МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Сынау имтиханнары 23.10.2016

Бу атнада 11, 9 нчы сыйныф укучыларына рус теле һәм математикадан сынау имтиханнары үткәрелде.Укучыларыбыз кабат үзләренең белемнәрен тикшерә алдылар.
-
Гарифҗан Мөхәмәтшинның иҗат кичәсе 22.10.2016

18 нче октябрь көнне Балтач мәдәният йортында районыбызның мактаулы гражданины, күренекле дәүләт эшлеклесе, танылган шагыйре, популяр җырлар авторы Гарифҗан Садыйкович Мөхәммәтшинның гомер бәйрәме – 75 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан, иҗат кичәсе булып узды. Юбилярны котларга бик күп кунаклар килгән иде. Кичәдә безнең мәктәп укытучылары да катнашты. Бу бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.
-
Иртәнге линейка 22.10.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 6 нчы сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” - 10 нчы сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-8 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” - 11 нче сыйныф билгеләнде, “Спорт сөюче класс”-6 нчы сыйныф , “Иң шәфкатьле класс”-10,11 нче сыйныф билгеләнде.
-
Корбан ашы 21.10.2016

21 нче октябрь көнне мәктәбебез ашханәсендә Корбан ашы булып узды.
-
Волейболда 3 нче урын 21.10.2016

9 нчы сентябрь көнне Балтач спорткомплексында 2002-2003 нче елгы укучылар арасында волейбол ярышы булып узды. Бу ярышта безнең кызларыбыз 3 нче урын яуладылар. Тренерлары Рөстәм Шайдулловичны һәм кызларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 20.10.2016

Информатика фәне буенча Республикакүләм конкурсында “2D компьютерная графика” номинациясендә җиңүчеләр 7 нче сыйныф укучылары Шарипова Фәйрүзәне- 1 урын, Гыйльмуллин Фәнисне-2 нче урын алулары белән котлыйбыз, зур уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 20.10.2016

15 нче октябрь көнне Арборда Зәкиев Билсур Мәгъсүм улы призына көрәш ярышы булып узды. Безнең мәктәптән бер төркем егетләребез дә катнашып призлы урыннар яулап кайттылар. 6 нчы сыйныф укучысы Авхадиев Ленар I урын, 4 нче сыйныф укучысы Галимов Әлфис-III урын, 9 нчы сыйныф укучысы Газимов Айрат - III урында калып диплом, медальләр белән бүләкләнделәр. Катнашкан барлык егетләребезне зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
Иртәнге линейка 19.10.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 7 нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” - 11 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-8 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” - 10 нчы сыйныф билгеләнде, “Спорт сөюче класс”-7 нче сыйныф , “Иң шәфкатьле класс”-9 нчы сыйныф билгеләнде.
-
Казан яңа банкнотка керә алмады 18.10.2016

Символлар өчен тавыш бирү Твоя-россия.рф сайтында 12дә тәмамланган иде инде. Аның нәтиҗәләре буенча Севастополь 428 018 тавыш белән беренче, ә 421 748 тавыш җыя алган Казан икенче урынга урнашкан иде.
Ләкин алдан ук әйтелгән шарт нигезендә төп җиңүчеләр онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча гына ачыкланмады. Кичен "Россия 1" телеканалында Үзәк банк тарафыннан оештырылган конкурсның җиңүче шәһәре туры эфирда игълан ителде. 19:00-20:00 сәгатьтә "Народная банкнота" махсус проекты дәвамында символлар өчен смс-тавыш бирү оештырылды.
Шулай итеп, төп ике җиңүче билгеле. Алар – Ерак Көнчыгыш һәм Севастополь. Кызганыч, Казан өченче урында. -
Өмә 18.10.2016

11 нче сентябрь көнне дәрестән соң барлык укучыларыбыз мәктәп территориясен җыештырырга чыктылар.Укучыларыбыз һәм укытучылар тырышлыгы белән бөтен җирдә тәртип урнашты. Хезмәтләре һәм тырышлыклыры өчен һәр кемгә рәхмәтебезне белдерәбез.










