МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Яңа ноутбуклар 11.12.2016

Укытучыларыбызга яңа ноутбуклар тапшырылды.
-
Йомгаклау иншасы 10.12.2016

7 нче декабрь көнне 11 нче сыйныфлар йомгаклау иншасы яздылар.
-
Гражданнар оборонасы укулары 10.12.2016

8 декабрь көнне Балтач районында гражданнар оборонасы буенча укулар үткәрелде. Бу өйрәнүләрдә безнең мәктәп яхшы әзерлекле булуын күрсәтте.
-
Иртәнге линейка 09.12.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 6 нчы сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” - 11 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-8 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” - 10 нчы сыйныф билгеләнде, “Иң шәфкатьле класс”-7 нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-6 нчы сыйныф билгеләнде.
-
Профориентация 09.12.2016

1 нче декабрь көнне 8 нче сыйныф укучылары игенче Мотыйгуллин Расим абыйлары белән әңгәмә кордылар. Расим Мотыйгуллин ООО “Бөрбаш” хуҗалыгында механизатор хезмәтен башкара. Көзен комбайнга утыра. Язгы чәчүдә дә катнаша. Әңгәмәдә игенче һөнәренә мәдхия җырланды. Укучылар өчен бу очрашу бик файдалы булды.
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
08.12.2016
Район олимпиадасында биология фәненнән призер булган укучыларыбыз 9 класс укучысы Нуретдинова Фирүзәне,7 класстан Гилмуллин Фәнисне аларны әзерләүче укытучы Сибагатуллин Мәлик Тимерхановичны зур уңышлары белән чын күнелдән котлыйбыз.
-
Бәхәсләр клубы 08.12.2016

1-10 декабрь инвалидлар декадасы уңаеннан 9 нчы сыйныф укучылары Бәхәсләр клубында катнашып, мөмкинлекләре чикле булган яшүсмерләр турында видеоклип карап фикер алыштылар. Тормыш, яшәеш, сәламәтлекнең кадерен белү кебек мисаллар белән әңгәмә кордылар.
-
Мәүлет бәйрәме 07.12.2016

3 нче декабрь көнне мәчеттә - Мәүлет бәйрәме уздырылды.Җәлил хәзрәт һәм Арчадан килгән кунаклар матур итеп вәгазь сөйләделәр, мөнәҗәтләр көйләделер. Аннан барыбыз да тәмле аш һәм пылау белән сыйландык. Бәйрәм бик матур үтте. Соңыннан мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна барлык кешегә изге теләкләрен җиткерде. Кешегә яхшылык эшли алмасагыз да, начарлык эшләмәгез дигән матур фикерләрен әйтте. Кич белән бәйрәм дәвам итте мәчеткә әниләр килделәр. Бәйрәмне оештырган барлык кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
ФОРПОСТ 06.12.2016

ФОРПОСТ отрядында кергән укучыларыбыз тарафыннан мәктәбебездә төрле мероприятияләр үткәрелгәндә тәртипне саклау максатыннан дежурлык билгеләнә. Егетләребез үз эшләрендә сынатмыйлар. Афәрин!
-
Яшь җитәкчеләр семинары 05.12.2016

1 декабрь көнне мәктәбебездә яшь җитәкчеләр өчен районкүләм семинар үткәрелде. Семинар ФГОСка күчү шартларында башлангыч һәм төп мәктәптә дәресләрне үткәрү структурасының сакланышы темасыны үтте. Мәктәбебез укытучылары ФГОС таләпләренә туры килгән дәресләр күрсәттеләр, җитәкчеләр өчен педогогик совет җыелышы үткәрелде. Укытучыларыбызның дәресләре анализланды ,тәкъдимнәр һәм фикер алышулар булды.










