Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 301 ) 302 303 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
" Рәхмәт Сезгә" 06.05.2015

Укытучылар һәм укучылар коллективы Иске Масра авыл клубында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Рәхмәт Сезгә" кичәсе үткәрде. Алар әсәрләрне сәхнәләштерделәр, җырлар башкардылар, биюгә осталыкларын күрсәттеләр.
Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен,
Аларгадыр бөтен авырлык.
Өлкәннәргә йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Картаям дип һич тә кайгырмагыз,
Өлкәннәрдә акыл,сабырлык.
Киңәш,ярдәм кирәк чаклар була,
Әле дә сез бар үрнәк алырлык!
-
Бөек Җиңүгә - 70 05.05.2015

"Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 70 "5"ле" акция-бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды: 2-4 нче сыйныф укучылары арасында 3 нче сыйныф укучысы Ахмадуллина Диана ( 112 "5" ле), 5-7 нче сыйныф укучылары арасында 5 нче сыйныф укучысы Нуруллина Илүзә ( 139 "5"ле), 8-11 нче сыйныф укучылары арасында 9 нчы сыйныф укучысы Шиһапова Фирүзә ( 134 "5"ле). Әфәрин, кызлар!
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 70 "5"ле 05.05.2015

Бүген "Бөек җиңүнең 70 еллыгына 70 "5"ле" акциясенә мәктәбебездә йомгак ясалды. Башлангыч сыйныф укучылары арасында 3 сыйныф укучысы Ахмадуллина Диана 112 "5"ле , уртанчы баскычта 5 сыйныф укучысы Нуруллина Илүзә 139 "5" ле, өлкән сыйныф укучылары арасында 9 сыйныф укучысы Шиһапова Фирүзә 135 "5" ле билгесе алып беренчелеккә чыктылар. Алар 9 май көнне Арчада үтәчәк бәйрәм парадында катнашачак. Афәрин,укучылар ! Һәрвакыт тырыш , яхшы укучылар булыгыз.
-
"Арчаның талантлы яшьләре" 04.05.2015

"Арчаның талантлы яшьләре" тантанасында мәктәбебезнең 3 укучысы катнашты, истәлекле бүләккә һәм Дипломнарга лаек булды. 10 нчы сыйныф укучылары Масалимова Назлыгөл Данияр кызы иҗади, Яруллин Илназ Радик улы спорттагы, Мортазина Гөлүсә Байрак кызы укудагы һәм җәмәгать эшләрендәге уңышлары өчен бүләкләнделәр. Мәктәбебездә шундый таланлы укучылар белем алуы белән горурланабыз һәм аларга киләчәктә тагы да зур үрләргә ирешүләрен телибез.
-
Бәби чәендә булдык 02.05.2015

Хөрмәтле Ләйсән Харисовна!
Өегезгә нур өстәп, шатлыклы зур бәхет алып килгән сөенечегез белән котлыйбыз!
Ата-ана бердәм булса, бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык билле, дәү, таза, аталы-аналы, үзегез кебек тәмле сүзле, шат йөзле, үткен күзле, бәхетле, "менә терәк нишләтә, әтисенең малае!”-диярлек акыллы, нәзакәтле үссен. Улыгыз шук та булсын, ут та булсын.
Үзегезнең җаныгызга тынычлык, тәнегезгә сихәтлек телибез. Улы барның үзе бар, кызы барның эзе бар. Мул ризыклары белән тагын бер чибәр кыз да алып кайтырга насыйп итсен тәңребез үзегезгә. -
Флешмоб баттл 01.05.2015

В Год парков и скверов в РТ, в рамках реализации программы "Патриотическое воспитание на 2014-2016 годы, посвященное празднованию 70-летия Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг. и в целях развития гражданского, патриотического отношения, создания условий для раскрытия творческого, личностного потенциала детей и молодёжи 30 апреля был организован "Флеш моб баттл". Команда нашей школы "Stars" под руководством Фатхуллиной И.Г. достойно выступила на всех танцевальных конкурсах. И участники, и зрители были в восторге от данного праздника. Огромное спасибо организаторам.
-
Бөек Җиңүгә - 70 ел. 30.04.2015

Бүген 2- 4 нче сыйныф укучылары Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме" шигырен сәхнәләштерделәр. Рольләрне укучылар чын күңелдән, матур итеп башкардылар. Тамашачы укучылар балаларның чыгышын ошатты.
-
Язгы өмә 29.04.2015

Мәктәп яны бүген гөрләп торды. Көнен күр, көнен... Ул кояшы тагын... Соңгы араларда болытлар арасында югалып торган гаебен юар өчен кыздырыпмы-кыздыра. Мәктәп бакчасында күмәк эшләү тәнгә куәт, җанга сихәт бирә. Барлык сыйныф укучылары да (әлбәттә 9лар һәм 11 ләр имтиханга әзерләнә) үз көчләрен кызганмыйча хезмәт куйды: кайсы тырмалый, чүп түгә; кайсы чәчәклекне тәртипкә китерә, кемдер агач төпләрен йомшарта, түтәл ясый... Укытучылар да кулларына себерке, көрәк алган. Мәктәп яны кояш кебек балкып торсын өчен, бар да тырышып эшли. Филсинә апа пешергән коймак исе, борынны кытыклап, ишегалдына кадәр чыга... һәм чәй эчәргә чакыра. Тәнгә көч һәм ял, җанга сихәт өстәгәч, күмәк хезмәт тагын дәвам итә.
-
Бөек Җиңүгә - 70 ел уңаеннан. 29.04.2015

Бөек Җиңүгә - 70 ел уңаеннан мәктәбебездә һәр класс сугыш турында язылган әсәрләрне сәхнәләштерә. Бүген башлангыч баскычның 1-3 сыйныф укучылары Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" әсәрен сәхнәләштерделәр.
-
"Алиш эзләреннән" исемендәге I төбәкара фәнни-гамәли конференция 28.04.2015

Бүген Казан шәһәре Совет районының "20 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесендә "Алиш эзләреннән" исемендәге I төбәкара фәнни-гамәли конференциянең йомгаклау этабы булды. Әлеге конференция укучыларда татар халкының тарихына, әдәбиятына мәхәббәт, патриотик хисләр, милли үзаң тәрбияләү, сәләтле укучыларны барлау максатында һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган иде. Барлыгы 1200дән артык эш кабул ителгән, шуларның 650се "Шигърият бакчасында" һәм "Әкиятләрдән олы тормышка" номинациясе буенча комиссия тарафыннан тикшерелгән. "Шигърият бакчасында" номинациясендә мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылар Мортазина Гөлүсә Байрак кызы I дәрәҗә Диплом, ә Масалимова Назлыгөл Данияр кызы II дәрәҗә Диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булдылар. Әфәрин, кызлар! Алда да иҗат чишмәләрегез мул сулы булсын. Укытучылары - Гыйбадуллина Г.М.
















