МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Хәтер акциясе 17.10.2016

Мәктәбебездә "Өлкәннәрне хөрмәтләү" айлыгы белән беррәттән "Хәтер" юнәлешендә дә эш тукталмый: укучыларыбыз әби-бабайларга котлау открыткалары өләшә, ялгыз өлкәннәргә барып хәлләрен белеп, эшләрендә булыша, ә 11 -класс егетләре һәйкәл тирәсен тәртипкә китерә, коелган яфраклардан чистарта. Менә шулай "Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне " - девизы белән эш оештырыла бездә.
-
Тәрбия сәгате 17.10.2016

13 нче октябрь көнне 5 нче сыйныфларда “Шәфкатьлелек бизи кешене” дип исемләнгән тәрбия сәгате булып узды. Укучылар кешедә булырга тиешле сыйфатлар белән таныштылар.Изгелекле эшләре турында фикер алыштылар.
-
Котлыйбыз! 16.10.2016

Район күләмендә оештырылган ярышларда ераклыкка сикерү остасы, хезмәттәшебез Яббарова Альфира Мансуровна район мактау грамотасына лаек булды. Аны зур җиңүе белән котлыйбыз, республика ярышларыннан да җиңү белән кайтуын теләп калабыз.
-
Юл йөрү кагыйдәләре 16.10.2016

14 нче октябрь көнне беренче сыйныф укучыларының юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Кызыл, сары, яшел” дип исемләнгән музыкаль бәйрәмнәре булып узды. Бу бәйрәмдә ЮХИДИ хезмәткәре Садыйков Айрат Рафаэл улы һәм Лилия апалары укучыларыбызга киңәшләрен биреп, истәлекле бүләкләрен тапшырып киттеләр.
-
“Укытучымны котлыйм” акциясе 15.10.2016

Укытучылар көне уңаеннан мәктәбебездә “Укытучымны котлыйм” акциясе уздырылды. Укучылар яраткан укытучыларын хөрмәтләп котлау открыткалары, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Шул уңайдан 5, 11 нче сыйныфлар бәйрәм концерты белән котладылар.
-
Әби-бабайлар белән очрашу 15.10.2016

13 нче октябрь көнне башлангыч сыйныфларда әби-бабайларны хөрмәтләү тантанасы булып узды. Укучылар кадерлеләренә бәйрәм концерты, нәни куллары белән ясалган бүләкләрен бирделәр. Бәйрәм һәркемдә җылы хатирәләр калдырды. Бәйрәмнең икенче өлешендә әби-бабайлар оныклары белән тәмле чәйләр эчеп, ял иттеләр.
-
Хезмәт ветераны белән очрашу 14.10.2016

6,7,8 нче сыйныф укучылары ветеран укытучы Мәймүнә апа Габдулловна белән очрашты. Мәймүнә апа 35 ел Бөрбаш урта мәктәбендә физика фәнен укыта. Лаеклы ялга чыккач, әхлак дәресләрен алып бара. Очрашуда ул укучыларны үзенең хезмәт юлы белән таныштырды һәм аларның сорауларына җавап бирде ,балаларга үз теләкләрен җиткерде.
-
Кино карадык 14.10.2016

11 нче октябрь көнне Бөрбаш мәдәният йортында “Мотылёк зангар” дип исемләнгән кино карадык. Кинода төп рольләрдә Рабит Батулла һәм аның улы Байбулат Батулланы күрергә була иде. Кино тирән эчтәлекле, тәрбияви иде.
-
“Укытучымны котлыйм” акциясе 13.10.2016

Укытучылар көне уңаеннан мәктәбебездә “Укытучымны котлыйм” акциясе уздырылды. Укучылар яраткан укытучыларын хөрмәтләп котлау открыткалары, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Шул уңайдан 5, 11 нче сыйныфлар бәйрәм концерты белән котладылар.
-
Күнелле ял иттек 12.10.2016

5 нче октябрь көнне барлык мәктәп укытучылары һәм укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыкты. Табигать кочагында ашлар пешереп, чәй кайнатып, төрле спорт уеннары уйнап рәхәтләнеп күнел ачып ял итеп кайттык.










