МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 307 308 ( 309 ) 310 >>
-
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 11.03.2013

9 март көнне 9нчы, 10 нчы сыйныф егетләреннән торган команда Чутайга хоккей ярышына бардылар. Егетләребез уңышлы гына чыгыш ясап, II урынны яуладылар. Командада булган һәр егеткә истәлек кубоклары һәм медальләр биргәннәр. Ә командага мактау грамотасы тапшырылды. Молодцы егетләр!Киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын сезгә!
-
"Сабан туе" татар халык бәйрәмен үткәрү турында Указга кул куелды 11.03.2013

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елда "Сабан туе" татар халык бәйрәмен үткәрү турындагы Указга кул куйды.
Җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, «Сабан туе» татар халык бәйрәме авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә (шул исәптән, республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 8-9 июньдә үткәреләчәк. Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә халык бәйрәме 2013 елның 15 июнендә, Казан шәһәрендә 13 июльдә булачак.
-
Шахмат ярышы 10.03.2013

9 март көнне мәктәбебезнең шахматчылар командасы, Васил Гарифуллин истәлегенә үткәрелгән районкүләм ярышка бардылар. 5 сыйныфтан - Исрафилов Хәлил, Нурмухаметов Солтан, Шәйхетдинов Шамил, Нуретдинова Фирүзә, Гильметдинова Гүзәл, 7 сыйныфтан – Хайруллина Ләйсән, 8 сыйныфтан – Гильметдинов Илназ, 10 сыйныфтан – Каримуллин Самат, Зарипова Резедалар катнашты ярышта. Нәтиҗәләргә килгәндә, Каримуллин Самат – I урынга, Хайруллина Ләйсән - II урынга, Гильметдинов Илназ - IV урынга лаек булдылар. Алда әйтеп үтелгән шахматчыларыбыз грамота һәм акчалата бүләккә ия булдылар
-
Бәйрәм белән котлап!
08.03.2013
7 март көнне авылдашыбыз – Мамадышта аграр фирмада генераль директор булып эшләүче, Каримуллин Хәмит Габидуллович авылыбызның гүзәл затларын хөрмәтләп, аларны бәйрәм белән котлап, бүләк итеп Мамадыштан искиткеч матур концерт программасы белән артистлар алып килде. Тамаша залы шыгрым тулы иде. Бу концертка килгән беркем дә үкенмәгәндер. Чөнки 2 сәгатьтән артык дәртле биюләре белән оста биючеләр, матур җырлары белән яхшы җырчылар, алып баручылар, төрле уен коралларында уйнаучы осталар халыкны шаккатырдылар, рәхәтләнеп ял иттерделәр.
-
Бәйрәм белән хөрмәтле хатын кызлар 07.03.2013

Хөрмәтле ханымнар һәм туташлар! Сезне яз бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Язгы тамчылар сезгә куңел сафлыгы, иман байлыгы алып килсен. Күкләребез аяз, йортларыбыз тыныч,балаларыбыз игелекле булсын. Һәр туачак көнгә шатланып яшәргә язсын, сәламәтлек сезгә юлдаш булсын, хезмәтегезнең игелеген күрергә язсын. Яз кояшы кебек ягымлы, язгы җилләр кебек саф, язгы тамчы кебек матур булыгыз
-
Бәйрәм концерты 07.03.2013

6 март көнне 7 сыйныф укучылары әниләр, әбиләр,апалар, сеңелләр хөрмәтенә концерт куйдылар.Концерт башланыр алдыннан мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна барлык гүзәл затларны бәйрәм белән котлады,аларга иң изге теләкләрен җиткерде. Концертны укучылар әниләренә багышлап матур җыр җырлап башлап җибәрделәр, аннан барлык укучылар әниләренә үзләре ясаган бүләкләр тапшырдылар
-
Технология укытучылары бездә кунакта 07.03.2013

7 март көнне технология укытучысы Фирания Ханифовна район мәктәпләренең технология укытучыларына ачык дәрес һәм мастер класс күрсәтте. Дәресләрдән соң мктәбебезгә килгән кунакларга бәйрәм уңаеннан, укучыларыбыз концерт та куйдылар. Семинарга килучеләр Бу чаралардан соң, семинарга килүчеләр фикер алыштылар, үз юнәлешләре буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
-
Бәйрәм белән тәбриклибез 07.03.2013

8 март – яз айларының иң матур, иң изге бәйрәме. Хөрмәтле хатын – кызларыбыз! Сезне чын күңелебездән 8 март бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә тормышыгызда тынычлык, үзегезгә һәм якыннарыгызга саулык – сәламәтлек, озын , матур гомерләр, бәхет – шатлыклар телибез. Теләгәннәрегез кабул булып, хыялларыгыз тормышка ашсын! Иң изге теләкләр Сезгә!
-
Әлифба бәйрәме 05.03.2013

1нче сыйныф укучылары үзләренең зур җиңүләрен – Әлифбаны тәмамлауларын бәйрәм итте. Аларның күңелле җырлары, дәртле биюләре һәркемне сокландырды. Бәйрәмнең икенче өлеше табын артында дәвам итте. Укучыларыбызга алга таба да зур уңышларга ирешеп, биек үрләр яулауларын теләп калабыз
-
Җиңүчеләргә бүләкләр 04.03.2013

20нче февральдән 27 нче февральгә кадәр мәктәп күләмендә химия атналыгы булып үтте. Шул уңайдан Раушания Урановна барлык класслар белән аерым төр чаралар алып барды, аларның химия фәненән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту максатыннан төрле КВН ярышлар, ачык дәресләр, практик эшләр, тәҗрибәләр үткәрде. Аннан 8,9,10,11 сыйныф укучылары газеталар да чыгардылар. Иң актив класс дип химия атналыгында 8 сыйныфларны атады Раушания Урановна. Әфәрин 8 сыйныфлар! Ә башка чараларга килгәндә, газета чыгару буенча беренче урын - 9 классларга, икенче урын - 8 һәм 10 классларга, өченче урын - 11 классларга. Презентацияләр конкурсында иң яхшылары дип Ахметзянов Хәниф, Гобәйдуллина Зөһрә, Хәйретдинова Гүзәлләрнең эшләре аталды










