МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Рус теле буенча имтиханның телдән бирү өлешенә сынаулар үткәрелде 31.10.2016

Татарстанда, Мәскәү өлкәсендә, Чечен Республикасында 9нчы сыйныф укучылары тапшырачак рус теле имтиханының телдән бирү өлешенең ике моделенә апробация ясалды.
Татарстан Республикасында сынаулар 10 Казан мәктәбендә уздырылды: аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 54нче гомум белем бирү мәктәбе, аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 146нчы гомум белем бирү мәктәбе, татар телендә белем бирүче 155нче гимназия, 137нче гомум белем бирү мәктәбе, Казан Идел буе университеты каршындагы 2нче гимназия, 5нче лицей, аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 68нче татар-рус гомум белем бирү мәктәбе, 69нчы гомум белем бирү мәктәбе, аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 141нче татар-рус гомум белем бирү мәктәбе һәм 161нче рус-татар гомум белем бирү мәктәбе.
Беренче модель буенча имтихан санак артында махсус программалар һәс аудиогарнитура кулланып үткәрелә. Имтихан барышында укучы биремнәргә телдән җавап бирә. Бу җаваплар язылалар һәм белгечләргә тикшерү өчен җибәреләләр.
Икенче модель укучының комиссия әгъзалары белән сайланган темага сөйләшүен күздә тота. Шул ук вакытта аудиториядә имтихан тапшыручының сөйләм сыйфатына бәя бирүче бәйсез эксперт утыра.
Һәр мәктәптә дә параллель 9нчы сыйныфларда ике модельгә дә сынау уздырылды.
Апробация нәтиҗәләрен экспертлар иң кулай модельне сайлау максатыннан анализлаячак, киләчәктә аны камилләштерү һәм бөтен Россия буенча сынап карау көтелә.
-
Очрашу 30.10.2016

27 нче октябрь көнне мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары социаль яклау бүлекчәсе хезмәткәре Корбанова Энҗе Васыйл кызы белән очраштылар. Очрашуда Энҗе апалары үз һөнәре белән таныштырды. Балаларда хезмәт тәрбиясе, профориентация буенча күзаллау булдырды.
-
Көзге бал 30.10.2016

Көзнең соңгы көннәре үтеп барганда мәктәбебездә “Көзге балл” кичәләре дә оештырылды. 8- октябрь көнне 8-11 класслар арасында нәфис сүз, рәсем конкурсы, көз кызы, егетләр һәм кызлар командасы арасында КВН ярышлары булып узды. Ә соңыннан укучылар үзләре пешергән ипи, үзләре ясаган салатлар белән сыйланып, повар апалары пешергән кабак бәлеше белән чәй эчтеләр. Бәйрәм укучыларыбызга бик ошады
-
Сөмбелә бәйрәме 29.10.2016

26 нчы октябрьдә башлангыч сыйныф укучыларының "Сөмбелә" бәйрәме узды. Көзне озату бәйрәмендә укучылар бик теләп катнаштылар. Иң элек "Көз" турында татар телендә һәм рус телендә шигырьләр сөйләделәр. Икенче өлешендә "Көз кызлары" үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Шулай ук көзге букетларга, рәсемнәргә конкурс оештырылды. Ахырда инде көзге уңыштан авыз иттеләр.
-
Профориентация 29.10.2016

Профориентация юнәлешендә бу атнада күп төрле эшләр башкарылды. 27- октябрь көнне 11-классларның тәрбия сәгатендә классташлары Илзирәнең әнисе Наилә апа һәм Алсуның әти-әнисе Исмәгыйль абый белән Гөлсинә апалар катнашты. Әти-әниләр укучыларга үз һөнәрләре, гаиләләре турында сөйләде, киңәшләрен бирде. Әлеге чара укучыларга бик ошады.
-
Ачык дәрес 29.10.2016

-
Казан дәүләт аграр университеты укытучылары белән очрашу 28.10.2016

28-октябрь көнне 10-11 класс укучылары Казан Аграр Университетынан килгән доцент Сабирзянов А. М. белән очрашып , “Ничек студент булырга” дигән темага беседада катнашты. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды һәм университет турында презентация белән танышты
-
Көзге бал 27.10.2016

-
Психологик тренинг 26.10.2016

-
Макулатура җыйдык 25.10.2016

22 нче октябрь көнне мәктәбебез укучылары тырышлыгы белән макулатура җыелды. Барлык класслар да актив катнашып 1т 70 кг макулатура җыелды. “Иң күп макулатура тапшыручы” булып-3 нче сыйныф укучысы Нурмиева Зилә булды










