Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
"Алдынгылар хәрәкәте"нә сайлаулар 07.10.2023

Актив һәм креатив, җаваплы һәм максатчан укучыларыбызны “Алдынгылар хәрәкәте”нең беренчел бүлек советы рәисе сайлауларында катнашырга чакырабыз! Хәрәкәттә бул
Беренче бул
Барлык мәгълүмат "Галәм" алдынгылары сайтында: https://vk.com/public222311097 -
Котлыйбыз! 06.10.2023

Укытучылар көне бу уку елында безнең гимназия өчен аеруча истәлекле булды. Гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиәхмәтова Гөлназ Мәҗит кызы "Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен” күкрәк билгесенә лаек булды. Башлынгыч сыйныф укытучысы Хәмзина Рәмзия Рәлиф кызы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
"Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелдән матур билгеләрегез белән тәбрик итәбез!!! Лаеклы бүләкләрегезнең рәхәтен, бәрәкәтен күрергә насыйп булсын! Иксез-чиксез горурланабыз һәм сокланабыз!!!Алга таба да иҗади, фәнни уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез,- дип котлау сүзләрен җиткерде гимназиябез директоры Гөлшат Әбүзаровна.
-
"Сабантуй" журналына анонс 06.10.2023

Гимназиябезнең 3В сыйныфы укучысы Галиева Эльвина һәм 4А сыйныфы укучысы Шәрәфетдинов Раян Татмедиага "Сабантуй" журналына анонс ясарга бардылар. Булдырасыз укучылар!
Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video715397316_456239315%2Fbc430d19d3da71bc10%2Fpl_wall_715397316
-
Югары сыйныф укучыларының "Үзидарә көне" 05.10.2023

Гимназиядә югары сыйныф укучыларының Үзидарә көне булып узды. Иң башта "яшь укытучылар" белән гимназибез директоры Фәсхетдинова Гөлшат Әбүзаровна педсовет уздырды, әлеге көнгә планнар төзелде. 1-8 сыйныф укучылары «яшь укытучыларны» шатланып кабул иттеләр, чөнки алар өчен бу яңа тәҗрибә! Үзидарә көне гимназия укытучыларына һәм укучыларына иң кызыклы көннәрнең берсе буларак истә калачак. Бу күркәм традиция киләсе елда да саклансын иде дигән теләктә калабыз!
Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video715397316_456239312%2F57b6b5e60330970016%2Fpl_wall_715397316
-
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 05.10.2023

Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучыга, дияр идем, башым иеп.
Бүген, 5 нче октябрь, Укытучылар көне! Олы йөрәкле һәм көчле рухлы әлеге һөнәр ияләре бары тик соклану хисе генә уята. Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез, хөрмәтле укытучылар! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны теләп калабыз! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен!
Гимназиябездә Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм концерты уздырылды. Концерт тантаналы рәвештә директорыбыз Фәсхетдинова Гөлшат Әбүзаровнаның котлау сүзләреннән башланды. Укытучыларыбыз тарафыннан һәр чыгыш кайнар алкышларга күмелде!Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video-222311097_456239044%2Fc84ac452d257bd254c%2Fpl_wall_715397316
-
"Укытучыма рәхмәт сүзләре" акциясе 04.10.2023

Гимназиябездә "Укытучыма рәхмәт сүзләре" акциясе башланып китте. Укучыларның барлык котлауларын гимназия сайтларында карап була: https://vk.com/id715397316, https://vk.com/club216931602.
-
Бөтендөнья хайваннарны яклау көне 04.10.2023

Ел саен 4 октябрьдә «Бөтендөнья хайваннарны яклау көне» билгеләп үтелә. Әлеге көн планетадагы хайваннар өчен кешелек зур җаваплылык хисе тоярга тиешлеген искә төшерә. Бүген гимназиябездә дә башлангыч сыйныф укучылары белән сөйләшүләр, викториналар үткәрелде. "Галәм" алдынгылары укучыларга киноклуб оештырдылар. Мультфильм караганнан соң укучылар фикерләре белән бүлештеләр.
-
"Көзге матурлык" 03.10.2023

Гимназиябездә "Көзге матурлык" дип аталган рәсем күргәзмәсе оештырылды. Укучыларыбызның иҗатын сезгә дә тәкъдим итәбез



-
"Мөһим сөйләшүләр"- Укытучылар көне 02.10.2023

Бүгенге "Мөһим сөйләшүләр" якынлашып килүче Укытучылар көненә багышланган иде. Әлеге дәрес кысаларында гимназия укучылары кеше тормышында укытучының роле турында фикер алыштылар. Башлангыч сыйныф укучылары "Минем яраткан укытучым" дигән темага рәсемнәр ясадылар.
Шулай ук гимназиябездә "Укытучыма рәхмәт сүзләре" дигән акция башланып китте. Барлык укучыларны да акциядә актив катнашырга чакырып калабыз!!! -
«Кеше алтыннан кыйммәтрәк» 02.10.2023

Гимназиябездә Өлкәннәр көненә багышланган атналык дәвам итә. "Галәм" алдынгылары 3, 4 нче сыйныф укучылары белән «Кеше алтыннан кыйммәтрәк» дип аталган кинолекторийлар үткәрделәр. "Бәйрәм" ("Праздник") дип исемләнгән мультфильм караганнан соң укучылар гаилә кыйммәтләре, гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында фикер алыштылар.










