Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
"Ядәч! Истә!" фильмында 05.11.2023

11 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Рушания Бәдретдиновна белән кинотеатрда "Ядәч! Истә!" фильмын карап кайттылар.
-
Халыклар бердәмлеге көне белән! 04.11.2023

Халыклар бердәмлеге көне илебез өчен төрле милләт халыкларын берләштергән истәлекле көн. Без Россиянең кайсы гына өлкәсендә, республикасында яшәсәк тә, безне уртак максатлар берләштерә. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан гимназиябез укучылары һәм укытучылары "Мәдәни үзенчәлек" дип аталган онлайн- чарада катнаштылар. Алар үзләренең социаль челтәрләрендә туган ягыбызның милли үзенчәлекләрен чагылдырган фотолар урнаштырдылар.
-
Гимназиябездә кунаклар! 03.11.2023

Бүген гимназиябез Башкортостан Республикасыннан килгән делегацияне каршы алды. Әлеге очрашу гимназия белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан үткәрелде. Мәгариф өлкәсендә эшләүче коллегаларыбыз укыту һәм тәрбия процессы, уку әсбаплары белән таныштылар. Килгән кунакларыбыз гимназия турында бары тик уңай фикердә калдылар.
-
Иннополис шәһәрендә экскурсиядә 02.11.2023

9А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Эльмира Вәгыйзовна һәм әти- әниләре белән берлектә Иннополис шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Фән, заманча технология һәм уңайлы тормышны берләштерә торган үзенчәлекле комплекс укучыларга бик ошады!
-
"Иң яхшы хатын- кыз роле" номинациясендә җиңү! 02.11.2023

2 нче ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узды. Әлеге чарада гимназиябезнең 8А сыйныфы укучысы Әминова Мәрьям "Әни килде" әсәре белән "Иң яхшы хатын- кыз роле" номинациясендә җиңү яулады


Мәрьямне чын күңелдән зур җиңүе белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!!! Театр җитәкчеләре Фәния Наилевна һәм Гөлфия Рөстәмовнага рәхмәтләребезне җиткерәбез!!! -
"Алдынгылар хәрәкәте" сафларына кабул итү чарасы 01.11.2023

1 нче ноябрь көнне гимназиябездә зур чара уздырылды. Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарының мәктәп директорларын, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларын, директор киңәшчеләрен һәм педагог- оештыручыларны "Алдынгылар хәрәкәте" сафларына кабул иттеләр. Тантаналы чарада Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Салихов Альберт Иршатович, Вахитов һәм Идел буе районнары буенча Мәгариф идарәсе җитәкчесе Басыйрова Фәридә Илдаровна, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Казан бүлекчәсе җитәкчесе, ТР Дәүләт советы депутаты Бариев Динар Раилович катнашты. "Алдынгылар хәрәкәте" сафларына басучыларның күкрәкләренә хәрәкәтнең билгесе- түштамгалар беркетелде. Наставник- остазлар "Без-бергә!" сүзләрен әйтеп яңа әгъзаларның кулларына берләштерүче беләзекләр тактылар.
Каникул вакыты булуга карамастан, булышырга килгән активистларыбызга, укытучылар коллективына администрация исеменнән зур рәхмәтләребезне белдерәбез!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239189%2Fd4926890d5bb585bb3
-
СоюзМультПаркта экскурсиядә 31.10.2023

2В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Сиринә Ринатовна белән СоюзМультПаркта экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар яраткан мультфильм геройлары белән бергә анимация һәм заманча технологияләр дөньясына чумдылар. Балалар әлеге могҗизалы урыннан бик канәгать калдылар!
-
Кырлайга сәяхәт 31.10.2023

Каникуллар дәвам итә! 7А сыйныфы укучылары Кырлай авылына сәяхәт кылдылар. Кырлайдагы "Габдулла Тукай исемендәге әдәби-музей комплексы"нда танылган шагыйрь Габдулла Тукайның тормыш юлы белән таныштылар. Укучылар кызыксынган сорауларын бирделәр, үзләре өчен яңа мәгълүмат тупладылар.
-
Уникаль сыр ясау мастер-классында 31.10.2023

6В сыйныфы укучылары көзге каникулны бик кызыклы чара белән башладылар. "Миңлебай" сыр студиясендә уникаль сыр ясау мастер-классында катнаштылар!
Мастер- класста балалар командада эшләргә өйрәнделәр һәм яңа «сыр җитештерүче» һөнәрен үзләштерделәр
Шулай ук һәр укучы сыр турында кызыклы фактлар өйрәнде, «Косичка» сырын үз куллары белән ясадылар, сырлар турында интерактивта катнаштылар.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239188%2F1ba5179b624b874b11
-
"Әкият" курчак театрында 30.10.2023

2Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Лилия Гансовна белән берлектә Татар дәүләт "Әкият" курчак театрында "Мырау Батыр" спектаклен карап кайттылар













