МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Ярминкә
Опубликовано: 12.04.201312 нче апрель көнне мәктәбебезнең укытучылар һәм укучылар коллективы хәйрия ярминкәсе оештырдылар. Ярминкәгә нәрсәләр генә алып килмәгәннәр. Сөт, бал,йомырка, салатлар, тозланган кыяр, помидорлар, казылык, ыслаган тавык түшкәләре, пешкән камыр ризыкларының ниндие генә юк. Йорка кирәк - ярак дисеңме, мунчага кирәк – ярак дисеңме, кызлар өчен алкалар, муенсалар, беләзекләр, матур чәч кыстыргычлары, бар да бар. Укучыларыбыз сатып алучылар белән җылы мөнәсәбәттә булдылар. Сатучылар булып эшләүчеләрдән бер дә ким түгел, үз товарларын шуның кадәр булдырып мактый беләләр, матур итеп аралашалар. Шуңа күрә бер сәгать дигәндә товарларның һәркайсы үз хуҗасын тапкан иде. Әфәрин укучылар, булдырдыгыз!
К списку новостей










