Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
"Шәһәр панорамасы" музеенда 30.10.2023

3А сыйныфы укучылары "Шәһәр панорамасы" музеенда экскурсиядә булдылар. Әлеге интерактив музейда укучылар иң заманча технологияләр аша Казан тарихы белән таныштылар. Уникаль макетлар, экспонатлар һәм интерактив стендлар балаларга бик ошады.
-
"Миңлебай" сыр ясау студиясендә 29.10.2023

7Б сыйныфы укучылары "Миңлебай" студиясендә булып кайттылар. Укучылар сыр җитештерү үзенчәлекләрен өйрәнделәр һәм сыр ясау буенча мастер- класста катнаштылар. Балаларга әлеге чара бик ошады!
-
Каникуллар башланды! 28.10.2023

5Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Айгөл Гәптелмәҗитовна белән берлектә кинотеатрда булып, күңелле ял итеп кайттылар!
-
Топ иллюзионист Спартак Диво белән очрашу 28.10.2023

"Алдынгылар хәрәкәте" гимназиябез укучыларына бик күп мөмкинлекләр бирә. Россия буенча танылган топ иллюзионист Спартак Диво белән очрашу бик позитив һәм кызыклы атмосферада узды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, бүләкләр оттылар, төрле фокуслар карадылар. Әлеге чараны оештырган өчен "Алдынгылар хәрәкәте" җитәкчеләренә һәм директорның тәрбия буенча киңәшчесе Мансурова Гөлчәчәк Әсхать кызына рәхмәтләребезне белдерәбез!!!
Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video-222311097_456239069%2Fd749743f7d04045fdd%2Fpl_wall_715397316
-
Горурланабыз! 27.10.2023

Бүген Казан шәһәренең Идел буе районы мәктәпләре арасында мини- футбол ярышы булып узды. Әлеге ярышта 2010- 2011 һәм 2012- 2013 елгы егетләр көч сынашты. Ике категориядә дә гимназиябез укучылары 3 урынга лаек булдылар. Без аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!!! Укучыларны ярышка әзерләгән өчен физик тәрбия укытучылары Лилия Камилевна һәм Әлфия Гомәровнага рәхмәтләребезне белдерәбез!
-
Октябрь аенда ГТО нормативларын тапшыру 27.10.2023

Бүген укучыларыбыз гәүдәне күтәрү буенча “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” (ГТО) нормативларын тапшырып бетерделәр. ГТО барышында укучылар көч, җитезлек, тизлек һәм гамәли күнекмәләрне тикшерделәр.
-
“Китапка икенче тормыш бүләк ит” акциясе 27.10.2023

Гимназиябез укучылары һәм хезмәткәрләре “Китапка икенче тормыш бүләк ит” акциясендә бик актив катнаштылар. Чара мәктәп китапханәләрен белем алу әсбаплары, фәнни-популяр, кызыклы, белешмә китаплар белән баету максатыннан үткәрелде. Әлеге акция ярдәме белән гимназия китапханәсенә барлыгы 140 китап бүләк ителде


Барлык катнашучыга зур рәхмәтләребезне белдерәбез!!! -
"Мырау Батыр" спектакле 27.10.2023

Гимназибезнең башлангыч сыйныф укучылары «Чулпан» мәдәният үзәгендә язучы Нәкый Исәнбәтнең «Мырау Батыр» спектаклен карап кайттылар. Сәхнә бизәлеше, әсәрнең сюжеты һәм куелышы- барысы да балаларга бик ошады!
-
"Шәпләр арасында иң шәбе!" 27.10.2023

Гимназиябез китапханәсендә 7А һәм 7В сыйныфы укучылары өчен "Шәпләр арасында иң шәбе!" дип исемләнгән интеллектуаль мавыктыргыч һәм кызыклы уен үткәрелде



Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video715397316_456239323%2F3fcfbe8d9800fb74c4
-
"Кабак party- 2023" кичәсе 27.10.2023

26 нчы һәм 27 нче октябрь көннәрендә гимназиядә "Кабак party- 2023" кичәсе уздырылды. Көзге кичә барышында укучылар бию, җыр, театр осталыкларын күрсәттеләр һәм төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Шулай ук "Иң үзенчәлекле костюм" номинациясендә җиңүче укучыларыбыз да бүләкләнделәр. "Кабак party- 2023" кичәсе дискотека белән тәмамланды.










