Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Горурланабыз! 27.09.2023

27 нче сентябрь көнне Изге Болгар җирендә урнашкан “Ак мәчет”тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм чарасы уздырылды. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, диния нәзарәте җитәкчесе, хакимият органнары вәкилләре, Россия төбәкләре мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Әлеге чараны гимназиябезнең 7А сыйныфы укучысы Галиев Кәрим алып барды. Афәрин, Кәрим!!!
-
Мөһим сөйләшүләр- Россия Федерациясенең сайлау системасы 25.09.2023

Бүгенге дүшәмбе иртәсе дәүләт флагларын күтәрүдән, Рәсәй һәм Татарстан гимннарын җырлаудан башланып китте. Гомуми линейкадан соң «Мөһим сөйләшүләр» циклының чираттагы дәресе уздырылды. Укучылар белән "Россия Федерациясенең сайлау системасы" дигән темага сөйләшү үткәрелде.
-
Проект эшләре дәвам итә 25.09.2023

3В сыйныфы укучылары "Кешеләргә тапшырылган байлыклар" темасына проект эшләре башкардылар. Молодцы, укучылар!
-
"Туган тел" телеканалында кунакта 25.09.2023

Бүген 2А сыйныфы укучылары Шакирова Зилә һәм Бадаев Рамазан "Туган тел" телеканалында кунакта булып кайттылар. Укучыларыбызның чыгышын әлеге телеканалда укытучылар көненә багышланган "Бәйрәм концертында" күрә алачакбыз!
-
Җиңел атлетика кроссы 25.09.2023

Бүген Казан шәһәре Идел Буе районының гомуми белем бирү учреждениеләре арасында җиңел атлетика кроссы уздырылды. Әлеге чарада гимназиябез укучылары да актив катнаштылар. Молодцы!
-
Әтиләр көненә багышланган спорт ярышы 23.09.2023

Бүген Казан шәһәренең 35 нче лицеенда әтиләр көненә багышланган спорт ярышы булып узды. Ярышта безнең гимназиядән әтиле-уллы Бургановлар гаиләсе катнашты. Гимназиябезнең бар эшкә дә өлгер 3А сыйныфы укучысы Саматка һәм аның әтисенә ярышта бик яхшы күрсәткечләре, гимназиябез данын яклаганнары өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез!
Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video715397316_456239268%2Fe6fa4a2a444eb9037e
-
DigitalSkills- 2023 22.09.2023

Бүген 8Б сыйныфы укучылары “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмәләр үзәгендә узучы “DigitalSkills” Цифрлы технологияләр өлкәсендә V тармак чемпионатында экскурсиядә булып кайттылар. Чарада алар өчен “Try-a-Skill” интерактив стендлар һәм профессиональ пробалар зоналарында экскурсияләр оештырылды. Укучыларыбызга әлеге экскурсия бик ошады
-
Юлда һәрчак уяу бул! 22.09.2023

Гимназиябездә "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" атналыгы дәвам итә. Укучылар белән төрле мавыктыргыч чаралар, викториналар үткәрелә.
Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video715397316_456239266%2F99a082e03bfebb1e60
-
Россия – минем горизонтларым 21.09.2023

21 нче сентябрь көнне «Россия – минем горизонтларым» курсы кысаларында чираттагы тематик һөнәри юнәлеш бирү дәресе уздырылды. Укучылар киләчәктә аларны көтә торган һөнәрләр һәм мөмкинлекләр дөньясы белән таныштылар.
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы 20.09.2023

Гимназиябездә "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" атналыгы башланып китте. Атналыкның максаты – җәяүлеләр, аеруча балалар арасында юлда имин йөрү кагыйдәләрен пропагандалау. Әлеге юнәлештә "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары 1 нче сыйныф укучылары белән әңгәмә һәм флешмоб үткәрделәр.










