Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Укучылар белән конструктив диалог 15.12.2023

15 нче декабрь көнне 8- 11 нче сыйныф укучылары белән "Конфликт" темасына "конструктив диалог" чарасы уздырылды. Сөйләшү барышында укучылар конфликт төрләре, каршылыкны хәл итү ысуллары турында фикер алыштылар.
-
ГТО нормативларын тапшыру 15.12.2023

Гимназиябез укучылары ГТО нормативларын тапшыруда актив катнашалар. Укучыларның сәламәтлеге өчен ГТО нормативларын тапшыру зур әһәмияткә ия. Биредә тизлек, җитезлек, сыгылмалылык кебек сыйфатлар тикшерелә. Нормативлар чыдамлылыкны арттырырга һәм координацияне яхшыртырга ярдәм итә.
-
Халык сәнгать һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге 15.12.2023

Гимназиябез укучылары белән халык сәнгать һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге темасына сыйныф сәгатьләре уздырылды. Укучылар татар халкының төп һөнәрләре, осталыклары, декоратив-гамәли сәнгате турында фикер алыштылар.
-
"Россия- минем горизонтларым" курсы 14.12.2023

"Россия- минем горизонтларым" курсының чираттагы темасы энергетик һөнәренә багышланган иде. Укучылар белән электр челтәре хезмәткәрләренең хезмәте турында сөйләшү алып барылды. Әлеге һөнәр һәрвакыт бөтен ил, халык, тормыш өчен мөһим һөнәрләрнең берсе булды һәм булачак.
-
Һөнәри осталык бәйгесе дәвам итә 14.12.2023

14 нче декабрь көнне гимназиябезнең педагог- психологы Гуменюк Лилия Сәлимҗановна "Ел укытучысы- 2024" һөнәри осталык бәйгесенең "Педагог- психолог" номинациясендә катнашып кайтты. Конкурсантлар жюри әгъзаларына үзпрезентация тәкъдим иттеләр, мастер- класс күрсәттеләр һәм кейслар чиштеләр. Лилия Сәлимҗановнаны уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз! Нәтиҗәләрне көтәбез!
-
«Ел укытучысы – 2024» бәйгесе 12.12.2023

Укытучыларныӊ һөнәри осталык бәйгеләре елдан - ел күбрәк укытучыларны үзенә тарта. «Ел укытучысы – 2024» бәйгесе кысаларында гимназиябезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Мансурова Гөлчәчәк Әсхатовна жюри әгъзаларына ачык дәрес күрсәтте һәм үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Гөлчәчәк Әсхатовнага гимназия данын яклап, югары дәрәҗәдә әлеге осталык конкурсында катнашканы өчен рәхмәтебезне белдерәбез! Нәтиҗәләрне көтеп калабыз!
-
Конституция турында сөйләшү 11.12.2023

Бүгенге "Мөһим сөйләшүләр" дәресе кысаларында укучылар илебезнең төп законы- Конституция турында фикер алыштылар. Сөйләшү барышында Россия Конституциясенең тарихы, бүленеше һәм кеше хокуклары каралды.
-
"ШАЯН ТВ"да кунакта 09.12.2023

Бүген 2А сыйныфы укучысы Гәрәева Сәмирә һәм 3А сыйныфы укучысы Гәрәева Сәидә "ШАЯН ТВ"да кунакта булып кайттылар. Укучыларыбыз "Тукай оныклары" конкурсында катнаштылар. Афәрин!
-
"Сиңа язам, Герой!" акциясе 09.12.2023

Гимназиябездә "Сиңа язам, Герой!" Бөтенроссия хәрби- патриотик акциясе үткәрелде. Укучыларыбыз Ватанны саклаучыларга авыр һәм куркыныч хезмәтләре, тынычлык тәэмин итүләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр! Ватан солдатларына тизрәк өйләренә әйләнеп кайтуларын теләделәр һәм үзләренең хыяллары, планнары белән уртаклаштылар. Балаларның йөрәктән чыккан изге сүзләре, теләкләре кабул булсын!!! Әлеге акцияне үткәрүдә зур өлеш керткән һәр укытучыга, директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовнага зур рәхмәтләребезне белдерәбез!!!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239203%2F9ef1da3872ff0d1aa0%2Fpl_wall_-216931602
-
"Минем җылым солдатка" ярдәм акциясе 09.12.2023

9 декабрьдә безнең илебездә мөһим бәйрәм– Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Гимназиябездә әлеге истәлекле дата уңаеннан махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга "Минем җылым солдатка" ярдәм акциясе оештырылды. Гуманитар ярдәм һәм укучыларның хатлары бүген юлга кузгала.
Акциядә катнашкан һәр укучыга, укытучыга, әти- әниләргә чын йөрәктән рәхмәтләребезне җиткерәбез!!! Барысы да батырларыбыз өчен!Видеога сылтама:https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239204%2Ff1a6389083b1572900%2Fpl_wall_-216931602










