Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Антитеррор вәкилләре белән очрашу 12.10.2023

Гимназиябездә укучылар белән терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча һәрдаим профилактик эш алып барыла. Бүген, куркынычсызлык чараларын искә төшерү максатыннан, 4 нче һәм 5 нче сыйныфларда әңгәмәләр үткәрелде. Казан шәһәренең антитеррор комиссиясе вәкилләре Новлянский Павел Валерьевич һәм Шигапов Зөлфәт Зөфәрович укучыларга террорчылык вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шикле әйберләр тапкан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләп киттеләр.
-
"Беренчеләр Советы" рәисе вазифасына кандидатлар дебаты 12.10.2023

12 нче октябрь көнне гимназиябездә "Беренчеләр Советы" рәисе вазифасына кандидатлар дебаты узды. Һәр кандидат үз программасын тәкъдим итте, идеяләре белән бүлеште һәм сорауларга җавап бирде. Без үз чиратыбызда барлык кандидатларга да сайлауларда уңышлар телибез! Лаеклы кандидатны бергәләп сайлыйк



Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video715397316_456239316%2F56ab2e63679d5d0efb
-
Шигьрият кичәсе 12.10.2023

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан гимназиябездә 2А һәм 3А сыйныфы укучылары белән шигърият кичәсе уздырылды. Укучылар шагыйрьнең тормышы, иҗаты һәм шигырьләре белән таныштылар. Кичә барышында балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр, "Дөньядагы иң зур алма", "Тәлинкәне кем ватты?" шигырьләрен укыдылар. Чыннан да, шагыйрьнең әсәрләре яхшылыкка өнди, матурлык, ихласлык, гаделлек хисләре, әти-әниләргә, туган якка, ватанга мәхәббәт тәрбияли. Шигърият кичәсен оештырган өчен китапханәче Зөлфия Рафаильевнага рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
"Яз" акциясендә көтеп калабыз! 11.10.2023

Безнең гимназиядә 14нче октябрь көнне 9.50 "Татарча диктант" белем тикшерү акциясе узачак. Акциядә катнашырга теләгән кешеләрне А3-04 кабинетында көтеп калабыз.
Акциянең максаты-татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту. -
Агитацион - профилактик чара 11.10.2023

Бүген ЮХИДИнең әйдәп баручы белгече Хәйруллина Сәгдия Салиховна 1 нче сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча агитацион - профилактик чара уздырды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы нигезләрен ныгыту өчен һәр сыйныфка юл йөрү кагыйдәләре турында кызыклы китаплар бүләк ителде.
-
"Алтын көз" темасына проект эшләре 10.10.2023

Бүген 3В сыйныфы укучылары Сабирова Гөлчәчәк Мансуровна җитәкчелегендә "Алтын көз" темасына проект эшләре башкардылар. Афәрин, укучылар!
-
"Мырау Батыр" музыкаль әкиятнең премьерасында 10.10.2023

10 нчы октябрь көнне 2А сыйныфы укучылары Нәкый Исәнбәт әсәре буенча куелган "Мырау Батыр" дип аталган музыкаль әкиятнең премьерасында булып кайттылар. ""Мырау Батыр" әкиятен карарга Шаян да килгән иде. Укучылар бик сөенделәр, Шаян белән истәлеккә фотосурәткә дә төштек,"- дип хис- кичерешләрен җиткерде сыйныф җитәкчесе Гөлфия Рөстәмовна.
-
"Мөһим сөйләшүләр" 09.10.2023

9 нчы сентябрь көнне булып узган «Мөһим сөйләшүләр» дәресе «Бөтендөнья психик сәламәтлек, буллингны профилактикалау» темасына багышланган иде. Дәрес барышында укучылар коллективта үзара мөнәсәбәтләр, аралашу кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Шулай ук сыйныф җитәкчеләре мөнәсәбәтләрне ничек җайга салу, үзара ярдәмләшү һәм аңлашу, кешегә хөрмәт - ныклы коллективның нигезе булуы турында да сөйләп киттеләр.
-
Һәр дүшәмбе иртәсе... 09.10.2023

Дүшәмбе иртәсе гимназиябездә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагын күтәрүдән башланып китте. Укучылар Рәсәй һәм Татарстан гимннарын горурлык белән башкардылар. Линейка барышында гимназиябез директоры Гөлшат Әбүзаровна һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары Зөһрә Зәкерьевна укучыларга гимназиядә үз- үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшереп үттеләр, алдагы уку атнасы уңышлы үтсен дигән теләктә калдылар.
-
Үзәк китапханәдә кунакта 09.10.2023

9 нчы сентябрь көнне 4А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Хәмзина Рәмзия Рәлифовна белән берлектә Үзәк китапханәдә кунакта булып кайттылар













