МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Шахмат ярышы 05.12.2016

2 нче декабрь көнне мәктәбебездә менә инде өченче тапкыр Файзрахманов Гәбдрәфыйк абый призына районара шахмат ярышлары үткәрелде.Укучыларыбыз призлы урыннар яулап грамота, медальләр белән бүләкләнделәр.
-
Татарстан укучылары өчен өч республика бәйгесе 04.12.2016

1нче декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының республика муниципаль районнары мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән уздырылган җыелышында өч республика бәйгесе турында игълан ителде.
- "Без бергә" балалар халык иҗаты фестиваль-бәйгесе. Максаты - балалар һәм яшүсмерләрнең сәнгати-эстетик иҗатын үстерү.
- "СОК. Стань одной командой!" - "БКӘ. Бер командага әверел!" мәктәп үзидарәләре бәйгесе. Бу бәйге укучылар үзидарәсен үстерү буенча тәҗрибә уртаклашуга, укучылар үзидарәсе белән эшләүдә мәктәпләрнең педагогик составының һөнәри осталыгы дәрәҗәсен күтәрүгә, яшьләр арасында укучылар үзидарәсе лидерлары турында уңай фикер формалаштыруга юнәлгән.
- "Дус сыйныф серләре" ата-аналар комитеты бәйгесе. Бәйге ата-аналар комитетының укучыларны тәрбияләүдә иң яхшы практикасын табу һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә. -
1 декабрь –СПИДка каршы көрәш көне 04.12.2016

Бүген 1 нче декабрь –СПИДка каршы бөтендөнья көрәш көне. Профилактика йөзеннән бүген сыйныф җитәкчеләре “Нәрсә ул СПИД?”дигән темага тәрбия сәгатьләр уздырдылар
-
Географик диктант 03.12.2016

2016 елның 20 ноябрь көнне ил буенча II Географик диктант уздырылды. Шул уңайдан 29 нчы ноябрь көнне мәктәбебездә төрле классларга бүленеп Мифтахов Мәгъфүр Раифович тарафыннан географик диктант уздырылды.
-
Диагностик тест 03.12.2016

29 нчы ноябрь көнне 9 нчы сыйныфлар өчен математика фәненнән диагностик тест үткәрелде.
-
Планерка 03.12.2016

Һәр дүшәмбе саен үткәрелә торган планеркада укытучыларыбыз алда торган бурычлар, эшлисе эшләр турында фикерләшәләр, планнар кабул итәләр. 28 нче ноябрь көнне укытучыларыбызны эвакуация планы белән таныштырып укулар оештырылды.
-
"Һөнәрле үлмәс - һөнәрсез көн күрмәс" 02.12.2016

24 нче ноябрь көнне 6 нчы сыйныф укучылары физкультура укытучысы Валиев Рөстәм абыйлары белән очрашып укытучы һөнәре турында әнгәмә кордылар.
-
Котлыйбыз! 02.12.2016

26 нчы ноябрь көнне 2001 нче елгы егетләребез Чипья авылында уздырылган көрәш ярышында катнашып уңышлы чыгыш ясап кайттылар. 6 нчы сыйныф укучысы Аухадиев Ленар I урында, 4 нче сыйныф укучысы Галимов Әльфис II урында, 7 нче сыйныф укучысы Тимербаев Айрат, 2 нче сыйныф укучысы Гильмуллин Рамазан –III урында калып диплом һәм медаль белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
“Әниләр көне”нә багышланган концерт 01.12.2016

Җәмгыятебез әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан 120 санлы карары нигезендә Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә.
25 нче ноябрь көнне 9 нчы сыйныф укучылары үз көчләре белән әзерләп “Әниләр көне”нә багышланган концерт куйдылар. -
"Һөнәрле үлмәс - һөнәрсез көн күрмәс" 01.12.2016

24 нче ноябрь көнне 10 сыйныф укучылары тәрбия сәгатендә Бөрбаш ясле-бакча тәрбиячесе Шакирова Гөлфара Габделфәрт кызы белән очрашу уздырды.Тәрбияче һөнәре турында әңгәмә кордылар, кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Әңгәмә укучылар өчен файдалы булды.










