Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Көзге муллык 13.09.2023

Әле кичә генә җәйне көтеп алган идек. Матур, кызу, күңелле көннәре белән җәйнең үтеп киткәнен сизми дә калдык. Ә бүген инде көз. Бакчадагы тулып пешкән җимешләре, кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп җиргә алтын көз аяк басты!
Без дә гимназиябездә еллык традицияне дәвам итеп "Көзге муллык" дип исемләнгән композицияләр конкурсын башлап җибәрдек! Сезгә дә укучыларның иҗатын тәкъдим итәбез! -
Көзге игелек атнасы 12.09.2023

Гимназиябездә "Көзге игелек атнасы" акциясе старт алды. Әлеге акция- ел саен уздырыла торган игелекле эшләр эстафетасы. Гимназиябез активистлары атна дәвамында үткәреләчәк чаралар буенча фикер алыштылар. 1 нче сыйныф укучылары белән “Нәрсә ул изгелек?” дигән темага сөйләшүләр үткәрелде. «Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья». Без укучыларыбызны яхшы гамәлләр кылырга чакырып калабыз!
-
"Мөһим сөйләшү" 11.09.2023

Гимназиябездә һәр дүшәмбе иртәсе гимн җырлаудан һәм "Мөһим сөйләшүдән" башланып китә. Бүгенге сөйләшү туган илебез – Россия Федерациясенә багышланган иде. Укучыларга Россия буйлап сәяхәткә чыгарга тәкъдим ителде. Балалар презентация һәм видеолар карадылар, биремнәр эшләделәр.
-
Тимер юлда сак булыйк! 09.09.2023

Тимер юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү балаларның сәламәтлеген һәм тормышын саклап калырга мөмкинлек бирә. Тимер юл аша билгеләнгән урыннарда гына йөрегез. Тимер юл аша чыгу өчен җәяүлеләр күперләреннән файдаланыгыз, күрсәткечләргә игътибар итегез, бирелгән сигналларны тыңлагыз.
-
"Алдынгылар хәрәкәте"- без башлыйбыз! 08.09.2023

Гимназиябездә укучылар үзидарәсе эшчәнлеген башлый. Балалар шул эшчәнлектә, хәрәкәтләрдә катнашу нәтиҗәсендә кечкенәдән үк җәмәгать эшләрендә катнашырга, мөстәкыйль карарлар кабул итеп, аларны үзләре үк тормышка ашырырга, бердәмлеккә өйрәнеп үсәләр. Бүген гимназиядәге үзидарәнең беренче утырышы узды. Укучылар Россиядә балалар һәм яшьләр өчен оештырылган «Алдынгылар хәрәкәте»нең гимназиядә беренчел үзәген булдыру турында фикер алыштылар. "Галәм алдынгылары"ның активы җыелды, юнәлешләрнең җитәкчеләре сайланды. "Алдынгылар хәрәкәте" активисты Җәннәт Сөнгатуллина хәрәкәтнең әһәмияте турында сөйләде. Аны укучылар гимназиябезнең лидеры итеп билгеләделәр. Активистларыбызга уңышлар телик!
-
Халыкара грамоталылык көне 08.09.2023

8 сентябрь көнне гадәти булмаган, әмма бик мөһим бәйрәм — Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, безнең гимназиядә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Необычно об обычном” дип аталган киноклуб үткәрелде. Киноклуб кысаларында укучылар белем, уку турында кыска мультфильмнар карадылар. Мультфильмны караганчы, тәрбия буенча директор киңәшчесе Г.Ә. Мансурова Халыкара грамоталылык көненең барлыкка килү тарихын сөйләде һәм белем алуның әһәмияте турында әңгәмәләр үткәрде. Аннан балалар «Өтер һәм Нокта маҗаралары», «Өйрәнелмәгән дәресләр илендә», «Безнең дус ЯзУкы» мультфильмнарын карадылар. Балалар мультфильмның төп геройларының маҗараларын кызыксынып күзәттеләр, сорауларга җавап бирделәр һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Һәр укучы үзе өчен төп нәтиҗә ясады: белемле булу бик мөһим!
-
Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре 06.09.2023

Бүген 1 нче сыйныф укучылары белән инспектор М. П. Гиниатуллина юлда йөрү культурасы тәрбияләү максатыннан сөйләшү уздырды. Укучылар куркынычсызлык кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар, сорауларга җаваплар таптылар.
-
Пирамидада кунакта 05.09.2023

5 нче сентябрь көнне беренче сыйныф укучылары "Беренче сыйныфка кабул итү" чарасында булып кайттылар. Әлеге бәйрәмдә укучылар мәктәптә үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, яңа дуслар таптылар. Безнең беренчеләребезгә бәйрәм бик ошады!
-
Балалар бакчасында кунакта 04.09.2023

Бүген гимназиябезнең 2а сыйныфы укучылары 163 нче номерлы балалар бакчасы ачылышында булып кайттылар.
-
Профориентация юнәлеше 04.09.2023

Гимназиябездә профориентация юнәлешендә эш бик актив алып барыла. Югары сыйныф укучылары төрле уку йортларыннан килгән белгечләр белән очрашалар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табалар.










