МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 ( 307 ) 308 309 310 >>
-
Татарстан мәгариф турында канун әзерли 02.04.2013

Чаллыда Татарстан Дәүләт Шурасының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды. Биредә милли мәгариф юнәлешендә башкарылган эшләр белән бергә республиканың мәгариф турындагы яңа кануны турында да сүз барды.
Киңәшмәне алып барган комитет рәисе Разил Вәлиев утырышның бары тик мәгарифкә генә багышланган булуын да искәртте.
-
Көрәш 01.04.2013

30 март көнне Яңгул авылында Рафиков призына үткәрелгән көрәш бәйгесендә безнең укучыларыбыз Фәхертдинов Рүзәл һәм Ахметзянов Хәниф II урынны, ә Исрафилов Марат III урынны яулады. Молодцы, егетләр! Гел шундый батыр һәм матур булып калыгыз
-
11 һәм 9 сыйныфлар өчен интернет тестлар 30.03.2013

2 нче апрельдән ЕГЭ һәм ГИАга әзерлек максатыннан 11, 9 сыйныфлар өчен интернет тестлар үткәрелә башлый. Әлеге чаралар турында тулырак мәгълүмат алу өчен түбәндәге сайтка мөрәҗәгать итә аласыз: http://abiturient.kpfu.ru/
-
“Кошларым – дусларым” 27.03.2013

Каникулның беренче көнендә, 25 нче март көнне башлангыч сыйныфлар арасында “Кошларым – дусларым” темасы астында канатлы дусларыбыз турында белемнәребезне тагын да ныгыту максатыннан КВН уены үткәрелде. Укучыларыбыз бик актив булдылар. Алар алдан бик матур итеп төрле – төрле кошларның рәсемнәрен дә ясаганнар
-
Балаларны кайгыртып. 26.03.2013

Мәктәбебезнең барлык мөмкинлекләре дә бар. Яңа мәктәп бинсында бик яхшы җиһазландырылган шәфкать туташы бүлмәсе бар иде. 25 нче марттан бу бүлмә дә “җанланды”. Балаларның сәламәтлеген кайгыртып һәм аны ныгыту максатыннан мәктәбебездә шәфкать туташы Гөлфия Харисовна эшли башлады. Аңа зур уңышлар телик!
-
Коръән уку бәйгесе 25.03.2013

Балтач үзәк мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе булып узды. Икенче урын- Газизуллин Кәримгә, өченче урын – Базагутинова Диния һәм Гильмуллин Рифатларга насыйп булды, ә Хөснетдинова Адиләбез дуртенче урынга лаек булды.
-
Каратэ 25.03.2013

24 нче март көнне Балтач спорт комплексында каратэның “Кекусинкай” төре буенча XIX тапкыр уздырылучы Татарстан республикасының ачык чемпионатында безнең укучыбыз Марат Гарифуллин икенче урынга лаек булды. Маратны җиңүе белән котлыйбыз. Бу әле аның беренче хезмәт җимеше. Молодец Марат, киләчәктә сиңа тагын да зур җиңүләр телибез!
-
Авылдашыбыз Ф.Шакиров истәлегенә көрәш бәйгесе 24.03.2013

Бүген мәктәп спорт залында зур ярыш, авылдашыбыз Фидаил абый Шакиров истәлегенә көрәш бәйгесе үткәрелде. Традиция буенча ел саен бик зурлап үткәрелә ул. Күрше районнардан да көрәшчеләр килә. Бүгенге бәйгедә дә 120 яшь көрәшче катнашты.
-
Безнең яшь көрәшчеләребез 24.03.2013

төшереп киттеләр.Мәктәптә үткәрелгән түгәрәкләрне, “Карга боткасы” бәйрәмен , көрәш бәйгесен дә төшерделәр. Әфәрин, киләчәктә тагы да зур уңышлар сезгә егетләр!
-
Бездә зур бәйрәм 23.03.2013

23 нче март көнне бик матур, күңелле бәйрәм үтте бездә. Һәркемнең йөзендә шатлык елмая, яз кояшы күңелләрне җылыта. Язны һәм канатлы дусларыбызны каршы алу максатыннан “Карга боткасы” бәйрәменә җыйналдык. Кызыклы уеннар, матур җырлар, матур шигырьләр белән үтте бу бәйрәм . Уйнап туйганнан соң барчабыз бергә казан тирәсенә җыйналдык. Ах, нинди тәмле ботка пешкән, янында самовар “җырлап” тора, өстәл тулы кабарып,кызарып пешкән булочкилар.










