МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 ( 306 ) 307 308 309 310 >>
-
Ярминкә 12.04.2013

12 нче апрель көнне мәктәбебезнең укытучылар һәм укучылар коллективы хәйрия ярминкәсе оештырдылар. Ярминкәгә нәрсәләр генә алып килмәгәннәр. Сөт, бал,йомырка, салатлар, тозланган кыяр, помидорлар, казылык, ыслаган тавык түшкәләре, пешкән камыр ризыкларының ниндие генә юк. Йорка кирәк - ярак дисеңме, мунчага кирәк – ярак дисеңме, кызлар өчен алкалар, муенсалар, беләзекләр, матур чәч кыстыргычлары, бар да бар. Укучыларыбыз сатып алучылар белән җылы мөнәсәбәттә булдылар. Сатучылар булып эшләүчеләрдән бер дә ким түгел, үз товарларын шуның кадәр булдырып мактый беләләр, матур итеп аралашалар. Шуңа күрә бер сәгать дигәндә товарларның һәркайсы үз хуҗасын тапкан иде. Әфәрин укучылар, булдырдыгыз!
-
Конкурс 11.04.2013

Татарстан республикасында халыклар дуслыгы публикацияләр конкурсында катнашып,мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Хәйретдинова Гүзәл район этабында өченче призлы урынга лаек булып, район мәгариф бүлегеннән диплом белән бүләкләнде. Гүзәлне бу матур хезмәте белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Күргәзмә 11.04.2013

Мәктәбебездә укучыларга өстәмә мәгълүматлар алу өчен, экологик тәрбия буенча һәм Тукай иҗатына багышлап мәктәп каридорында күргәзмәләр булдырылды. Аны китапханәче белән берлектә пресс – үзәк һәм уку министрлары оештырды. Күргәзмәдә укучылар иҗаты да чагыла. Үзеңне кызыксындырган сорауларны табу өчен өстәмә материаллар да бик күп куелган. Бу укучыларыбыз өчен бик файдалы.
-
Лекцияләр 10.04.2013

Мәктәбебезнең шәфкать туташы Гөлфия Харисовна балаларга төрле – төрле, сәламәтлеккә кагылышлы, гигиеник таләпләр буенча укучыларыбызга лекцияләр укый. Болар турында балалар белән якыннан аралашып сөйләшү бик кирәк . Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирәләр.Балаларны кисәтү, төрле мисаллар китереп сөйләү , алар өчен күпкә файдалы булыр.
-
Ачык дәрес 10.04.2013

9 нчы апрель көнне НуранияСадиковна 7 сыйныфлар белән ачык дәрес күрсәтте. Ул дәресен төркемнәрдә эшләү алымы белән, уен формасында алып барды. Методик яктан дәрес әйбәт оештырылган , бик кызыклы утте, укучылар бик актив булдылар.
-
Укытучылар "Татар иле"н үзләштереп килә! 09.04.2013

Татар интернеты белән даими кызыксынып торучы кулланучылар мәгълүмати-ресурслы "Татар иле" татар социаль челтәренең мәгълүмати-ресурслы бүләкләре ачылуы белән таныштыр инде. Шушы 3-4 ай эчендә "Татар иле" проектының бер-бер артлы яңа бүлекләре (бүгенге көндә 11 зур бүлек) дөнья күреп килде:
-
Равил Шәрәфиев: "Спектакль - минем өчен изге" 06.04.2013

Бүген 5 апрель көнне Россия һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, Камал театры артисты Равил Шәрәфиевкә 75 яшь тулды. Равил ага белән Әлфия Миңнуллина әңгәмәсе:
- Равил абый, сез - Камал театрының йөзен билгеләүче щепкинчылар йолдызлыгыннан. Сезнең төркем турында уйланып утырганда бер сорау туды, сөйләшүне шуннан башлап җибәрик әле. Сез - 23 кеше, Мәскәүдәге Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлап, Казанга Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына кайткансыз...
-
“Тамчы шоу” 04.04.2013

2 апрель көнне 1 – 5 класс укучылары белән берлектә китапханәче Венера Надиловна “Тамчы шоу” уены үткәрде. Юбиляр язучыларның иҗатына багышланган иде ул уен. Балалар башта команда белән көч сынаштылар, аннан капитаннар ярышы булды. Бу чара укучылар өчен кызыклы һәм бик файдалы булды.
-
Укырга, укырга, укырга! 03.04.2013

Каникулның беренче көннәреннән үк 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен консультацияләр графигы төзелде. Имтихан тапшыручы укучыларыбыз мәктәпкә эзне суытмадылар. Һәр көнне консультацияләргә килеп, имтиханнарга әзерләнделәр. Үзләрен сынап укытучыларына имтиханнар да тапшырып карадылар. Укучыларның һәм укытучыларның бу хезмәтләре юкка булмасын иде дип, имтихан тапшыручы укучыларыбызга иң беренче саулык - сәламәтлек теләп, бары тик уңышлар гына юлдаш булсын иде дигән теләктә калабыз без!
-
Түгәрәкләр. 03.04.2013

Каникул чорында барлык түгәрәкләр дә расписание нигезендә үз эшчәнлекләрен дәвам иттеләр. Түгәрәккә йөрүче һәр бала ул көннәрне көтеп ала. Чөнки балалар түгәрәкләргә теләп йөриләр, анда шөгыльләнү аларга кызыклы һәм файдалы. Нәтиҗәләре дә юк түгел. Мәсәлән, каратэ буенча II призлы урыныбыз булса, көрәш буенча Яңгул авылында Рафиков призына үткәрелгән ярышта III һәм II призлы урыныбыз бар. Ә инде бәйләү түгәрәгенә килгәндә кызларыбыз үзләре бәйләгән киемнәрен иҗат – отчеты концертында күрсәтергә дип әзерләнәләр, чөнки һәр елны кызларыбызның бу эшләреннән күргәзмә оештырыла.










