Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Башлангыч сыйныфларда Яңа ел бәйрәме! 25.12.2023

Алланып таңнарның алына,
Нур булып кешелек таңына,
Җыр булып үрелеп күңелгә,
Кил безгә, Яңа ел, кил безгә!
Гимназиябездә 1- 4 нче сыйныф укучылары өчен түземсезлек белән көтеп алынган чыршы бәйрәме уздырылды. Бәйрәм җыр- бию, күңелле күренешләр белән үрелеп барды. Кыш Бабай белән Кар Кызы укучыларга Яңа ел бүләкләрен тараттылар! Яңа ел һәрберебезгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде дигән теләктә калабыз!!! -
Күңелле яллар! 24.12.2023

2А сыйныфы укучылары әти- әниләре һәм сыйныф җитәкчеләре Гөлфия Рөстәмовна белән Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында "Көлсылу һәм Яңа ел бәйрәме" спектаклен карадылар. "Спектакль балаларга да, әти- әниләргә дә бик ошады! Ялыбыз күңелле үтте!"- дип сөйләде сыйныф җитәкчесе Гөлфия Рөстәмовна.
-
"Көлсылу һәм Яңа ел бәйрәме" тамашасы 23.12.2023

1Г сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Айгөл Хәлимовна белән Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында "Көлсылу һәм Яңа ел бәйрәме" тамашасын карап кайттылар.
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239212%2F0e9d5882eb2cbb74cc
-
"Кәҗә, сарык һәм башкалар" спектакле 23.12.2023

2В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Сиринә Ринатовна белән берлектә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына сәяхәт кылдылар. Алар "Кәҗә, сарык һәм башкалар" спектаклен карадылар. Әлеге музыкаль әкият балаларга бик ошады!
-
Котлыйбыз!!! 23.12.2023

А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты доценты Әнвәр Хасанов исемендәге III фәнни- гамәли конференциядә гимназиябезнең укучылары актив катнаштылар. Шәһәр күләмендә үткәрелгән бәйгедә 4А сыйныфы укучылары Шәрәфиева Нәргизә III дәрәҗәдәге дипломга, Хәкимова Айсылу катнашучы сертификатына ия булдылар. Укучыларны һәм җитәкчеләре Рәмзия Рәлифовнаны котлыйбыз!!!
-
"Чулпан" мәдәният үзәгендә 22.12.2023

1Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Рушания Мингазовна белән "Чулпан" мәдәният үзәгендә "Три богатыря" Яңа ел тамашасын карап кайттылар.
-
"Ел укытучысы- 2024" конкурсының район этабы нәтиҗәләре 22.12.2023

22 нче декабрь көнне мәгариф өлкәсендә көтеп алынган вакыйгаларның берсе булган "Ел укытучысы- 2024" конкурсының район этабына нәтиҗәләр ясалды. Әлеге чарада гимназиябезнең данын Индира Рифкатовна, Гөлчәчәк Әсхатовна, Динара Айратовна һәм Лилия Сәлимҗановна якладылар.
"Хөрмәтле коллегалар! Сезнең кыюлыгыгыз, тырышлыгыгыз hәм үз эшегезнең остазы булуыгыз өчен зур рәхмәт!!! Барлык этапларда да үзегезне иң белемле, иң зәвыклы hәм профессионал буларак күрсәттегез! Без сезнең белән сокланабыз hәм горурланабыз!"- дип рәхмәт сүзләрен җиткерде гимназиябез директоры Гөлшат Әбүзаровна.
Ә без үз чиратыбызда һөнәри осталык бәйгесендә югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларыбызны котлыйбыз!!! Индира Рифкатовнага шәһәр этабында уңышлар телибез!!! -
Профориентация юнәлеше 21.12.2023

Гимназиягә профориентация юнәлеше буенча һәрдаим кунаклар чакырылып тора. 4А сыйныфы укучылары белән очрашуга Роспотребнадзор өлкәсендә эпидемиолог булып эшләүче Гөлнара Фәнилевна килде. Ул балалар белән микроблар турында әңгәмә үткәрде. Укучылар микроорганизмнарның төрләре белән таныштылар. Әлеге очрашу файдалы һәм кызыклы үтте.
-
"Кошлар ашханәсе" акциясе 20.12.2023

Гимназиябездә канатлы дусларыбыз өчен "Кошлар ашханәсе" акциясе башланып китте. Әлеге экологик акциядә 2А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлфия Рөстәмовна белән актив катнашып киләләр



Хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти- әниләр! Әлеге чарадан читтә калмыйк! Кошларга җимлекләр элик, җимнәр салыйк!Видеога сылтама: https://vk.com/galyamaldingilari?z=video-222311097_456239090%2Fb83b7d0ccda99ae859
-
Яңа ел чарасы 20.12.2023

20 нче декабрь көнне 4А һәм 5В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Рәмзия Рәлифовна, Эльмира Илдаровна белән берлектә "Пирамида" мәдәни- күңел ачу комплексында дискотека форматында уздырылган чарада булып кайттылар.










