МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Укытучылар "Татар иле"н үзләштереп килә!
Опубликовано: 09.04.2013Татар интернеты белән даими кызыксынып торучы кулланучылар мәгълүмати-ресурслы "Татар иле" татар социаль челтәренең мәгълүмати-ресурслы бүләкләре ачылуы белән таныштыр инде. Шушы 3-4 ай эчендә "Татар иле" проектының бер-бер артлы яңа бүлекләре (бүгенге көндә 11 зур бүлек) дөнья күреп килде:
- веб-каталог;
- Бөтендөнья татар конгрессы сәхифәсе;
- сораштырулар;
- аудиолар;
- видеолар;
- фотолар.
Әлеге проектлар үзенә күрә аерым гына да эшли алырлык проектлар булсалар да, аларның барысы да бер система - социаль челтәр платформа нигезендә берләштерелә. Әлегә барлык проектлар өчен төп бит булып "Татар иле"нең баш бите хезмәт итә - http://tatarile.org адресы буенча кереп һәр проектка күчеп була.
Проектның нигезен тәшкил иткән "Аралашу" бүлеге (http://tatarile.org/aralashu) исә февраль ахырында ачылып китте. Әлеге вакытта проект тест режимында эшли, моңа карамастан Аралашу бүлегенә социаль челтәрләрдә булган барлык төп сыйфатлар да хас диярлек.
Татар телендә аралашырга теләгән кулланучыларга, теләсә кайсы социаль челтәрдәге кебек үк, башта системада теркәлергә кирәк. Аннары кулланучының электрон почтасына раслауны сораган хат җибәрелә, әлеге хаттагы сылтама буенча кулланучы шунда ук үз профиленә күчерелә. Сәхифәң башкаларны кызыксындырсын, дус-танышлар күбрәк булсын дип телисең икән - профильне тулыландырырга кирәк. Моның өчен аватар буларак фото өстәргә, үзең турыңда мәгълүматны язып чыгарга, үз сәхифәңдә язмалар урнаштырырга була.
Шунысы күңелле, Аралашу бүлеге ачылуның беренче көннәреннән үк социаль челтәрдә укытучылар һәм укучылар теркәлә башладылар, алар тарафыннан файдалы һәм кызыклы төркемнәр булдырылды һәм матур гына эшләп киләләр.
Ә инде татарча аралашырга теләгән, әмма әлегә телне начар белгән яисә белмәгән кулланучылар өчен якын арада онлайн режимда татар телен өйрәнү системасы ачылып китәр, дип планлаштырыла. Бүгенге көндә проектның әлеге бүлеген сынау бара.
Источник: http://belem.ru/node/4011
К списку новостей










