МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Тәрбия сәгате 11.11.2016

10 нчы ноябрь көнне һәр сыйныфта “Сулыкларда сак булыйк “темасына тәрбия сәгатьләре булып узды
-
Педагогик киңәшмә 09.11.2016

7 нче ноябрь көнне укытучыларның чираттагы педсоветы булып узды. Педсоветта түбәндәге темалар каралды:
1.“Дәресләрдә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру”.
2. 2-9 нчы сыйныф укучыларының 1 чирек нәтиҗәләре.
3.1,5 нче сыйныф укучыларының мәктәпкә адаптациясе.
4.Бөтенрәссәй фән олимпиадаларының мәктәп этабы нәтиҗәләре.
Педсоветта район мәгариф бүлеге методисты-куратор Фазлыева Гөлсинә Фазлыевна катнашып үз фикерләрен, мәгарифтә булган яңалыклар белән таныштырып китте. -
Котлыйбыз! 08.11.2016

3 нче ноябрь көнне Балтач урта мәктәбендә Р.Фазлыев призына шахмат ярышлары үткәрелде. Безнең мәктәптән бер төркем укучыларыбыз катнашып призлы урыннарны яулап кайттылар. 9 нчы сыйныф укучысы Исрафилов Хәлил-1 урын, Шәйхетдинов Шамил-3 урын, 5 класс укучысы Базагутинова Диния -2 урында калып грамота белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
Иртәнге линейка 07.11.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 11 нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” - 10 нчы сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-8 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” - 11 нче сыйныф билгеләнде, “Спорт сөюче класс”-9 нчы сыйныф , “Иң шәфкатьле класс”-10,11 нче сыйныф билгеләнде.
-
Консультацияләр 04.11.2016

Көзге каникул вакытында 9,11 класслар өчен график нигезендә консультацияләр үткәрелде.
-
Концерт 03.11.2016

29 нче октябрь көнне Бөрбаш мәдәният йортында “Игенчегә-дан” дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Укучыларыбыз үзләренең осталыкларын һәр яклап күрсәтә алдылар. Бәйрәм концертын әзерләүче сыйныф җитәкчесе Гөбәйдуллин Ранил Мунировичка һәм 10 нчы сыйныф укучыларына рәхмәтебене белдерәбез.
-
Ата - аналар җыелышы 02.11.2016

29 нчы октябрьда югары сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Беренче чирек нәтиҗәләре белән таныштырылды, инструктажлар үткәрелде.
-
Татарстан укучылары "Россия укучылары"на әвереләчәк... 01.11.2016

29нчы октябрьдә Татарстан Республикасында "Россия укучылары хәрәкәте" (РУХ) Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьәр оешмасының региональ бүлегенең пилот объектларына әверелгән мәктәпләрдә оешманың туган көнен бәйрәм итү һәм хәрәкәт сафларына тантаналы басу чарасы үтәчәк. Бу хакта киләсе чараларга багышланган пресс-конференциядә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Лариса Сулима сөйләде.
"Безнең оешманы гамәлдәге очучы-космонавт Сергей Рязанский җитәкли. Һәм без аны Казанга - "Россия укучылары хәрәкәте"нең региональ бүлегенә чакырган беренче регион булдык. Ул мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе вакытында килде. Һәр хәрәкәтнең үз лидеры, кумиры булырга тиеш, ә Сергей Рязанский - замана яшьләре үрнәк алырлык кеше. Татарстанда оешма Россия регионнары арасында беренчеләрдән булып ачылды, 29нчы октябрьдә безгә бер яшь тула", - диде Лариса Сулима.
"Россия укучылары хәрәкәте" яшүсмерләрне дүрт юнәлеш буенча җәлеп итүне күздә тота: шәхси үсеш (шул исәптән иҗади, һөнәрләрне, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру), гражданлык активлыгы (ирекле экологлар, мәдәният белгечләре, социологлар һ.б.), мәгълүмати (яшь журналистларны укыту, РУХ турында мәгълумати материалларны булдыру һәм тарату һ.б.), һәм хәрби-патриотик юнәлеш, аны күбесенчә "Юнармия" региональ хәрби-патриотик хәрәкәт тәкъдим итә. -
Ата - аналар җыелышы 31.10.2016

28 нче октябрьдә башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Беренче чирек нәтиҗәләре белән таныштырылды, инструктажлар үткәрелде.
-
Рус теле буенча имтиханның телдән бирү өлешенә сынаулар үткәрелде 31.10.2016

Татарстанда, Мәскәү өлкәсендә, Чечен Республикасында 9нчы сыйныф укучылары тапшырачак рус теле имтиханының телдән бирү өлешенең ике моделенә апробация ясалды.
Татарстан Республикасында сынаулар 10 Казан мәктәбендә уздырылды: аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 54нче гомум белем бирү мәктәбе, аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 146нчы гомум белем бирү мәктәбе, татар телендә белем бирүче 155нче гимназия, 137нче гомум белем бирү мәктәбе, Казан Идел буе университеты каршындагы 2нче гимназия, 5нче лицей, аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 68нче татар-рус гомум белем бирү мәктәбе, 69нчы гомум белем бирү мәктәбе, аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 141нче татар-рус гомум белем бирү мәктәбе һәм 161нче рус-татар гомум белем бирү мәктәбе.
Беренче модель буенча имтихан санак артында махсус программалар һәс аудиогарнитура кулланып үткәрелә. Имтихан барышында укучы биремнәргә телдән җавап бирә. Бу җаваплар язылалар һәм белгечләргә тикшерү өчен җибәреләләр.
Икенче модель укучының комиссия әгъзалары белән сайланган темага сөйләшүен күздә тота. Шул ук вакытта аудиториядә имтихан тапшыручының сөйләм сыйфатына бәя бирүче бәйсез эксперт утыра.
Һәр мәктәптә дә параллель 9нчы сыйныфларда ике модельгә дә сынау уздырылды.
Апробация нәтиҗәләрен экспертлар иң кулай модельне сайлау максатыннан анализлаячак, киләчәктә аны камилләштерү һәм бөтен Россия буенча сынап карау көтелә.










