Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Безнең җиңүләр! 09.01.2024

Яңа елны яхшы нәтиҗәләр белән башлап җибәрәбез! Гимназия коллективы Рәсәй Федерациясе буенча уздырылган "Человек идущий" проектының "Иң яхшы видеоролик" номинацисендә җиңү яулады! "Безнең гимназия коллективы бик креатив һәм эзләнүчән. Әлеге югары нәтиҗәгә ирешкән командамны чын күңелдән котлыйм һәм рәхмәтемне белдерәм!"- дип теләкләрен җиткерде гимназиябез директоры Гөлшат Әбүзаровна.
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239215%2F7c544ec1b9f1d4a7e4
-
Илебез батырларыннан рәхмәт сүзләре! 03.01.2024

Игелек эшләгән кеше беркайчан рәхмәт өмет итми һәм аның турында уйламый да. Ул аны бары тик изге күңеле һәм чиста йөрәге белән башкара. Гимназиябезнең укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылары "Минем җылым солдатка" акциясендә актив катнаштылар. Гуманитар ярдәм махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга барып иреште. Илебез батырларыннан рәхмәт сүзләре килә башлады!!! Һәр катнашучыга чын йөрәктән зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-222311097_456239092%2F204699f54a6d39c8b1%2Fpl_wall_-216931602
-
Яңа еллар белән!!! 31.12.2023

Хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм әти- әниләр!
Сезне барчагызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез! Яңа ел яхшы хәбәрләр, яңа вакыйгалар, яңа сөенечләр алып килсен! Өегездә татулык һәм иминлек хуҗа булсын, бәйрәм кәефе ел дәвамында сезгә юлдаш булсын! Һәрберегезгә тынычлык, иминлек, сәламәтлек һәм уңышлар телибез!
Иң изге теләкләр белән "18 нче гимназия - "Галәм" коллективы!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239214%2F34554dbb359751e645%2Fpl_wall_-216931602
-
Ватан Геройларына Яңа ел котлавы!!! 30.12.2023

Гимназиябез укучылары Ватан Геройларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйлар!!! Батырлык һәм тугрылык белән Ватаныбызны яклаганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!!!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239213%2Fba128a9b0a070fa9b9%2Fpl_wall_-216931602
-
"Тылсымлы Яңа ел" күргәзмәсе 29.12.2023

Гимназиябездә укучылар һәм аларның әти- әниләре тырышлыгы белән "Тылсымлы Яңа ел" күргәзмәсе оештырылды! Барлык эшләнмәләр үзләренең кабатланмаслыгы һәм материалның төрлелеге белән сокландыра!
-
"Россия- минем горизонтларым" курсы 28.12.2023

"Россия- минем горизонтларым" дәресләре кысаларында укучылар үзләренең әти- әниләренең һөнәрләре турында сөйләделәр, презентацияләр күрсәттеләр.
-
Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы бездә кунакта 27.12.2023

4А сыйныфына Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы өлкәсендә эшләүче белгечләр кунакка килделәр. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Килгән кунакларыбыз балаларга истәлекле бүләкләр тараттылар.
-
Яңа ел тамашасы 27.12.2023

1В һәм 3В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Дания Кәшәфетдиновна һәм Гөлчәчәк Мансуровна белән "Баба- яга и Новый год" исемле Яңа ел тамашасын карап кайттылар.
-
Әдәби викторина 26.12.2023

Гимназиябез китапханәсендә 2Б һәм 3А сыйныф укучылары язучы В. Ю. Драгунский иҗаты белән таныштылар, кызыклы әдәби викторинада катнаштылар.
-
"Мөһим сөйләшүләр"- Яңа ел каршылау традицияләре 25.12.2023

Бүгенге "Мөһим сөйләшүләр" дәресендә укучылар төрле милләтнең Яңа ел каршылау традицияләре белән таныштылар. Укучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, Яңа ел символлары, чыршы бизәүнең төрле стиле турында видеоөзекләр карадылар. Шулай ук Кыш Бабайның котлавын да тыңладылар.










