Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 ( 306 ) 307 308 309 310 >>
-
Алар җиңү алып кайтты. 02.04.2015

-
Татар теленнән БРТ
02.04.2015
Бүген мәктәптә 9 сыйныф укучылары татар теленнән бердәм республика тесты буенча, үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
Кошларыбыз сөенсен. 25.03.2015

Кошларыбызны каршы алып ,матур сыерчык ояларын агач башларына элеп куйдык. Шуны гына көткәндәй, бураннарын туздырып сыерчыклар килеп җиттте һәм үзләренең матур җырларын сузып оя сайлый башладылар.
-
70 еллыкка 70 оя. 23.03.2015

Курса Почмак мәктәбе укучылары "70 еллыкка 70 оя" акциясендә катнашты. Укучылар берсеннән-берсе күз явын алырлык сыерчык оялары ясап алып килделәр. Ниндиләре генә юк аларның. 8 сыйныф укучысы ике катлы сыерчык оясы ясап килгән. Башлангыч сыйныфлардан Абзалова Илвина, Хабибуллин Самат, Ахмадуллина Диана, Галимбиков Данис, Шиһапова Сөмбелләрнең оялары бигрәк тә зәвык белән эшләнгән. Өлкән сыйныф укучылары да сыерчык ояларын ясауга һәм бизәүгә бик җаваплы караган. Васильева Миләүшә, Нуруллина Илүзә, Галимбикова Айсылу призлы урыннар алдылар. Иң матур сыерчык оясы ясаучыга грамота тапшырылды.
-
Нәүрүз мөбарәк булсын. 21.03.2015

Нәүрүз - язны каршылап , язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган бәйрәм. Нәүрүз бәйрәме - ул игелек , дуслык бәйрәме. Бүген мәктәбебездә Нәүрүзне каршы алу бәйрәме узды. Кыш бабай, китәсе килмичә, Нәүрүзбикә белән җитезлектә, өлгерлектә көч сынашты, әмма Яз кызы җиңеп чыкты. Бәйрәмнең икенче өлешендә начар гадәтләр белән бергә карачкы яндыру да булды. Балалар үзләренең теләкләрен әйттеләр. Нәүрүз илләребезгә иминлек, тынычлык, байлык алып килсен.
-
Урман дәресе. 20.03.2015

Урман - безнең байлыгыбыз, аны сакларга кирәк. Яшь буында табигатькә сакчыл караш һәм экологик культура тәрбияләүне дәвам иттерү, аларга патриотик, эстетик, әхлакый тәрбия бирү максатын куеп, башлангыч сыйныф укучылары өчен урман турында тәрбия сәгате үткәрелде. Эчтәлекле презентация ярдәмендә укучылар урман төрләрен, андагы тереклек, бәйләнеш, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белделәр.
-
Обучающий семинар 18.03.2015

18 марта на базе Смак- Корсинской школы прошёл обучающий кустовой семинар для секретарей и ревизоров первичных отделений Партии , где принимали участие Среднекорсинское, Сикертанское, Сизинское первычные отделения. Членами местной контрольно- ревизионной комиссии проверялись партийные документы по номенклатуре.Секретарями и ревизорами первичных отделений были сделаны отчёты о проделанной работе.
-
15 март - сәламәт туклану көне 16.03.2015

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, сәламәтлек – ярты бәхет, дип әйткән борынгылар. Бу чынлыкта да шулай. Сау-сәламәт булганда гына бәхетле буласың. Дөрес. туклану-сәламәтлекнең төп нигезе.
Иске Му башлангыч мәктәбе укучылары ”15 нче март- Сәламәт туклану көне”уңаеннан уздырылган класстан тыш чарада актив катнаштылар. Алар сәламәт ризык сайларга өйрәнделәр, ”Син дөрес тукланасыңмы?” дигән темага тест уздылар, туклану ризыклары әзерләргә булышучы приборлар турында кроссвордлар чиштеләр. Нинди ризык файдалы, ә ниндиләре зыянлы булуы турында күп мәгълүмат алдылар. Шуңа өстәп актив тормыш алып барырга, саф һавада күбрәк булырга, файдалы ризыклар белән тукланырга, гел күтәренке кәеф булдырырга кирәклеген аңладылар. Шул вакытта сәламәтлек нык, тормыш ямьле булыр.
-
Вокал 16.03.2015

14 марта наша ученица 8 класса Мотыйгуллина Алиса участвовала в IV Межрегиональном фестивале конкурсе детского самодеятельного творчества " Чулпан" в номинации " Вокал" ( с 13 до 14 лет) и приехала с победой. Ей вручили диплом II степени. Руководитель: Сабирова Г.Б.
-
Бөек җиңүнең 70 еллыгына 70 кош оясы 16.03.2015

Мәктәбебездә "Бөек җиңүнең 70 еллыгына" багышлап, "70 елга-70 оя " акциясе старт алды. Бу эштән филиал мәктәпләребез дә читтә калмады. Югары Масра башлангыч мәктәбе укучылары бик актив катнаштылар. Моннан 70 ел элек җиңү алып килгән, бөтен халык көтеп алган аяз күкле язны, туган якларын сагынып кайтучы кошларны каршы алырга алар инде әзер!
















