МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 ( 302 ) 303 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
“Марш Парков – 2013” 14.05.2013

Районыбыз күләмендә ел саен табигатьне саклау һәм яклау максатыннан укучыларыбызга бик зур тәрбияви чара булып торган “Марш Парков – 2013” дип исемләнгән экологик конференция үткәрелә. Укучыларыбыз бу конкурска бик теләп әзерләнәләр һәм катнашалар. Кайсы укучы рәсем ясый, кайсы укучы сочинение яза, кайсы укучы шигырьләр иҗат итә. Безнең мәктәбебез укучылары быел да бик тырышып бу конкурска әзерләнделәр. Шуңа да укучыларыбыз призлы урыннарны да яуладылар
-
Экология дәресләре 14.05.2013

14 нче май көнне 5 – 8 сыйныф укучылары белән берлектә биология укытучысы Раушания Урановна экология дәресе үткәрде. Дәрестә укучылар табигатебез , җир анабызга карата мәрхәмәтле булырга , анысакларга, якларга кирәклеккә тагын бер кат төшенделәр. Авылыбыз табигатен чагылдырган, табигатькә карата тагын бик матур эчтәлекле презинтацияләр карадылар. Дәрес балалар белән берлектә аралашып үткәрелде. Укучыларыбыз үзләре иҗат иткән шигырьләрен һәм сочинениеләрен укыдылар.Дәрес ахырында викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. Бу дәрес укучыларыбыз өчен бик файдалы булды.
-
Бөтенроссия дистанцион олимпиадасы 13.05.2013

Мәктәбебезнең 7 сыйныф укучысы Абдрахманова Алия математика фәненнән V Бөтенроссия дистанцион олимпиадада катнашып җиңүче булды. Ул Диплом белән бүләкләнде. Аның җитәкчесе Нурания Садыйковна Сертификатка ия булды. Аларны бу җиңуләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
“Илһам чишмәсе” 11.05.2013

Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучыларының “Илһам чишмәсе” исемле III республика әдәби –иҗат бәйгесендә 8 сыйныф укучысы Сәләхетдинова Әнисә катнашып, Дипломга лаек булды. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуретдинова Зөлфирә Зөфәровна
-
Физкультура укытучыбыз Рөстәм Шәйдуллович СОЧИ шәһәрендә 08.05.2013

Физкультура укытучыбыз Рөстәм Шәйдуллович СОЧИ шәһәрендә үткәрелүче Хоккей командаларының Бөтенроссия фестивалендә катнаша. Рөстәм Шайдулловичка һәм аларның барлык командасына (районыбыз командасы республика данын яклый) уңышлар телибез.
Уеннарны карарга һәм статистика белән танышырга теләүчеләр өчен сылтама: http://fest2013.org/
Фестивальдә "БАЛТАЧ" командасы бите: http://fest2013.org/team/643#tab3
-
Шәһри Казан газетасы журналистлары белән очрашу 08.05.2013

7 май көнне мәктәптә Шәһри Казан газетасы журналистлары белән очрашу үткәрелде.
-
Җиңү көненә багышланган митинг 08.05.2013

9 май-Җиңү бәйрәме уңаеннан авылыбызда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәл янында митинг оештырылды. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан алып барылып укучыларның, авыл үзешчәннәренең чыгышлары белән үрелеп барды. Тантанадан соң ветераннар өчен мәктәптә табын әзерләнде.
-
Бөек Җиңү көненә багышланган очрашу 07.05.2013

-
Бездә кунакта Бөек Ватан сугышы ветераны Нурҗиһан апа 07.05.2013

Бездә кунакта Бөек Ватан сугышы ветераны Нурҗиһан апа
-
Тимурчылар 07.05.2013

Яз җитү белән тимурчылар үзләре шефлык итүче ветераннарга ярдәмгә алындылар. Алар утырту өчен бәрәңге әзерләү, өй тирәләрен чүп-чардан арындыру, яшелчә бакчаларын китмәнләү кебек эшләрне башкаралар.










