Халитов Аяз 2 нче урынга (җитәкчеләре Мухамедьярова Ләйсән Ринатовна), Сафин Замир 1нче урынга (җитәкчесе Гарипова Рушания Бәдретдиновна) лаек булдылар. Укучыларны һәм җитәкчеләрен зур җиңүләре белән котлыйбыз!!!
-
Җиңел атлетика буенча эстафетада 19.04.2023

Бүген Казан шәһәре Идел буе районы яшүсмер кызлар арасында җиңел атлетика буенча эстафетада гимназиябез укучылары катнашып кайтты. Афәрин, укучылар!!!
-
"Ел укучысы- 2023" конкурсының шәһәр этабы 18.04.2023

Бүген "Ел укучысы- 2023" конкурсының шәһәр этабы булып узды. Бу чарада безнең Идел буе районын гимназиябезнең 4А сыйныфы укучысы Хәйдәрова Мәдинә Ләззәт кызы тәкъдим итте һәм "Иҗат һәм талант" номинациясендә җиңү яулады. Мәдинә интеллектуаль һәм иҗади яктан үзенең талантын күрсәтте. Укучыбызны зур җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә зурдан зур уңышлар теләп калабыз. Мәдинәне әлеге конкурска әзерләгәне өчен Хөснетдинова Резедә Фатыховнага һәм әти- әнисенә зур рәхмәтләребезне белдерәбез!!!
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл 18.04.2023

6В сыйныфында кунакта медицина өлкәсендә эшләүче Багавиев Рәмис Рафисович булды. Ул укучыларга сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде. Әңгәмә барышында укучылар сәламәтлеккә тәэсир итүче факторларны искә төшереп үттеләр.










