МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Әлфисне котлыйбыз! 16.12.2016

10 нчы декабрь көнне Салавыч авылында 1998 елгы егетләр арасында РСФСР ның спорт мастеры Рафис Насибуллин призына көрәш ярышлары уздырылды. Безнең мәктәптән бер төркем укучыларыбыз катнашты. 4нче сыйныф укучысы Галимов Әлфис 3 урында калып грамота һәм медаль белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Биологиядән ачык дәрес
16.12.2016
13 нче декабрь көнне биология укытучысы Сибагатуллин Мәлик Тимерханович тәҗрибә уртаклашу максатыннан 6 сыйныфларда биологиядән “ Яфрак “ темасына ачык дәрес үткәрелде. Укытучы дәресне ФГОС таләпләренә туры килерлек итеп оештырды. Укучылар дәрестә актив булдылар, үз белемнәрен күрсәтә алдылар. Дәрес күтәренке рухта үтте. Укытучыга алдагы эшендә зур уңышлар телибез.
-
Ачык тәрбия сәгате 15.12.2016

13 нче декабрь көнне 3нче сыйныфта “Нәрсә ул батырлык” темасына ачык дәрес үткәрелде. Укытучы тәрбия сәгатендә төрле алымнар кулланып укучыларны актив катнаштыра алды. Альфира Мансуровнага алга таба да эшендә зур уңышлар телибез.
-
Рус теле атналыгы 15.12.2016

Рус теле атналыгы кысаларында 5-8нче сыйныф укучылары өчен “В мире русского языка” исеме астында викторина булып узды. Укучылар “Дети Пушкина” һәм “Звезда” командаларына бүленеп төрле биремнәр эшләп, кызыклы уеннарда катнашып күңел ачтылар.
-
“Памяти сердца” дип исемләнгән V фәнни-гамәли конференция
14.12.2016
9 нчы декабрь көнне Кукмара районы Манзарас урта мәктәбендә “Памяти сердца” дип исемләнгән V фәнни-гамәли конференция узды. Безнең мәктәптән әлеге конференциядә 8 нче сыйныф укучысы Корбанова Чулпан 2 нче урын (“Сугыш чорында Балтач районы хатын-кызлары” дигән темага фәнни эш) , 7 нче сыйныф укучысы Габидуллина Зәлидә, Шакирова Галия актив катнашканнары өчен ( “Минем беренче әсәрләрем” иҗади эш) Грамотага лаек булдылар. Алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Иртәнге линейка 14.12.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 11 нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” - 10 нчы сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-8 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” - 11 нче сыйныф билгеләнде, “Иң шәфкатьле класс”-7 нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-11 нче сыйныф билгеләнде.
-
Котлыйбыз! 14.12.2016

10 нчы декабрь көнне Балтач спорткомплексында “ФОРПОСТ” отрядлары арасында уздырылган ярышта Безнең команда 1 урын яулап кайтты һәм кубок белән бүләкләнде. Аерым спорт төрләре буенча да безнең егетләребез сынатмады Гарифуллин Марат 1 урында, Фәхретдинов Рүзәл 2 урында калып грамота һәм медаль белән бүләкләнделәр. Егетләребезне чын күңелдән котлыйбыз. Афәрин!
-
Рус теле атналыгы 13.12.2016

12 - 17 нче декабрь көннәрендә Бөрбаш урта мәктәбендә рус теле атналыгы булып узачак. Укучылар иртәнге линейкада атналыкта булып узачак чаралар һәм эш бүленеше белән таныштылар.
Атналык программасы
-
Ватан геройлары көне 12.12.2016

9 нчы декабрь Ватан геройлары көне уңаеннан классларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
Контроль эшләр 12.12.2016

Районнан килгән график нигезендә барлык классларда да муниципаль контроль эшләр дәвам ителә.










