Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Әниләр көненә багышланган чаралар 25.11.2023

Атна дәвамында гимназиябездә Әниләр көненә багышланган чаралар уздырылды. Укучылар видеокотлаулар төшерделәр, открыткалар ясау буенча мастер- класста катнаштылар. Барлык үткәрелгән чараларның нәтиҗәсен гимназиянең официаль сайтында карап була: https://vk.com/club216931602.
-
Психология атналыгы 24.11.2023

20- 24 нче ноябрь көннәрендә гимназиядә психология атналыгы уздырылды. Педагог- психолог Лилия Сәлимҗановна укучылар белән төрле тренинглар, акцияләр оештырды. Әлеге атналыкның максатлары: укучыларда аралашу күнекмәләрен арттыру, сыйныфтагы татулыкны ныгыту һәм яхшы кәеф тудыру.
-
ГТО нормативларын тапшыру 24.11.2023

11 нче сыйныф укучылары озынлыкка сикерү, тартылу һәм йөзү буенча ГТО нормативларын тапшырып кайттылар. Нәтиҗәләрне көтеп калабыз!
#ГТОМОИНРТ #ГТОРТ #ГТО
-
Профориентация юнәлеше 24.11.2023

"Россия- минем горизонтларым" дәресләр курсы кысаларында югары сыйныф укучылары Казан федераль университетының А. М. Бутлеров исемендәге Химия институты доценты Низамов Илнар Дамирович белән очраштылар. Илнар Дамирович укучыларны төрле юнәлешләр, эшләп килүче лабораторияләр, фәнни нәтиҗәләр белән таныштырды.
-
Бөтендөнья сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне 24.11.2023

Гимназиябезнең 3В һәм 4Б сыйныфы укучылары Бөтендөнья сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан «Барысын да белгән китаплар» исемле мәгълүмати чарада катнаштылар. Укучылар беренче белешмәләрнең кайчан барлыкка килгәнен, сүзлекләрнең энциклопедияләрдән нәрсә белән аерылып торуын белделәр. Балалар белешмәләрнең XVI гасырдан башлап безнең көннәргә кадәр тарихы белән таныштылар. Чара ахырында укучылар викторинада катнаштылар һәм фразеологизмнар буенча биремнәр эшләделәр.
-
"Минем җылым солдатка" акциясе 23.11.2023

"Минем җылым солдатка"- әлеге исем астында гимназиябездә Ватан геройлары көне уңаеннан махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга ярдәм акциясе башлыйбыз.
Хөрмәтле гимназиябез укучылары, укытучылар һәм әти-әниләр! Йөрәге белән булышасы килгәннәрдән:
- җылы киемнәр (перчатка, бияләйләр, оекбашлар, носкилар, баш киемнәре, балаклавалар);
- озак саклана торган ризыклар (тушенка, сгущенка, кәнфитләр, кофе, чәй, печенье);
- фонарьлар;
- татарча җырлар белән флешкалар;
- хатлар, рәсемнәр сорыйбыз.
Акция 28 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Барысы да батырларыбыз хакына! -
Котлыйбыз!!! 22.11.2023

Гимназиябезнең “Алдынгылар хәрәкәте”нең беренчел бүлек советы рәисе, 10 нчы сыйныф укучысы Галиев Нияз "Лидер и его команда" дип исемләнгән конкурста проект эшен тәкъдим итте һәм 3 нче урынны яулады. Ниязны зур җиңүе белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!!!
-
«Күңелле маҗаралар» исемле әдәби чара 22.11.2023

Гимназиябезнең 4В сыйныфы укучылары белән балалар язучысы Николай Николаевич Носовның тууына 115 ел булуга багышланган «Күңелле маҗаралар» исемле әдәби сәгать уздырылды. Укучылар Николай Николаевичның биографиясе белән таныштылар, иҗади эшчәнлеге ничек башланганын белделәр. Язучы үз әсәрләре мисалында балаларны яшәештә кирәк булган сыйфатларга өйрәтә. Чара ахырында укучылар Николай Носов хикәясе мотивлары буенча төшерелгән «Фунтик һәм кыярлар» мультфильмын карадылар һәм сорауларга җаваплар бирделәр.
-
Театрга сәяхәт 22.11.2023

Гимназиябезнең 8Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Ләйсән Ринатовна белән берлектә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Аферист" комедиясен карап кайттылар. Язучы Нәкый Исәнбәтнең «Портфель» пьесасы буенча куелган «Аферист» комедисе үз хаталарыңнан сабак алырга, җаваплы булырга өнди.
-
Әдәби сәяхәт 21.11.2023
Гимназия китапханәсендә 4А сыйныфы укучылары белән швед язучысы Сельма Лагерлёфның иҗаты буенча әдәби сәяхәт уздырылды. Укучылар язучының әдәбият буенча Нобель премиясе алган беренче хатын- кыз булуын белделәр. Сельма Лагерлёфның "Нильсның кыргый казлар белән сәяхәте" дип аталган әсәрен укыдылар һәм викторинада катнаштылар.










