Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Мөһим сөйләшүләр 20.11.2023

Бүгенге "Мөһим сөйләшүләр" дәресе гаилә мөнәсәбәтләре темасына багышланган иде. Укучылар гаиләдә үзара ярдәм, ихтирам, әти- әниләрне ярату һәм хөрмәтләү, якыннарың турында кайгырту кебек кыйммәтләр турында фикер алыштылар.
-
Бәйрәм концертында көтеп калабыз! 20.11.2023

Гомер буе безне озата бара
Әниләрнең күңел аклыгы.
Тирә-юньгә якты нурлар сибә
Әниләрнең күңел сафлыгы.
Хөрмәтле әниләр һәм әбиләр! Сезне 23 нче ноябрь көнне сәгать 16:00 Әниләр көненә багышланган бәйрәм концертында көтеп калабыз!!! -
"Хәтер бизәге" күргәзмәсе 18.11.2023

Гимназиябездә чиккән, бәйләнгән һәм бисердан эшләнгән кул эшләреннән "Хәтер бизәге" дип исемләнгән күзгәзмә оештырылды. Актив катнашкан барлык сыйныф укучыларына рәхмәтләребезне җиткерәбез!!!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239194%2Fea83f49f072b8fa338%2Fpl_wall_-216931602
-
КЭС- БАСКЕТ ярышы 17.11.2023

Идел буе районы мәктәпләре арасында уздырылган КЭС- БАСКЕТ ярышында гимназиябезнең баскетбол командасы егетләре яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Афәрин, егетләр!!!
-
"Россия- минем горизонтларым" курсы 16.11.2023

Бүген "Россия - минем горизонтларым" һөнәри юнәлеш бирү курсы кысаларында медицина өлкәсе турында сөйләшү алып барылды. Укучылар яңа төшенчәләр белән таныштылар, видеоөзекләр карадылар, проект эшләрен тәкъдим иттеләр.
-
"Һөнәрләр навигаторы" буенча мастер- класс 16.11.2023

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында 9 - 11 нче сыйныфлар өчен "Һөнәрләр навигаторы" буенча мастер- класс уздырылды. Мондый чаралар укучыларның һөнәрләр дөньясында ориентация дәрәҗәсен арттыралар, хезмәт кешеләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбиялиләр.
-
Горурланабыз! 16.11.2023

Бүген 8А сыйныфы укучылары Бөек Ватан сугышы темасына багышланган "Путь героя" дип исемләнгән интерактив уенда катнашып 3 урынга лаек булдылар! Укучыларыбызны һәм җитәкчеләре Фәния Наилевна, Лиана Александровнаны котлыйбыз!!! Горурланабыз!!!
-
ГТО нормативларын тапшыру 16.11.2023

Бүген 11 нче сыйныф укучылары "Трудовые резервы" комплексында йөгерү буенча ГТО нормативларын тапшырып кайтттылар. Нәтиҗәләрне көтәбез!
#ГТОМОИНРТ #ГТОРТ #ГТО
-
"Террорга - юк!" эвакуация 15.11.2023

15 нче ноябрь көнне гимназиябездә "Террорга - юк!" дип исемләнгән эвакуация булып узды. Әлеге чараның төп максаты – гадәттән тыш ситуацияләр булганда практик күнекмәләрне эштә тикшереп карау. Киләчәктә дә мондый эвакуацияләр өйрәнү өчен генә булсын иде дигән теләктә калабыз!
-
"Пушкин картасы" проекты кысаларында театрга сәяхәт 15.11.2023

11 нче сыйныф укучылары Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры артистлары башкаруында "Эзләдем, бәгърем, сине..." спектаклен карап кайттылар. "Укучыларга әлеге спектакль бик ошады. Барысы да югары дәрәҗәдә эшләнелгән иде", - дип теләкләрен җиткерде сыйныф җитәкчесе Рушания Бәдретдиновна.










