Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Мин журналист булам" конкурсында җиңүче! 08.12.2023

Гимназиябезнең 4В сыйныфы укучысы Кәримов Инсаф Республика күләмендә үткәрелгән "Мин журналист булам" конкурсында җиңүче исемен яулады! Инсафны һәм җитәкчесе Рамилә Рифатовнаны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба уңышлар теләп калабыз!!!
-
"Кыш Бабайның карамель фабрикасы"на сәяхәт 08.12.2023

5Б сыйныфы укучылары "Кыш Бабайның карамель фабрикасы"на сәяхәт кылдылар. Укучылар карамель ясау рецептын өйрәнделәр һәм мастер- класста катнаштылар.
-
"Этномириада” Халыкара конкурс- фестивальдә 07.12.2023

Милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елы уңаеннан үткәрелгән "Этномириада” Халыкара конкурс- фестивальдә катнашып 9А сыйныфы укучысы Закирова Резедә II дәрәҗәдәге лауреат, 9Б сыйныфы укучысы Гафарова Илизә I дәрәҗәдәге лауреат исемнәренә лаек булдылар. Котлыйбыз!!!
-
"Россия- минем горизонтларым" курсы 07.12.2023

"Россия- минем горизонтларым" курсы кысаларында укучылар белән Дәүләт Советы структурасы, хокук саклау органнары эшчәнлеге турында сөйләшү алып барылды. Дәрес барышында укучылар презентация белән таныштылар, видеоөзекләр карадылар.
-
«Җылылык бүләк итәбез» акциясе 07.12.2023

Гимназиябездә ел саен декабрьнең беренче ун көнендә Инвалидлар декадасына багышланган чаралар уза. Шул уңайдан директор киңәшчесе Мансурова Гөлчәчәк Әсхатовна «Җылылык бүләк итәбез» дип исемләнгән акция үткәрде. Мәктәп укучылары һәм әти-әниләр ярдәме белән «Солнечный» реабилитация үзәгенә ярдәм оештырылды. Укучылар мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырылган мастер-класска да бардылар.
Акциягә теләктәшлек белдереп 2А, 6А сыйныф укучылары әти-әниләре белән берлектә игелек акциясенә кушылдылар. Алар Казан шәһәренең «Апрель» реабилитация үзәгендә мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларга уку- язу өчен кирәк- яраклар бүләк иттеләр.
Адәм баласына һәрчак нидер җитми, ашыга, тормыштан зарлана. Янәшәдә генә ярдәмгә мохтаҗларның моң- зарларын ишетми. Язмыш кимсеткән бу кешеләрнең яшәүләре зур батырлык! Аларны җылы караштан, җылы сүздән мәхрүм итмик. Сәламәтлекнең кадерен белеп, түземле, шәфкатьле булырга өйрәник!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239201%2Fffcfd756fbe40858b3
-
Волонтёрлар көне 06.12.2023

Волонтёрлар көне уңаеннан укучылар белән "Кем ул волонтёр?" дигән темага сөйләшү алып барылды, “Мин – волонтёр. Бу миңа нигә кирәк?” исемле фильм күрсәтелде. Ничек волонтёр булырга?
- Нинди эшчәнлек өлкәсендә булышырга теләгәнегезне ачыкларга.
- Волонтёрлык хәрәкәтен сайларга һәм гариза язарга.
- Волонтерлык эшчәнлегенә күпме вакыт багышлый алуыгызны хәл итәргә.
Волонтёр булу – катлаулы һәм авыр, ләкин һәрвакыт рәхмәтле һәм җаваплы хезмәт! -
"Интернетта иминлек кагыйдәләре" темасына сөйләшү 05.12.2023

Гимназиябездә "Интернетта иминлек кагыйдәләре" дигән темага сыйныф сәгатьләре уздырылды. Укучылар белән интернет челтәрендә нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, шәхси сайт яки битеңне ничек сакларга кирәклеге турында сүз алып барылды.
-
"Без бергә!" темасына сөйләшү 04.12.2023

Бүгенге "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы "Без бергә!" темасына багышланган иде. Укучылар волонтёрлык һәм социаль хезмәт төшенчәләре белән таныштылар. Сөйләшү ахырында волонтёрлык хәрәкәтендә катнашу үзеңне төрле өлкәләрдә тормышка ашыру мөмкинлеген бирә, коммуникатив һәм профессиональ күнекмәләрне үстерүдә ярдәм итә дигән фикер ясалды.
-
"Билгесез солдат көне" 04.12.2023

Гимназиябездә "Билгесез солдат көне" уңаеннан 6 сыйныфларда Хәтер дәресләре үткәрелде. Укучылар үзләренең гаиләләрендә хәбәрсез югалган бабалары турында сөйләп үттеләр. "Билгесез солдат" дип исемләнгән документаль фильм карадылар. "Билгесез солдат көне" безгә үз тарихыбызны онытмаска, бабаларыбызның батырлыкларын искә алырга мөмкинлек бирүче тагын бер истәлекле дата булып тора.
-
Татарстанның “Беренчеләр советы” рәисен сайлау 02.12.2023

Гимназиябез укучылары "Чулпан" мәдәният үзәгендә уздырылган Татарстанның “Беренчеләр советы” рәисен сайлауда актив катнаштылар!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-222311097_456239081%2Fd6c85c534bdd91d5ce










