Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
"Сәләт- Мәрҗән" клубы активистлары белән 19.05.2023

Бүген гимназиябездә "Сәләт- Мәрҗән" клубы активистлары "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" дип аталган интеллектуаль уен уздырдылар. 7 нче , 8 нче,10 нчы сыйныфлар өч турда белемнәрен сынадылар. Шулай ук укучылар Сәләт турында күбрәк белделәр, жырладылар һәм биеделәр. Уен ахырында 3 урын билгеләнде:
3 урын - "Өчпочмаклар" командасы
2 урын - "Shine" командасы
1 урын- "Единая Россия" командасы булды
Әлеге чара укучыларга бик ошады! Без үз чиратыбызда "Сәләт- Мәрҗән" клубына рәхмәтләребезне белдерәбез!!! -
Иннополис шәһәрендә 19.05.2023

19 нчы май көнендә 7Б сыйныфы укучылары Иннополис шәһәрендә кызыклы экскурсиядә булдылар." Балалар инновацион IT - авылдан барлыкка килгән уникаль шәһәр белән таныштылар. Бу - пыяла, пластик һәм металлдан торган мәгълүмати һәм инновацион югары технологияләрне үстерү үзәге. Балалар бик күп кызыклы яңалыклар белделәр һәм үзләрен фән шәһәрендә яшәүчеләр итеп тойдылар" - ди, сыйныф җитәкчеләре Ләйсән Ринатовна.
-
Квиз - PRO интерес 18.05.2023

Гимназиябездә 7 нче 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары белән профориентация юнәлеше буенча квиз - PRO интерес үткәрелде. Укучыларга әлеге чара бик ошады.
-
Инспектор Ямалов М. З. бездә кунакта 18.05.2023

Җәйге каникуллар алдыннан инспектор Ямалов М. З. башлангыч сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча сөйләшү үткәрде.
-
Ата - аналар җыелышы 18.05.2023

Бүген гимназиябездә 2022 - 2023 уку елы һәм 4 нче чирек тәмамлануга карата ата - аналар җыелышы булып узды. Иң беренче чиратта өлгереш, сыйфат турында сүз алып барылды һәм шулай ук җәйге каникуллар башлану алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләре дә искә төшерелде.
"Балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау - ата-аналарның төп бурычы" - дип искәртеп үтте директорыбыз Гөлшат Әбүзаровна. -
Нәтиҗәләр сөенерлек! 18.05.2023

Исегездә булса, күптән түгел укытучыларыбыз "Весенний звездопад" дип исемләнгән халыкара конкурста чыгыш ясап кайткан иделәр. Нихаять нәтиҗәләре әзер!
2 нче урын!
Афәрин!!! Алга таба да шулай зур үрләр яуларга язсын сезгә! Укучыларыгыз да һәрчак яхшы нәтиҗәләре белән сөендереп торсыннар! -
Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы мәктәп лигасы 17.05.2023

17 май көнне Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы мәктәп лигасы үткәрелде. Гимназиябез укучылары әлеге чарада 3 урынны яуладылар
Командалар үз көчләрен визитка һәм импровизация бәйгеләрендә сынадылар. Без укучыларыбыз белән горурланабыз, алга таба да уңышлар теләп калабыз!!! Җитәкчеләре Флүзә Рузалевнага да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! -
Наилә Яхинаның иҗат кичәсендә 16.05.2023

Гимназиябезнең "Кәүсәрия" җыр ансамбле кызлары - балалар өчен күп җырлар иҗат иткән композитор, Наилә Яхинаның иҗат кичәсендә булып кайттылар. Алар үзләренең җырлары белән кичәне бизәделәр.
-
Волейбол Үзәгендә 14.05.2023

Бүген гимназия укучылары укытучылар белән берлектә волейбол Үзәгендә җанатарлар буларак катнашып кайттылар.
Директорыбыз Гөлшат Әбүзәровна бу чарада катнашкан барлык укучыларга һәм укытучыларга зур рәхмәтләрен белдерде. -
Хәйрия ярминкәсе 13.05.2023

12 нче 13 нче май көннәрендә гимназиябездә Хәйрия ярминкәсе булып узды. Укучылар, укытучылар һәм әти - әниләр тырышлыгы нәтиҗәсендә 99043 сум акча җыелды. Җыелган барлык акча мөмкинлеге чикле балага тапшырылачак
Укучыларның изге гамәлләрдә теләп катнашуы безне бик сөендерә. Администрация исеменнән әлеге чараны оештыруга өлеш кертүчеләргә, әти- әниләргә, укытучыларга һәм укучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез!!!










