МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Рус теле атналыгы 21.12.2016

Результаты конкурсов выразительного чтения стихотворений и иллюстраций.
-
"Созвездие-Йолдызлык-2017" фестивале 20.12.2016

Район күләмендә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең сайлап алу турлары бара. Мәктәбебезнең моңлы җырчысы Акбирова Нәфисә, оста биючеләре , нәфис сүз остасы Газизуллин Кәрим әлеге фестивальнең зона турында чыгыш ясап кайттылар.
-
Рус теле атналыгы 20.12.2016

Җомга көн иртәнге вакытны 1-11 сыйныф укучылары класстан тыш укуга багышлыйлар.
Рус әдәбияты юбилярлары - Н.А. Некрасов һәм Г. Распутиның тормышы һәм иҗаты турында 10нчы сыйныф кызлары 5-8 класс укучылары каршында презентация ярдәмендә чыгыш ясадылар. -
Яңа елга әзерлек 19.12.2016

Тиздән бик тиздән 2017 ел килеп җитәр. Яңа ел яңа бәхетләре, шатлыклары,уңышлары белән килер.Безнең укучыларыбыз да бу матур бәйрәмгә әзерләнәләр. Яңа җырлар, биюләр, маскалар,яңа ел газеталары ясыйлар. Тиздән укучыларыбыз яңа ел кичәсендә үзләренең эшләрен безгә дә күрсәтә алырлар.
-
Тәрбия сәгате 19.12.2016

9 нчы сыйныф укучыларына "Пиротехника куркынычы" темасына әзерләнгән тәрбия сәгате уздырылды. Яңа ел бәйрәмнәрендә петарда, салют, фейерверк, бенгаль утлар белән уйнамаска, электр приборлары белән сак булырга киңәш ителде
-
Тәрбия сәгате 18.12.2016

15 нче декабрь көнне укучыларда яхшылык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләүгә 4 сыйныфта “Әгәр итсәң берәүгә син изге эш, үзеңә дә килер шундый ук өлеш” темасы астында сыйныф җитәкчесе Гилмуллина Рамиля Шамилевна ачык тәрбия сәгате күрсәтте.
-
Татар теленнән ачык дәрес 18.12.2016

15 нче декабрь көнне татар теле һәм әдәбияте укытучысы Хайруллина Венера Надиловна 5 нче сыйныфларда” Җәенке җөмләләр“ темасына татар теленнән тәҗрибә уртаклашу максатыннан ачык дәрес үткәрдә. Дәрестә укытычы күп эш алымнары кулланып укучыларны кызыксындырып эшләтә алды. Укучылар дәрестә бик күп файдалы мәгълүматлар ала алдылар. Венера Надиловнага зур рәхмәтебезне белдерәбез, алга таба да эшендә зур уңышлар телибез.
-
Рус теле атналыгы 17.12.2016

Бөрбаш урта мәктәбе укучылары дәресләрдән соң уздырылган чараларда актив катнаша. 5-10 класслар арасында А.С. Пушкин һәм М.Ю.Лермонтов кебек бөек язучыларыбызның шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе булып узды.
-
II районара Мәһдиев укулары 17.12.2016

13 нче декабрь көнне Арча районы Г.Камал исемендәге Сикертән мәктәбендә II районара Мәһдиев укулары узды. Безнең мәктәптән конференциядә 6 нчы сыйныф укучысы Газизуллин Кәрим ( “Туган ягым, туган туфрагым!” темасы буенча хикәя язу остасы номинациясендә), 7 нче сыйныф укучысы Габидуллина Зәлидә (“Мәһдиевнең иҗади мирасы” номинациясендә) катнашып, II урынга лаек булдылар. Аларга алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Математикадан ачык дәрес 17.12.2016

14 нче декабрь көнне яшь укытучыбыз Зарипов Алмаз Мәүлетович 8 нче сыйныфларда “ Трапециянең мәйданы “ темасына математикадан ачык дәрес күрсәтте. Яшь укытучы буларак аның дәресен карарга кергән тәҗрибәле укытучылар үз киңәшләрен бирделәр. Дәрес матур, эшлекле, күтәренке рухта үтте. Алмаз Маүлетовичка алдагы эшендә зур уңышлар теләп калабыз.










