Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 ( 302 ) 303 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Без Тукайлы халык. 27.04.2015

Туган телне яттан сөйләп,
Үсеп җиткәнбез шулай.
Барлык татар балалары
Ярата сине, Тукай!
Бүген 1-4 сыйныф укучылары өчен " Без Тукайлы халык" дигән кичә үткәрелде. Сөекле шагыйребезнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Бүгенге шигырь бәйрәме алар өчен бик файдалы булды.
-
Яңа Кырлайда 27.04.2015

Бүген Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шигырь бәйрәме узды. Бәйрәмгә Казаннан Татартстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан җитәкчелегендә бер төркем язучылар кайтты. Алар арасында төрки телле Яшь язучылар корылтае делегатлары да бар иде. Бәйрәм барышында Нуриев И.Г. районда Габдулла Тукай конкурсы җиңүчеләренә (иң яхшы җырчылар, шигырь сөйләүчеләр, шигырь иҗат итүчеләр) дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Әлеге җиңүчеләр арасында безнең мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Масалимова Назлыгөл дә бар. Ул "Шигырь иҗат итүчеләр" номинациясендә II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
-
Кул көрәше.
27.04.2015
25 нче апрель көнне мәктәбебезнең 8 укучысы Арча шәһәренә кул көрәше ярышына барды. Үз авырлыкларында көч сынашып, алар түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр: Нуруллина Илүзә - 3 урын, Рамазанов Илнур - 3 урын, Рахиева Гөлгенә - 1 урын, Гимаева Илүзә - 2 урын, Исмәгыйлева Зөһрә - 1 урын, Шафигуллин Надир - 3 урын, Ахмадуллин Рәмис - 1 урын. Команда урта мәктәпләр арасында 3 урынны яулады. Молодцы, егетләр һәм кызлар!
-
Габдулла Тукайның 129 еллыгына багышланган марафон
27.04.2015
Бүген Арча - Яңа Кырлай маршруты буенча кече марафон үтте. Ул Г. Тукайның 129 еллыгына һәм Әдәбият елына багышлап оештырылган иде. Мәктәбебез укучылары Яруллин Илназ, Шафигуллин Надир, Ахмадуллин Рәмис һәм физкультура укытучысы Хасанов Хәлил Хөрмәтович 24 км лы марафонда үзләренең ихтыяр көчләрен, физик мөмкинлекләрен, сабырлыкларын сынадылар. Молодцы, егетләр!
-
Г. Тукай истәлегенә 26.04.2015

1907 елның көз башында (сентябрь ахыры яки октябрь башында) Тукай Уральскидан Казанга кайтып, туган һәм балачакта яшәгән авылларында була. Ул Югары Масра авылында яшәүче Фаизә әби белән Җәләл бабайларда да була.
Тукай кайтканда, Масрада каз өмәсе чоры була. Бер өйдә каз йолкалар. Кичтән каз ашы уздыралар. Өмәгә кунак кызлар килә. Кунак кызлардан бер чибәре боларга яңа гына басылган кара киез ката киеп килә. Кызлар бу кадерле яңа катаны кипсен өчен кичтән мичкә куеп калдыралар. Иртәгесен, кунак кызлар йокыдан торганчы, хуҗаның яшь килене ягар өчен тыштан кочаклап салам көлтәсе алып керә дә, мичне тиз генә каталардан бушатып, аңа көлтә тутырып ягып җибәрә. Озакламый кызлар уяналар. Һәркем үзенең итеген, киез катасын табып кия. Шулчак әлеге чибәр кунак кызының киез катасының сыңары табылмый. Мичтән җентекләп карый башлагач, көл арасыннан янып бетмәгән ката килеп чыга. Шулай итеп чибәр кыз сыңар ката белән генә кала.
Шушы вакыйганы ишеткән Габдулла Тукай бер шигырь чыгара:
Сөеп кигән кара катан
Янды мәллә, җанашым?
Кара ката хәсрәтеннән
Тамды мәллә күз яшең?
Кара катаңның төтене
Очкан кыйбла хутына.
Раббем аллам, кадыйр мәүлям,
Салган кайгы утына.
Кимә, җаныем, пар аякка
Сыңар ката — килешми.
Һич кайгырма, бастырып ал,
Басып бирер земский!
Югары Масра башлангыч мәктәбе укучылары Г.Тукай туган көннәрдә ул кунакка кайткан нигезне тәртипкә китерделәр. Укытучылары - Хөснетдинова Г.Р. -
Игелек кыл! 26.04.2015

Олы апа-абыйларга, әби-бабайларга ярдәм итү, игелек эшләүнең ничек рәхәт икәнен без, мәктәп балалары аңлыйбыз. Аларның рәхмәт йөзеннән яшьле күзләрен күрү бездә үз-үзебезгә җаваплылыкны арттыра. Яхшылык, игелек эшләү атнасы ахырына якынлашты. Ләкин әле безнең эшлисе,булышасы эшләребез байтак. Без мәктәптә бу эшне дәвам итәбез. Үткән атнада эшләгән эшләр буенча һәр класс отчет бирде. Ял көне балалар әти-әниләре белән күрше әбиләренең, бакчаларын, йорт тирәләрен җыештырды. Шакирова Сөмбел үзенең классташлары һәм әби-бабасы белән Муса Җәлил урамын чүп-чардан арындырды.
-
Агач утырту көне 25.04.2015

Бүген мәктәптә агач утырту көне булды. 8-10 нчы класс укучылары 108 төп юкә агачы утырттылар.
-
Бөек Җиңүгә - 70 24.04.2015

"Бөек Җиңүгә - 70 ел" девизы астында мәктәп укучылары арасында хәрби-иҗади парад дәвам итә. 24нче апрель көнне 7нче сыйныф укучылары үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Алар Әмирхан Еникиның "Тауларга карап" әсәреннән өзек сәхнәләштерделәр. Чыгыш барлык укучыларга да кызык булды.
-
Җиңүгә - 70 ел. 24.04.2015

Җиңүнең 70 - еллыгы уңаеннан мәктәбебездә һәр класс сугыш хатирәләре буенча язылган әсәрләрдән өзек күрсәтәләр.Шул эшне дәвам итеп , бүген, 24 апрель көнне, 8 сыйныф укучылары Данил Салиховның "Өзелгән йөзем" драмасыннан өзек сәхнәләштерделәр.
-
Г. Тукайга багышланган күргәзмә 24.04.2015

Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек исемнәргә дөнья бай.
Сәнгать дөньясында маяк булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!
Халкым күңеленә ак нур сиптең
Кара төндә булдың якты ай.
Шаулы язның сүнмәс тугаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,
Килгән чакта җиргә җылы май.
Төрле бәйрәмнәр үткәрәбез
Яшәтәбез сине, яшь Тукай!
















