МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 307 ( 308 ) 309 310 >>
-
Ур- ра каникуллар 22.03.2013

25 нче марттан – 3 апрельгә кадәр укучыларыбыз язгы каникулга китәчәк. Аларга барлык куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, каникул чорында үз – үзеңне ничек тоту кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрелеп, инструктажларга куллар куйдыртылды. 22 март көнне үткән радио тапшыру аша укучылар каникул планы белән дә таныштылар
-
Изгелек җирдә ятмас. 22.03.2013

22 март көне Шубан мәдәният йортыннан килгән үзешчән артистлар Аманулланың “Әлепле артистлары” дип аталган хәйрия спектаклен куйдылар. Әлеге коллектив авылдашлары нәни Азалиянең сәламәтлеген ныгыту өчен ярдәм итү максатыннан шушы эшкә алынган. Безнең укучылар һәм аларның әти – әниләре,укытучылар коллективы бу спектакльгә бик теләп килделәр. Искиткеч матур уйнадылар шубанлылар. Аларның бу изгелекләре нәни Азалия өчен һәм аның әти – әнисенә куаныч – шатлыклар китерсен.
-
Ата-аналар җыелышы 21.03.2013

22 март көнне мәктәпнең барлык әти –әниләре өчен җыелыш үткәрелде. Класс җитәкчеләре әти – әниләргә үз классы турында сөйләде.Һәр балага аерым басым ясап , аларга кыскача характеристика биреп киттеләр. Язгы каникул чорында балаларның иминлеген саклауны булдыру максатыннан һәр әти – әнигә аңлатмалар биреп,куллар куйдырдылар
-
Тиздән сыерчыклар кайтыр 20.03.2013

20 март көнне урман хуҗалыгыннан килеп укучыларыбыз ясаган сыерчык ояларын алып киттеләр.Аларга 50 сыерчык оясы тапшырдык. Тиздән җырчы кошларыбыз кайтыр, туган җиребезгә тагын да ямь өстәлер. Канатлы дусларыбыз хакында онытмыйк, алар бит табигатебезнең докторлары.
-
“ IT – чемпион “ 20.03.2013

5 – 8 класс укучылары республика күләмендә барган “ IT – чемпион “ конкурсы буенча эш башлап җибәрделәр. Алар үзләренең гаилә әгъзаларына һәм туганнарына бу эштә ярдәм итү максатыннан үзләре регистрация үтү тәртибе белән таныштылар. Алда бу эшнең ничек башкарыласын өйрәнделәр.
.
-
Россия Президенты Казанга килде 19.03.2013

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре белән килде. “Казан” Халыкара аэропортында дәүләт башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.
Владимир Путин Казанга сәфәре кысаларында Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүгә әзерлек барышы белән танышачак. Ул спорт объектларында булачак, аннары РФ Президенты каршындагы физик культура үсеше буенча Совет утырышын үткәрәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
-
“Йолдызлык” 16.03.2013

15 нче март көнне районда “Йолдызлык” фестиваленең йомгаклау концертыбулып үтте. Анда безнең мәктәбебезнең җырчы кызы АлияИсрафилова һәм бертөркем биючеләребез катнашты. Алар матур чыгышлары белән тамашачыны сөендерү бәхетенә ирештеләр. Әфәрин кызлар! Киләчәктә дә зур уңышлар сезгә. Гел шулай сәхнә йолдызлары булап балкыгыз, сүнмәгез, сүрелмәгез! Тагы да зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга насыйп булсын сезгә!
-
Килегез, кошкайлар! 13.03.2013

Мәктәбебез укучылары канатлы дусларыбызны каршы алырга әзерләнәләр. Бу атнада берсен – берсе уздырып, матур сыерчык оялары ясап алып килә башладылар. Шушы ояларны урнаштыру өчен алда “Карга боткасы” бәйрәме дә планлаштырыла. Бу эштә укучыларыбыз бик теләп катнашалар. Алар канатлы дусларыбыз килгәнче матур шигырьләр, җырлар да өйрәнеп куярлар.
-
«Йолдызлык» фестиваленең зона бәйгесе 13.03.2013

12 нче март көнне авылыбызның мәдәният йортында , сәләтле балаларны барлау максатыннан Бөрбаш, Алан, Салавыч,Яңгул, Норма мәктәбе укучылары арасынада “Йолдызлык” фестиваленең зона бәйгесе булып узды. Анда безнең мәктәбебездән Газизуллин Кәрим нәфис сүз остасы,Исрафилова Алия җырчы, 4,5,8 сыйныф кызлары оста биючеләр, Галиуллина Эльвина,Шакирова Галия, Базагутинова Диния, Сагатдинова Эльмира, Хазиева Динә “Балачак”вокаль ансамбле җырчылары буларак катнаштылар.
-
Туган көнегез белән! 11.03.2013

11 март көнне, мәктәбебездә техник хезмәткәр булып эшләүче ,Лариса Васильевнаның туган көне иде. Хөрмәтле Лариса Васильевна! Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Гаиләгез белән тынычлыкта, бәхет – шатлыкларга күмелеп, матур итеп яшәгез, кайгы – хәсрәтләр күрмәгез. Бу көнне мәктәп коллективы Лариса апаны иртәнге линейкада котлап үтте. Мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна аңа иң изге теләкләрен җиткерде.










