МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 301 ) 302 303 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Мәктәбебезгә көтеп алган кунакларыбыз килде 22.05.2013

Мәктәбебезгә көтеп алган кунакларыбыз килде
-
Хезмәт төбе – хөрмәт! 20.05.2013

Хезмәт төбе - хөрмәт диелә татар халык мәкалендә. 20 май көнне 7 һәм 8 сыйныф укучылары мәктәп бакчасына эшкә чыктылар. Алар мәктәбебез тирәсенә матур чәчәк үсентеләре утырттылар. Мәктәп тирәсе никадәр матур булса, үзебезгә күңелле булачак. Мәктәбебезне матур итеп тоту безнең төп бурычыбыз. Безнең хезмәтебез шул матур гөлләр булып балкып торачак. Безнең хезмәтебез авыл халкын, әти – әниләребезне дә сөендереп торачак.
-
Экскурсия
19.05.2013
18 нче май көнне барлык укучылар да табигатькә экскурсиягә чыктылар. Һәр класс тәртип белән генә учак ягып, тәмле ашлар пешереп ашадылар. Ашаганнан соң табигать кочагында күңел ачтылар, уйнадылар, кыскасы рәхәтләнеп ял иттеләр. Рим Фәргатович җәйге туризм ярышларына әзерлек максатыннан төрле ярышларны да үткәреп, укучыларны сынап карады. Экскурсия укучыларыбыз өчен бик файдалы үтте,аларга бик ошады
-
Без варисың синең Татарстан! 18.05.2013

18 нче май көнне мәктәбебезнең 4 сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә Татарстан Варислар Берлеге сафларына кабул иттеләр. 4 сыйныф укучылары алдан варисларның законнарын, аларга хас булган сыйфатларны өйрәнделәр һәм бу көнне иптәшләре алдында вәгъдә биреп, үзләренең ышанычларын белдерделәр. Аларга галстукларны 7 сыйныф укучылары такты. Бәйрәм матур шигырьләр һәм җырлар белән алып барылды. Кадерле 4 сыйныф укучылары , үзегезнең иңнәрегезгә йөрткән бу галстукка тап төшермичә, акыллы, тәртипле булып, киләчәктә Татарстаныбызның, туган авылыгызның, әти – әниләрегезнең, укытучыларыгызның, дусларыгызның тугрылыклы, ышанычлы шәхесләре булып үсегез. Мирас юлын дәвам итүчеләр булып, мәктәбебезнең данын яклап һәм аклап, һаман шундый актив балалар булыгыз.
-
Информатика семинары 18.05.2013

Бүген мәктәпкә районыбызның информатика укытучылары җыйналды. Алар 7 сыйныфта ачык дәрес карадылар, ГИА һәм ЕГЭ га әзерлек максатыннан методик семинар үткәрелде
-
Мәктәбебез кунаклар каршы ала 17.05.2013

Бүген мәктәп һәм аның әхлак өлкәсендәге эшчәнлеге белән танышу өчен Әлмәт районы Кичучат мәктәбеннән бер төркем кунаклар килде. Алар арасында мәктәп директоры Резида Фасиховна, аның урынбасарлары, Р.Фәхретдин исемендәге музей җитәкчесе Фәридә ханым һәм район хәкимиятеннән якташыбыз - Салавыч егете - Фирдүс әфәнде Гарипов та бар иде
-
Экологик семинар 16.05.2013

16 май көнне Алан мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең “Табигать бизәкләре” дип исемләнгән экологик семинары булып узды. Бу семинарда безнең укучыларыбыз да катнашып, җырлап, биеп, чыгыш ясап кайттылар . Бертөркем биюче кызларыбыз матур биюләре белән , ә җырчы кызларыбыз Исрафилова Алия һәм Исрафилова Адиләләр матур җырлары белән тамашачы күңелендә шат хисләр уяттылар. Мәдәният хезмәткәрләре аларга рәхмәтләрен белдерап, матур теләкләрен җиткерделәр.
-
“Күңелле стартлар” 16.05.2013

15 нче май көнне, Универсиада көне уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары арасыда “Күңелле стартлар” булып узды. Балалар үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр, көч сынаштылар.
-
“Универсиада – 2013” 15.05.2013

15 май көнне 1- 5 сыйныфлар белән мәктәбебезнең физкультура укытучысы Рөстәм Шайдуллович белән очрашу үткәрелде. Очрашуның максаты укучыларыбызга быел, башкалабыз Казанда үтәчәк универсиада хакында иде. Башта укучылар универсиадага әзерлек чаралары турында презентация карадылар.Аннан Рөстәм Шәйдуллович булачак универсиада хакында барсын – барсын тирәнтен сөйләп, аңлатып үтте. Очрашу ахырында укучыларга спортның һәркем өчен кирәк булуына басым ясалды.
-
Универсиада дәресе 15.05.2013

15 май көнне 6 – 11 сыйныфлар белән районыбызның спорт һәм яшьләр эшләре буенча җитәкчесе Рөстәм Рафисович белән очрашу үткәрелде. Очрашуның максаты укучыларыбызга быел, башкалабыз Казанда үтәчәк универсиада хакында иде. Башта укучылар универсиадага әзерлек чаралары турында презентация карадалар.Аннан Рөстәм Рафисович булачак универсиада хакында барсын – барсын тирәнтен сөйләп, аңлатып үтте. Очрашу ахырында укучыларга спортның һәркем өчен кирәк булуына басым ясалды.










