Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Халыкара музыка көненә багышланган иҗади кичә - квартирник 01.10.2023

Гимназиябезнең директор киңәшчесе Мансурова Г.Ә. активистларыбыз белән берлектә Халыкара музыка көненә багышланган музыкаль-мәдәни кичә - квартирник үткәрделәр. Кичәдә укучылар гитарада, баянда уйнап күңелләренә хуш килгән җырлар башкардылар, тәмле чәй эчеп күңелле аралаштылар. "Репертуарыбызда татар җырлары җитмәгәнне дә аңладык, киләчәк чараларга бергәләп өйрәнергә сөйләштек"- дип теләкләрен җиткерде Гөлчәчәк Әсхатовна.
Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video715397316_456239272%2F4fa174a3963d882e1e%2Fpl_wall_715397316
-
Бердәм булыйк! 30.09.2023

Бүген гимназиядә Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән берләшү көненә багышланган дәресләр уздырылды. Әлбәттә, яңа территорияләрне Россия Федерациясе составына кабул итү әһәмиятле вакыйга булып тора. Әлеге чараның максаты: гражданлык позициясен формалаштыру һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләү.
-
Укыйбыз да, ял да итәбез! 30.09.2023

Укыйбыз да, ял да итәбез! 30 нчы сентябрь көнне 5А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Динара Айратовна белән берлектә вакытны файдалы үткәрү максатыннан Горки - Әмәт урман паркында ял итеп кайттылар.
-
Кремль буйлап сәяхәт 29.09.2023

Бүген 4В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Рамилә Рифатовна белән берлектә Кремль буйлап сәяхәт кылдылар, «Абый & Сабый» һөнәрчелек үзәгендә мастер-класста булып кайттылар. Укучыларга әлеге сәяхәт бик ошады!!!
-
"Бер күрешү - үзе бер гомер" 29.09.2023

Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.
Бүген гимназиядә якынлашып килүче Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Бер күрешү - үзе бер гомер" исемле бәйрәм чарасы оештырылды. Бәйрәмгә күп еллар гимназиябездә эшләп, лаеклы ялга чыккан укытучылар, хезмәткәрләр чакырылды. Өлкәннәребезгә укучыларыбыз үз куллары белән эшләнгән бүләкләр тапшырдылар, үзләренең талантларын күрсәттеләр. Концерттан соң очрашу бәйрәм табыны артында дәвам итте. Без үз чиратыбызда өлкәннәребезгә исәнлек-саулык, озын гомер, күңел тынычлыгы теләп калабыз!Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video715397316_456239271%2Feb0fba318b8a08d549%2Fpl_wall_715397316
-
Һөнәри юнәлеш буенча очрашу 28.09.2023

һәр атнаның пәнҗешәмбесендә гимназиядә профориентация юнәлешендә дәресләр үткәрелә. Бүген 8- 11 сыйныфлар өчен "В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты" вәкиле белән очрашу уздырылды. Укучылар университетның эшчәнлеге, студентлар тормышы, әлеге уку йортына керү тәртибе белән таныштылар.
-
Һөнәри юнәлеш: психология өлкәсе белән танышу 28.09.2023

Гимназиябездә һөнәри юнәлеш буенча актив эш алып барыла. Бүген 6Б сыйныфы укучылары психология өлкәсе белән таныштылар. Психолог Фазлеева Ләйсән укучыларны төрле эшләү алымнары белән таныштырды.
-
Беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер - класс 28.09.2023

2Б сыйныфында беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер- класс үткәрелде. Укучылар беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен искә төшерделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
"Киләчәк лабороториясе" күргәзмәсендә 28.09.2023

Бүген 10 нчы сыйныф укучылары "Киләчәк лабороториясе" күргәзмәсендә булып кайттылар. Әлеге күргәзмә «Россия- минем тарихым» тарихи паркында Казан ярминкәсе территориясендә оештырылды. Чараның төп максаты - укучыларны төрле һөнәрләр һәм тармаклар белән уен формасында таныштыру, һөнәр сайлау вариантларының күптөрлелеген күрсәтү.
-
Туризм көне- Иске Татар бистәсенә эксурсия 27.09.2023

Туризм көне безнең илдә 1983 елның 27 сентябреннән билгеләп үтелә. Безнең гимназиябезнең дә алдынгылары тәрбия буенча директор киңәшчесе Мансурова Г.Ә. белән бу көнне файдалы итеп үткәрергә тырыштылар. Алар бергәләп маршрут төзеп Иске Татар бистәсенә эксурсиягә барып кайттылар. Укучылар сәяхәтләрен Юнысов мәйданыннан башлап, Г.Тукай, Ф. Кәрим, К.Насыри, Ш.Мәрҗәни урамнарында урнашкан сәүдәгәр йортлары, Мәрҗәни, Апанай мәчетләренең тарихлары белән таныштылар. Кабан күле серләре турында да фикер алыштылар. Күңелле сәяхәтне "Түбәтәй"дә кыстыбый, өчпомаклар, мәтрүшкәле чәйләр белән тәмамлап куйдылар. Укучыларыбызның Казаныбыз турында белемнәре бар. Димәк, киләчәктә туризм юнәлешен үстерүгә мөмкинлекләр бар.
Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video715397316_456239270%2F8c8ab6b25c4a6b2684










