Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
"Cats house" песиләр приютына ярдәм 19.09.2023

Кем бер хәерле, гүзәл эш эшләсә, ул кешегә ун кат савап булыр! "Мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында "Cats house" песиләр приютына ярдәм итүгә өлеш керткәнегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Песиләргә шактый күләмдә ашамлыклар, биләү (пеленка), уенчыклар җыелды. Гимназиябезнең активист кызлары бүген бөтенләй башка дөнья күреп кайттылар. Мәрхәмәтлелек хисләре шундый чараларда бигрәк тә уяна. Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен!
Видеога сылтама: https://vk.com/public222311097?z=video-222311097_456239031%2F6a9ccb9ed54d75f00f%2Fpl_wall_-222311097 -
Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел 18.09.2023

18 нче сентябрь көнне "Мөһим сөйләшүләр" Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулуга багышланган иде. Укучылар илебезнең герое турында нәфис фильмнан өзекләр карадылар, үзләренең фикерләре белән бүлештеләр. Чыннан да, Зоя Космодемьянская дошманга баш ими, үзенең гомерен Совет иле, совет халкы азатлыгы өчен бирә. Аның турындагы хәтер мәңгелек!
-
Милләтләр кроссы- 2023 16.09.2023

Бүген гимназиябез укучылары "Милләтләр кроссы- 2023" ("Кросс нации- 2023") масштаблы спорт чарасында катнашып кайттылар. Көзге кросс сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, җиңел атлетиканы популярлаштыру, балалар һәм өлкәннәрнең актив ялын оештыру максатыннан оештырыла.
-
Көзге хәйрия ярминкәсе 16.09.2023

"Хәерле көн, хөрмәтле әти – әниләр, укучылар һәм коллегалар! Бүген безнең гимназиядә зур чара – Хәйрия ярминкәсе узды. Бу акциядә катнашкан һәрбер балага, әти – әнигә һәм укытучыга зур рәхмәтемне белдерәсе килә! Көзге Хәйрия ярминкәсендә без 232778 сум акча җыйганбыз! Җыелган акчалар авыру балаларга барып ирешсен һәм ярдәме тисен иде дигән теләктә калам! Эшләгән яхшылыкларныңигелеген тоеп, балаларыбызның шатлык-куанычларына сөенеп, сәламәт, бердәм булып яшәргә насыйп булсын! Барыгызга да бик ЗУУУУР рәхмәт!"- дип үзенең изге теләкләрен җиткерде гимназиябез директоры Гөлшат Әбүзәровна.
Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video715397316_456239264%2Fab968b434c741cd55a
-
"Алдынгылар хәрәкәтенә" кабул итү чарасында 15.09.2023

Гимназиябез укучылары Сөнгәтуллина Җәннәт һәм Хайруллина Сәмирә "Алдынгылар хәрәкәтенә" кабул итү чарасында катнашып кайттылар. Горурланабыз!!!
-
Профориентация юнәлеше -"Минем Россия" 14.09.2023

Яңа уку елыннан гимназиябездә һәр пәнҗешәмбе иртәсе Бөтенроссия күләмендә кертелгән профориентация юнәлешендә уздырылган дәресләрдән башланачак. Бүген укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә "Киләчәк безнең кулда" дигән темага сөйләшү алып бардылар, анкеталар тутырдылар.
-
Мастер-класслар 14.09.2023

Башлангыч сыйныф укучылары белән дә һөнәри юнәлеш буенча актив эш алып барыла. 4Б сыйныфы укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Илсияр Илгизовна флорист һөнәре белән таныштылар. Флорист Полина Никитична төрле композицияләр ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Шулай ук 1Г сыйныфы укучылары да Айгөл Хәлимовна белән берлектә "Халык кәсепләре" дигән темага сөйләшү үткәрделәр, рәсемнәр ясадылар.
-
Ветераннар йортында кунакта 14.09.2023

Бүген гимназиябез укучылары "Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында ветераннар йортында кунакта булып кайттылар. Укучыларыбыз сугыш һәм тыл ветераннарына үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, ихлас йөрәктән чыкккан җырларын бүләк иттеләр. Без укучыларыбыз белән горурланабыз!!!
-
Әти-әниләр җыелышы 14.09.2023

13 нче һәм 14 нче сентябрь көннәрендә гимназиябездә әти- әниләр җыелышы булып узды. Гөлшат Әбүзәровна әти- әниләргә гимназия базасында эшләп килүче түгәрәкләр, укучыларның тәртипләре, үз-үзләренең тотышы, укучы формасы турында сөйләп китте. Җыелыш барышында табибның, түгәрәк җитәкчеләренең чыгышлары тыңланылды.
-
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! 13.09.2023

10 сентябрь - илебез буенча фашизм корбаннарын искә алу көне, 13 сентябрь- илебезнең горурлыгы, герой кызыбыз Зоя Космодемьянскаяның 100 еллыгы билгеләп үтелә. Гимназиябездә әлеге көннәргә багышланган дәресләр уздырылды. Укучыларыбыз искә алу көненең тарихы, илебез кичергән югалтулар турында яңа мәгълүматлар белән таныштылар.










