МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 ( 305 ) 306 307 308 309 310 >>
-
Кунаклар көтәбез. 18.04.2013

20 нче апрель көнне бездә зур кунаклар көтелә. Әхлак дәресләре буенча республикакүләм семинар булачак. Инде укучыларыбыз үз куллары белән ясалган бүләкләр дә әзерләп куйдылар. Рәхим итегез кунаклар, без сезне көтәбез!
-
Бездә бүген өмә 17.04.2013

-
“Иң матур язучы” 16.04.2013

“Туган тел” айлыгы кысаларында 16 апрель көнне, мәктәп күләмендә “Иң матур язучы” конкурсы үткәрелде. Бу конкурста 5 – 10 нчы класслардан матур язу осталары катнашты. Конкурсы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфирә Зөфәровна үткәрде. Ул укучыларның һәркайсына аерым текстлар бирде, укучылар шуны бик тырышып күчереп яздылар.
-
Конкурс, конкурс 16.04.2013

Район күләмендә, табигатьна саклау һәм яклау буенча үткәреләчәк “Марш Парков – 2013” конкурсына укучыларыбыз ел саен тырышып һәм бик теләп катнашалар. Быел да укучыларыбыз инде эшләрен әзерләп куйдылар. Кемдер сочинение язган, кемдер бик матур һәм оста итеп рәсемнәр ясаган. Укучыларыбызның бу хезмәтләре эзсез калмасын иде. Матур нәтиҗәләр булсын иде. Зур уңышлар аларга!
-
Көрәш 15.04.2013

13 нче апрель көнне Нормада, Васил Гарифуллин призына үткәрелгән көрәш бәйгесендә Ахметзянов Хәниф II урынны яулады . Хәниф барлык көрәш бәйгеләрендз дз үз дәрәҗәсен төшерми, ул пьедесталның икенче баскычында әлегә нык басып тора. Молодец, Хәниф! Алда Сабантуйлары , зур җиңүләр сиңа!
-
Шахмат 14.04.2013

13 нче апрель көнне Нормада, Рамил Фазлыев истәлегенә үткән ярышта катнашып, безнең яшь шахматчыбыз Шамил Шәйхетдинов IV урынга лаек булды. Шахмат ярышларына әле Шамил быел гына йөри башлады. Димәк, алда өмет бар. Ул алда тагын да тырышып, тагы да югары уңышларга ирешсен иде дигән теләктә калабыз. Әйдә тырыш, Шамил, сынатма!
-
Иҗат отчеты 13.04.2013

12 нче апрель көнне ярминкә беткәннән соң, укучыларыбыз еллык эшкә нәтиҗә ясап, әти – әниләргә, авыл халкына бик матур концерт куйдылар. Ике сәгать буена барган концерт беркемне дә ялыктырмады, тамашачы күңеленә бик хуш килде. Концерт тәмамлангач мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна укучыларыбызга, мәктәп коллективына, аеруча әти – әниләргә рәхмәтләрен җиткерде, изге теләкләрен теләде. Ахырдан бик күп тамашачы аерым – аерым килеп үзләренең матур хисләрен белдерделәр, рәхмәтләрен әйтеп киттеләр. Безгә дә, үз чиратыбызда аларның рәхмәтләренә каршы рәхмәт диясебез килә.
-
Туган көнегез белән тәбрик итәбез 13.04.2013

Бүген хезмәттәшебез Фәния Мансуровнаның туган көне. Фәния Мансуровна сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез.
-
Космонавтика көне 12.04.2013

12 нче апрель – Космонавтика көне. Бу үңайдан 11 нче апрель көнне, тәрбия беседаларында барлык классларда аның тарихы буенча лекцияләр укылды. Укучылар кызыклы видеороликлар, презентацияләр карадылар.
-
Энгель Фаттахов: Двойной отчетности в школах больше не будет- только электронные журналы 12.04.2013

Министр образования и науки Республики Татарстан Энгель Фаттахов поручил органам управления образованием полностью перейти на ведение электронного журнала - записи в них оценок, домашних заданий и тем уроков. Ведения двойной отчетности - бумажного и электронного журналов, которое отнимало много времени и вызывало нарекания со стороны учителей, больше не будет.
Напомним, что Татарстан является одним из первых регионов России, где приняты нормативно-правовые акты, позволяющие школам с 1 сентября 2012 года вести классные журналы успеваемости учащихся только в электронном виде. Несмотря на это многие директора требуют, чтобы учителя продолжали заполнять бумажный журнал наряду с электронным.










